Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 241 242 243 ( 244 ) 245 246 247 248 249 250 >>
-
Россия Федерациясе Конституциясенә 20 ел 12.12.2013

Россия Федерациясе Конституциясенә 20 ел тулу – илебез тормышындагы мөһим вакыйга.
Гимназиядә әлеге датага багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Конституция нәрсә ул, аның нинди маддәләрен белергә кирәк, укучыларның нинди хокуклары һәм бурычлары бар - дәресләрдә төп сөйләшү шул турыда иде.
Башлангыч сыйныфлар өчен класс сәгате уен формасында барды. Һәр бала аңларлык итеп, кызыклы , үзенчәлекле итеп оештырылган иде ул дәресләр. Ә югары сыйныфларда бу дәрес җитдирәк төсмер алды. Алар әңгәмә формасында Россия Конституциясенең төп маддәләренә ачыклык керттеләр. -
Ватаныбыз каһарманнары көне 10.12.2013

09.12.13 гимназиядә Ватаныбыз каһарманнары көненә багышланган патриотик чаралар узды:
-“Халык батырлыгы мәңгелек”дигән укучыларның нәфис сүз бәйгесе (5-7 сыйныфлар);
- сугыш темасына язылган җырларны башкару (8-11 сыйныфлар);
- хәрби темага газеталар чыгару (3-4 сыйныфлар);
- “Бу көннәрне беркем дә онытмас”дигән рәсем ясаучылар бәйгесе (1-2 сыйныфлар )
-
3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне 10.12.2013

1992 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы 3 декабрьне Халыкара инвалидлар көне дип билгеләде.
Гимназиядә бу датага багышланган ункөнлек узды.
Гимназия китапханәсендә “Йөрәгеңне тыңларга өйрән”дигән исем астында китаплар күргәзмәсе оештырылган иде, укучылар В. Катаевның "Цветик - семицветик" әсәре буенча кечкенә күренештә уйнадылар. Барлык сыйныфларда яхшылык, миһербанлык темасына сыйныф сәгатләре үтте. Балалар “Һәрвакыт булсын кояш” дигән рәсем бәйгесендә катнаштылар.
-
Сочи - 2014не каршылап 06.12.2013

Балалар һәм яшүсмерләрне Олимпиада хәрәкәтенә җәлеп итү, үсеп килүче буынны сәламәт тормыш рәвеше алып барырга өйрәтү һәм сәләтле балаларны ачыклау максатында, гимназиядә “Сочи – 2014не каршылап” дип исемләнгән рәсем бәйгесенең 1нче этабы узды.
-
Бозда игътибарлы булачакмын 04.12.2013

Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Мәгариф идарәсенең Вахитов һәм Идел буе районнары мәгариф бүлеге боерыгы нигезендә гимназиядә “Бозда игътибарлы булачакмын” дигән балалар рәсеме бәйгесенең 1нче этабы узды. Сезнең игътибарга иң яхшы эшләрне тәкъдим итәбез.
-
Бөтендөнья спидка каршы көрәш көне 03.12.2013

2 нче декабрьдә гимназиядә югары сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья спидка каршы көрәш көненә багышланган “Синең язмыш- синең кулларда” дигән түгәрәк өстәл оештырылды.
Балалар үзләре ясаган плакатлар белән килгән иде. Укучыларның чыгышларында “Сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше алып баруга өндәү" темасы кызыл җеп булып сузылган иде. Ахырдан балаларга “Спидка каршы гади кагыйдәләр” дигән фильм күрсәтелде. -
«Спорт - начар гадәтләргә каршы көрәш чарасы" Бөтенроссия акциясе
02.12.2013
Көн дә күнегүләр ясыйм,
Гер күтәрәм, туп тибәм...
Шаккатмассыз, мәгәр мәшһүр
Чемпион чыкса миннән.
Көчле, нык булып, чыныгып
Үсәсем килә тизрәк.
...Туган илне сакларга да,
Туган телне якларга да
Сәламәт акыл кирәк.
2013нче елның 30 ноябрендә гимназиядә «Спорт - начар гадәтләргә каршы көрәш чарасы » Бөтенроссия акциясе үтте.
“Тормыштан бөтен нәрсәне дә алып кал” дигән лозунг яшүсмерләр арасында бик модада хәзер. Әйләнә-тирәдәге чынбарлык безгә файда да, зыян да китерергә мөмкин. Бар да кешенең үзеннән, аның тәрбиясеннән тора.
Бу акцияне үткәрүнең төп максаты: һәр яктан үскән шәхес тәрбияләү. Ул үз көче белән тормыш авырлыкларын җиңәргә өйрәнергә тиеш. Шуның өчен дә спорт – начар гадәтләргә алмаш булып тора.
Спорт күнегүләре иммунитет, ихтыяр көчен үстерүгә, үз-үзеңә ышаныч барлыкка китерүдә, гомерозынлыгы артуга, тышкы кыяфәтнең яхшыруына, физик көчнең артуына китерә.
-
Гимназиядә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына карата чаралар уздырыла 02.12.2013

Гимназия китапханәсендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына карата китаплардан күргәзмә оештырылды. 2-11нче сыйныф укучылары бик кызыксынып танышалар андагы китаплар белән.
Шулай ук 3-5 декабрьдә китапханәдә “5нче декабрь - Мәскәү янындагы сугышларда совет гаскәрләренең контрһөҗүмгә күчү көне” дигән темага библиографик дәресләр уза. -
Игътибар
30.11.2013
Татарстанда Төньяк Кавказда булган террорлык актларын булдырмау максатында, түбәндәгеләргә игътибар итүегез сорала:
- хуҗасыз әйберләргә;
- таныш түгел кешеләр биналарга үтеп керергә теләсә;
- шикле кешеләрнең фатир арендаларга теләве;
- шикле буш машиналарның биналар янында озак торуы;
- төрле оешмалар белән чиктән тыш кызыксынучы кешеләр булса,
үзегез генә берни дә эшләргә тырышмагыз! Кирәкле урыннарга хәбәр итәргә тырышыгыз!
Әгәр сезгә югарыда саналган фактлар билгеле булса, түбәндәге телефон номерларына шалтыратыгыз:
8(843)291-35-28
02
020
8(843)231-45-55 -
Гимназиядә информатикадан Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль туры узды
29.11.2013
Бүген, 29 нчы ноябрдә, 1 нче татар гимназиясе базасында информатикадан Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль туры узды. Быел ул беренче тапкыр Он-лайн режимда үткәрелде. Олимпиадада Вахитов районы мәктәпләреннән барлыгы 42 укучы катнашты.














