Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 ( 236 ) 237 238 239 240 >>
-
Шигърият бәйрәме 28.04.2014

Казанда бөек шагыйрь Г.Тукайның тууына 128 ел тулуга багышланган Шигърият бәйрәме үтте.
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры янында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле каршында ел саен шушы көнне үткәрелә торган Шигърият бәйрәме узды. Көн салкынча булуга карамастан, бәйрәмгә җыелган халык узган елдагыдан ким түгел иде. Бәйрәм төрле шигырь бәйгеләрендә җиңү яулаган укучыларның чыгышыннан башланды. «Илебездә,телебездә,күңелләрдә Тукай мәңгелек» дип исемләнгән шәһәр бәйгесендә, үзе иҗат иткән шигырьне сөйләп, беренче урын яулаган 11 “А” сыйныфы укучысы Гыйләҗева Айгөл; шушы ук бәйгедә, Г.Тукайның “Яз галәмәтләре” шигырен яттан укып, беренче урынга лаек булган 2”А” сыйныфы укучысы Турлов Нияз та бу бәйрәмдә катнашып, үзләренә җиңү китергән шигырьләрен тамашачыга җиткерделәр. -
Рәхмәт, Әлифбам! 28.04.2014

28 нче апрель көне 1б сыйныфы укучылары күңелендә мәңгегә калачак. Алар балачакның иң кадерле бәйрәмнәреннән берсе булган “Рәхмәт, Әлифбам!” дигән кичә уздырдылар. Укучылар зур җиңүгә ирешкәннәр: Әлифбаны тәмамлаганнар. Һәрберсе ел буе тырышып укыган. Сәләтләрен укытучыларга, әти-әниләренә күрсәттеләр. Сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре, матур җырлаулары бөтен кешене таң калдырды.
-
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 128 ел 28.04.2014

2014 елның 26 апрелендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулды. Бу көнне, матур гадәт буенча, Татарстанның беренче затлары, күренекле мәдәният һәм сәнгать әһелләре Казанда Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТӨРЕКСОЙ генераль секретаре Дүсен Касеинов, Кырымның вице-премьер вазифаларын башкаручы Ленур Исламов, Казан мэры Илсур Метшин, республика парламенты депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗади интеллигенция вәкилләре һәм Татарстан башкаласының күп санлы кунаклары катнашты. Алар арасында безнең гимназиянең җыр, шигырь бәйгеләрендә җиңү яулаган 5а, 5б, 6а сыйныфы укучылары да бар иде. Укучыларыбыз, тантаналы чарада катнашканннан соң, “Әкият” курчак театрында Габдулла Тукайның "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" әсәре буенча куелган спектакль карадылар.
-
Гимназиядә макулатура җыю оештырылды 25.04.2014

24нче апрельдә гимназиядә макулатура җыю оештырылды. Бу чарада 1-11нче сыйныф укучылары бик актив катнаштылар. Аеруча күп макулатура тапшырган балалар түбәндәгеләр иде: Бикмөхәммәтов Әдел (2а) -72,5 кг, Бикмөхәммәтов Алмаз (3б)- 72,5 кг, Гобәйдуллина Диана (8б)- 94,5 кг, Сабирова Камилә (4в)- 265кг. Макулатура тапшырып, күпме агачны киселүдән саклап калабыз. Димәк, табигатькә дә никадәр файда китерәбез!
-
Санитар-экологик икеайлык кысаларында безнең гимназиядә махсус план буенча әйләнә-тирәне чистарту эше башланды 22.04.2014

Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе Вахитов һәм Идел буе районы мәгариф бүлегенең 189 нчы номерлы боерыгы нигезендә 2014 елның 1 нче апреленнән башлап 31нче маена кадәр санитар-экологик икеайлык дип игълан ителде.
Әлеге икеайлык кысаларында безнең гимназиядә махсус план буенча әйләнә-тирәне чистарту эше башланды.
Тирә-як чиста- пөхтә булса, үзебезгә дә күңелле бит! Укучылар, кулларына тырма, көрәк алып, күңелле итеп сөйләшә-сөйләшә, бик тырышып, өмәдә катнашалар. Табигатьне саклауга үзләреннән шундый өлеш керткәнгә, алар шатланса, балаларның хезмәт сөеп үсүен күрү укытучыларны да сөендерә. -
Татар халык ашлары көне 22.04.2014

