Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 ( 239 ) 240 >>
-
Волейбол буенча районкүләм ярышлар 05.03.2014

4 нче март көнне 80 нче мәктәп базасында волейбол буенча районкүләм ярышлар уздырылды. Туртирда безнең гимназиянең дә 8-11 нче сыйныф егетләре Меджидов Фәрит, Салахов Рөстәм, Гарипов Дилшат, Багауов Тимерхан, Әхмәтҗанов Дастан, Семенов Рөстәм, Җамалиев Нияз, Меджидов Сәет, Мөхәммәтҗанов Альфер, Суфьяров Раил, Мамедов Инсаф катнашты.
-
Районкүләм “Нәфис сүз” бәйгесе
05.03.2014
Районкүләм “Нәфис сүз” бәйгесендә С.Х.Гыйльфанова, Н.К.Камалиева җитәкчелегендә зур уңышларга ирешкән 10нчы А сыйныфы укучысы Фасахов Булат, 9нчы А сыйныфы укучысы Җамалиев Нияз, 2нче А сыйныфы укучысы Турлов Ниязны котлыйбыз!
-
“Фикердәш” театр студиясе 1 нче урынга лаек булды
04.03.2014
Вахитов районы мәктәпләренең театр коллективлары арасында үткәрелгән бәйгедә “Фикердәш” театр студиясе 1 нче урынга лаек булды.
Аларны чын күңелдән зур җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә зур уңышлар телибез!
-
Кайбыч районында Афган сугышында һәлак булганнар истәлегенә милли көрәш буенча ярыш үткәрелде 03.03.2014

1нче март көнне Кайбыч районында Афган сугышында һәлак булганнар истәлегенә милли көрәш буенча ярыш үткәрелде. Гимназиябезнең 8”А” сыйныфы егетләре Кадыров Руслан, Габидуллин Нур әлеге ярышта көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Кадыров Руслан 2 нче, Габидуллин Нур 4нче урынга лаек булдылар. Милли көрәш батырларын чын күңелдән зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алдагы көрәшләрендә уңышлар телибез.
-
28.02.2014

Гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәфигуллина Эльвира Илгизовна «Ел укытучысы-2014» бәйгесенең район турында зур җиңү яулады: “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә 1 нче урынга лаек булды. Эльвира Илгисовна, районыбыз данын яклап, шәһәр турында да уңышлы чыгыш ясады. “Укытучы хезмәте – мактаулы, шул ук вакытта авыр һәм күп сабырлык сорый торган һөнәрләрнең берсе. Мәктәптә эшләү өчен, балаларны яратырга, аларның тормышы белән яши белергә кирәк. Бүген укытучы белемле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган шәхес булырга, һәрдаим үзенең һөнәри осталыгын камилләштерү өчен, даими эшләргә тиеш. “Ел укытучысы” бәйгесе – иң абруйлы, мөгаллим хезмәтенең асылын ачарга ярдәм итә торган бәйгеләрнең берсе. Әлеге бәйге зур җаваплылык, зирәклек, тырышлык таләп итә. Яныңда үзенең киңәшләрен бирүче, сиңа ярдәм итүче җитәкчең, укытучыларың булганда, эш нәтиҗәле бара. “Ел укытучысы” бәйгесе күңелемдә якты хатирәләр булып мәңге сакланачак”, - ди зур уңышларга ирешкән укытучы Эльвира Илгисовна.
-
Казан шәһәре Мәгариф оешмаларының педагогик коллективлары арасында сәхнәләштерелгән күренешләр бәйгесе 27.02.2014

Татарстан Республикасында 2014 нче ел - Мәдәният елы булу уңаеннан Казан шәһәре Мәгариф оешмаларының педагогик коллективлары арасында сәхнәләштерелгән күренешләр бәйгесе игълан ителде. 26 нчы февральдә әлеге бәйгенең район туры узды. 1 нче татар гимназиясенең “Акчарлак” театр коллективы язучы Р.Бахның “Чайка по имени Джонатан Ливингстон“ әсәрен рус, татар, инглиз телләрендә сәхнәләштерде. Әсәрдә сурәтләнгән фәлсәфи фикер тамашачыга 20дән артык мөгаллим тарафыннан музыка, җыр, бию, театр сәнгате аша җиткерелде.
-
Туфан Миңнуллинга багышланган конференция 24.02.2014

21 нче февральдә – Халыкара туган тел көнендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясе җирлегендә, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С. Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, халык язучысы Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан чыгып, укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясен оештырды.
Әлеге конференция олуг әдип, татар мәгърифәтен саклап калу һәм үстерү өчен көч куйган бөек милләтпәрвар Туфан Миңнуллин исемен мәңгеләштерү эшендә күркәм бер чара.
1 нче татар гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хөснетдинова Э.Р. җитәкчелегендә Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” моңсу комедиясен сәхнәләштерделәр.
Татар халкының бөек артистлары Нәҗибә Ихсанова, Ирек Баһманов, Әсхәт Хисмәт, Илдус Әхмәтҗәнов безнең гимназия укучыларының чыгышын югары бәяләде. Яшь артистлар уены һәр тамашачы күңеленә хуш килде. -
Халыкара Туган тел көне 21.02.2014

21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Әлеге бәйрәм безнең гимназиябездә һәр елны зурлап үткәрелә. Бәйрәмгә әзерлек бер ай алдан башланды. Укучылар туган телгә багышланган сочинениеләр, шигырьләр яздылар, викторина сораулары, ребуслар, башваткычлар төзеделәр, тел галимнәре,туган тел турында кызыклы материаллар тупладылар. Кичәдә балалар шигырь сөйләү, җыр өлкәсендәге осталыкарын күрсәттеләр, аларның чыгышы алкышларга күмелде.
-
Яшь сайлаучы көне 17.02.2014

Һәр ел саен февральнең өченче якшәмбесендә Яшь сайлаучы көне үткәрелә. Быел ул 16 нчы февральгә туры килә. Шушы уңайдан бүген гимназиядә Казан шәһәре Сайлау комиссиясе сәркатибе Павлова Наталия Николаевна югары сыйныф укучыларын Россия Федерациясендә һәм Казан шәһәрендә сайлауларны оештыру һәм үткәрү тәртибе белән таныштырды. Очрашуның максаты - сайлау процессында катнашучыларга мәгълүмат бирү һәм сайлаучыларның хокукый культурасын күтәрү.
-
15.02.2014

Бүген 7б сыйныфында А.Гайдарның юбилеена, ә 8а сыйныфында А.С.Пушкинны искә алуга багышланган дәрес китапханәдә үтте. Аларны рус теле укытучысы Зергирова Лилия Наилевна һәм китапханә мөдире Умарова Венера Миңневаровна әзерләгән иде. Дәреснең максаты - яхшылыкка, күмәкләшеп эшләргә өйрәтү; тимурчылык хәрәкәтенең яңаруына кызыксыну уяту; укучыларның күзаллавын киңәйтү.














