Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 ( 237 ) 238 239 240 >>
-
Яшәсен, театр! 12.04.2014

11нче апрель көнне 1нче татар гимназиясенең 6а, 8а, 11а сыйныфы укучылары, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрына барып, Т.Миңнуллиның «Җанкисәккәем» спектаклен карадылар.
Бу фантастик хикәя авыл яшьләре әкияти урман ияләре – Шүрәлеләр белән танышудан башланып китә. Драматург иҗат иткән Шүрәлеләр Тукайның урман ияләреннән, һичшиксез, аерылып торалар. Киресенчә, спектакльдә алар кешеләр тормышына милләтебезнең сафлыгын, сабырлыгын, тәртиплелеген, матурлыгын саклаучылар булып килеп керәләр. Кешеләр югалта башлаган кешелеклелекне Шүрәлеләр кире кайтарырга ярдәм итәләр, моңлы җырлары, заманча биюләре белән укучыларның күңелләрен яулап алалар.
-
Әлифбалы балачак мәңге истә калачак 11.04.2014

-Әлифба, әлифба, китәсең бит инде.
Җыр итеп җырлыйбыз иң соңгы битеңне,
- дип чыгыш ясадылар бүген беренчеләр. Алар үзләрен сәхнәдә нәкъ артистларча тоттылар: җырладылар, шигырь сөйләделәр, курчаклар белән дә тамаша күрсәттеләр. Һәрберсенең йөзендә шатлык, сөенеч, чөнки инде алар зурлар, әлифбаны тәмамладылар! Белем үрләрен яулаганда, зур уңышлар телибез аларга. -
Илебездә,телебездә,күңелләрдә Тукай мәңгелек...
10.04.2014
7 нче апрель көнне “Илебездә,телебездә,күңелләрдә Тукай мәңгелек”дип исемләнгән шәһәркүләм шигырь бәйгесенең район туры узды. Бүген, 10 нчы апрельдә, әлеге бәйгенең нәтиҗәләрен игълан иттеләр. 2а сыйныфы укучысы Турлов Нияз(башлангыч сыйныф укучылары арасында) һәм 9а сыйныфы укучысы Җамалиев Нияз(урта сыйныф укучылары арасында) Г.Тукай шигырьләрен сөйләү номинациясендә 1 нче урынга лаек булды, 6а сыйныфы укучысы Фаекова Дилә 2 нче урынны яулады. “Тукайның мәхәббәт төшләре” күренешен сәхнәләштергән 7б, 10а сыйныфы укучылары да 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Укучыларыбызны иҗади уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз, шәһәр турында җиңү яулауларына ышанабыз.
-
“Сыйныф җитәкчесенең укучыларда лидерлык сыйфатлары тәрбияләү юнәлешендә эш ситемасы” дигән темага педагогик киңәшмә 08.04.2014

Бүген, 8 нче апрельдә, 1нче татар гимназиясендә “Сыйныф җитәкчесенең укучыларда лидерлык сыйфатлары тәрбияләү юнәлешендә эш ситемасы” дигән темага педагогик киңәшмә үткәрелде. Укучыларны лидер итеп тәрбияләү өчен, нәтиҗәле дип табылган эш юнәлешләре күрсәтелде.
-
Котлыйбыз! 08.04.2014

Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән нәтиҗәле хезмәте өчен, башлангыч сыйныфлар укытучысы Исмәгыйлева Марина Анатольевна “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Марина Анатольевнаны чын күңелдән котлыйбыз, алдагы тормышында уңышлар телибез.
-
“Мәгариф” журналы хезмәткәрләре белән очрашу 07.04.2014

Бүген 1 нче татар гимназиясе укытучылары “Мәгариф” журналының баш мөхәррире Миргалимов Илдар Флүс улы, гомуми мәсьәләләр буенча бүлек мөхәррире Нурмөхәммәтов Фәрит Рәшит улы, “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррир урынбасары Бәдретдинов Хәмзә Фәрхәт улы, бүлек мөдире Нотфуллина Рамилә Рамил кызы белән очрашты.
“Мәгариф” журналы — безнең гимназия укытучыларының өстәл китабы.
Татар мәктәпләре, гимназияләре, лицейлары өчен алдынгы тәҗрибә уртаклашу мәйданы булган әлеге журналны мөгаллимнәребез зур кызыксыну белән укый, басманың яңача чыгарылышын уңай бәяли.
“Гаилә һәм мәктәп” журналы ата-аналар, балалар арасында көннән-көн киңрәк тарала бара. Безнең гимназиядә дә бу яртыеллыкта әлеге журналны укучылар күбрәк булачак.
Әлеге очрашу журнал хезмәткәрләренә дә, укытучыларга да алдагы эшләре өчен яңа юшәлешләр билгеләделәр мөмкинлек тудырды. -
Туфан Миңнуллин исемендәге конференция 07.04.2014