Татар милли ризыклары – татар халкының тарихтан килгән милли ашлары, ашамлыклары. Татар халкы үз милли ашлары белән дә бөтен дөньяга танылган.
Әни пешергән ризыктан тәмлерәк әйбер була аламы икән ул? Әби пешергән ризык булса гына инде… Ә инде ул ризык татар халык ашы булса, гомумән, телеңне йотарлык!..
Элек-электән килгән рецептлар гасырлар дәвамында сыналган. Бүген безнең гимназиядә Татар халак ашлары көне үткәрелә.Ни генә юк өстәлдә: өчпочмак, вак бәлеш, кыстыбый, чәкчәк, гөбәдия, алма бәлеше, катлы күмәч, кәбестә бөккәне... Уңган да соң безнең әниләр һәм әбиләр! -
IV Бөтенроссия Габдулла Тукай исемендәге шигырь сөйләүчеләр бәйгесе 21.04.2014

19 нчы апрельдә үткәрелгән IV Бөтенроссия Габдулла Тукай исемендәге шигырь сөйләүчеләр бәйгесе быел Муса Җәлил иҗатына һәм җәлилчеләр батырлыгына багышлап уздырылды. Әлеге бәйгедә 10 нчы сыйныф укучысы Фасахов Булат гран при яулады. Аны зур уңышы белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
-
Гимназиябезгә зур кунаклар килде 17.04.2014

Бүген, 17 нче апрельдә, гимназиябезгә зур кунаклар килде. ”Казан утлары” журналының баш мөхәррире, шагыйрь, Г.Тукай премиясе лауреаты Ибраһимов Илфак Мирза улы, язучы-прозаик, проза бүлеге мөхәррире Камил Кәримов, филология фәннәре кандидаты, баш мөхәррир урынбасары Рамил Ханнанов.
Очрашуның беренче өлешендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хөснетдинова Эльмира Рөстәмовна әзерләгән “Тукайның мәхәббәт төшләре” дип исемләнгән әдәби чара күрсәтелде.
Икенче өлештә Илфак Ибраһимов ( Мөхәммәт Мирза) “Казан утлары” журналында игълан ителгән конкурслар, иҗади барыш турында сөйләде, үзенең шигырьләрен укыды. Шагыйрь Мөхәммәт Мирза белән әңгәмә укучыларда зур кызыксыну уятты.
Язучы сүзе – гаять көчле корал ул. Язучы һәрчак тормышның үзәгендә кайный. Халык һәрвакыт иң гадел, иң кирәкле сүзне язучыдан көтә. Язучы-прозаик Камил Кәримов белән әңгәмә укучыларны елмаерга да, уйланырга да мәҗбүр итте.
Рамил Ханнанов, укучыларга “Ак җилкән” рубрикасы турында сөйләп, иҗат кешеләре белән очрашуның тәме, нәтиҗәсе турында фикер алышу оештырды.
Очрашу һәркем күңеленә хуш килде, каләм тибрәтүче балаларга илһам өстәде. -
«Яшь программист» дип исемләнгән республика бәйгесенең район туры булып үтте
16.04.2014
11 апрельдә «Яшь программист» дип исемләнгән республика бәйгесенең район туры булып үтте. Гимназиябезнең укучылары, әлеге конкурста катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. 9а сыйныфы укучысы Сабитов Руслан “Роботның лабиринт буеча хәрәкәт итүе” дип аталган программасы өчен 1нче урынга лаек булды һәм бәйгенең республика турында катнашу мөмкинлеге алды. 7б сыйныфы укучысы Монахов Олег, “Компьютер дизайны” дигән номинациядә катнашып, 2нче урынны яулады. Укучыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз! Сабитов Русланга бәйгенең алдагы этапларында да уңышлар телибез!!!
-
Гимназиядә “Бөек Ватан сугышы минем гаилә тарихында” дигән проект эше башкарыла. 15.04.2014

Гимназиядә “Бөек Ватан сугышы минем гаилә тарихында” дигән проект эше башкарыла. Укучылар, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, эзләнү эшләре алып баралар: ветераннар белән очрашалар, шул чор документларын барлыйлар, тарихи вакыйгаларны күзаллыйлар. Балаларда кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләүдә бу проектның мөһимлеге бәяләп бетергесез!
Проект эшенең 1нче этабы төгәлләнде: Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган баннер эшләнде.