7 нче апрельдә – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясе җирлегендә, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С. Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, халык язучысы Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан чыгып, укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясен оештырды.
Әлеге конференция олуг әдип, татар мәгърифәтен саклап калу һәм үстерү өчен көч куйган бөек милләтпәрвар Туфан Миңнуллин исемен мәңгеләштерү эшендә күркәм бер чара.
1 нче татар гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Фасахов Булат татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хөснетдинова Э.Р. җитәкчелегендә “Туфан Миңнуллинның сәхнә әсәрләрендә рус-европа алынмаларын үзгәртү нигезендә туган гади сөйләм лексикасы” исемле фәнни хезмәте өчен 2 нче урынга лаек булды. -
Инглиз теле укытучылары хезмәттәшләре алдында ачык дәресләр күрсәтә 03.04.2014

31нче март һәм 10нчы апрель көннәрендә инглиз теле укытучылары хезмәттәшләре алдында ачык дәресләр күрсәтә. Бүген югары категорияле укытучы Чулпан Мөбиновна Хәйсәрова 8а сыйныфында сөйләм күнекмәләрен үстерү буенча дәрес-сәяхәт, филология фәннәре кандидаты Альбина Ринатовна Хәйретдинова 4в сыйныфында Лондон темасы буенча уен-дәрес үткәрде. Һәр дәрестә укучыларның инглиз телен бик теләп, кызыксынып өйрәнүләре тагын бер кат расланды, интерактив технологияләр куллану укучылар эшчәнлеген җанлы итүдә бер алым булуы ассызыкланды.
-
Н.И. Лобачевский исемендәге Идел буе фәнни конференциясе 01.04.2014

29 һәм 30 нчы мартта укучыларның Н.И. Лобачевский исемендәге Идел буе фәнни конференциясе уздырылды. Безнең гимназиянең 11 укучысы төрле секцияләрдә фәнни эшләрен якладылар.
10 А сыйныф укучысы Фасахов Булат “Туфан Миңнуллинның сәхнә әсәрләрендә рус-европа алынмаларын үзгәртү нигезендә туган гади сөйләм лексикасы” исемле фәнни хезмәте өчен I дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. 8 А сыйныфы укучысы Йосыпова Гүзәл, “1552 нче елдан соң татар халкынынң язмышы. Яулап алуның нәтиҗәләре” темасына фәнни эш яклап, “Уңышлы чыгышы өчен” дипломына лаек булды. Укучыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Иҗади уңышлар телибез! -
“Уку тизлеге” олимпиадасы 31.03.2014

Казан шәһәре Сәләтле балалар белән эшләү үзәге башлангыч сыйныф укучылары өчен “Уку тизлеге” олимпиадасы үткәрде. Безнең гимназия укучылары, әлеге олимпиадада катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр:
Шәхси беренчелек буенча җиңүче дипломнарына ия булучылар: Максимова Мария(4в), Кыямова Ралинә(4а), Фатыйхова Камилә (4а), Сәләхов Алмаз (4а), Мехоношина Екатерина (4б), Сөләйманова София (2б).
“Артист” номинациясе буенча җиңүче дипломнарына лаек булучылар: Максимова Мария(4в), Кыямова Ралинә(4а), Фатыйхова Камилә (4а), Әхмәтова Камилә (3а), Сөләйманова София (2б).
“Тизлеккә уку” номинациясе буенча җиңүче дипломнары белән бүләкләнүчеләр: Фатыйхова Камилә (4а), Сәләхов Алмаз (4а), Сөләйманова София (2б).
Аларны котлыйбыз! Алга таба да зур уңышларга ирешүләрен телибез!














