Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 241 242 ( 243 ) 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Күренекле әдип кунакка килде 23.12.2013

4 “А” сыйныфы укучылары күренекле әдип һәм галим Галимҗан Гыйльманов белән очраштылар. Бу – беренче генә очрашу түгел. Язучының һәр килүе балалар күңелендә якты хатирәләр калдыра. Бүген ул Әмирхан Еники, Һади Такташ, Хәсән Туфан турында истәлекләр сөйләде. Һ.Такташның латин графикасында 1932 нче елда басылган шигырьләр җыентыгын, моңа кадәр беркайда да басылмаган фоторәсемнәрен күрсәтте.
Очрашуның икенче өлешендә Галимҗан Гыйльманов үзенең шигырьләрен укыды, укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде, киңәшләрен җиткерде. Укучылар әдипнең балалар өчен язган шигырьләрен яттан сөйләделәр. Галимҗан Гыйльманов алдагы очрашуларда укучылардан шигырь яздырып карарга теләге барлыгын әйтте. -
“Чисталык дәресе” үтте 21.12.2013

2013нче ел – Әйләнә-тирә мохит һәм табигый байлыкларны саклау елы.
Укучыларга экологик тәрбия бирү максатында, 20нче декабрьдә гимназиядә “Чисталык дәресе” үтте.
1-4 нче сыйныфларда “Без чиста планетада яшәргә телибез” дигән сәяхәт-дәрес, 5-8нче сыйныфлар өчен “Чүпне чистартсак, шәһәрне коткарырбыз” дигән темага дәрес, 9-11нче сыйныфлар өчен “Әйләнә-тирәне саклау өчен, зыялы булу кирәк” дигән әңгәмә-дәрес үтте.
“Тирә-ягыбыздагы чисталык безнең гамәлләргә бәйле”. Бу безнең дәресләрнең девизы иде. Соңыннан һәр сыйныф үз кабинетында генераль җыештыру үткәрде. Гимназиябез тагын да матурланып китте. -
Итоговый семинар базовой площадки муниципального общеобразовательного учреждения «Татарская гимназия №1» Вахитовского района г.Казани при стажировочной площадке ИРО РТ по внедрению ФЦПРО 21.12.2013

0 декабря состоялся итоговый семинар базовой площадки муниципального общеобразовательного учреждения «Татарская гимназия №1» Вахитовского района г.Казани при стажировочной площадке ИРО РТ по внедрению ФЦПРО по направлениям «Распространению на всей территории Российской Федерации моделей образовательных систем, обеспечивающих современное качество общего образования», «Повышение квалификации педагогических и управленческих кадров для реализации ФГОС общего образования».
Тема семинара «Современное качество общего образования в условиях внедрения ФГОС». -
Учащиеся 5б класса посетили ГБКЗ им.С.Сайдашева 20.12.2013

В рамках реализации образовательного проекта «Уроки музыки с оркестром», с целью воспитания общей культуры и эстетического вкуса у школьников и формирования знаний в области музыкального искусства учащиеся 5б класса посетили ГБКЗ им.С.Сайдашева.
Инициатор проекта - художественный руководитель Государственного симфонического оркестра РТ Александр Сладковский. По его словам, за те годы, когда музыкальный коллектив находился в кризисе, было потеряно два поколения публики. И теперь задача оркестра вернуть в залы не только взрослую аудиторию, но и воспитать любовь к классической музыке у детей.
Здесь же они услышали не только произведения, но и пообщались с музыкантами. Репертуар для пятиклашек подобрали самый доступный. Это короткие узнаваемые произведения либо заводные композиции, от которых трудно усидеть на месте.
Самым интересным моментом для пятиклассников было, когда маэстро предложил любому желающему попробовать себя в роли дирижера. -
Инклюзив укыту
19.12.2013
Икътисад, идарә һәм хокук институты белән берлектә 1 нче татар гимназиясе инклюзив укыту эшен киңрәк җәелдерә башлады. Инклюзив укыту1 нче татар гимназиясендә 2011 нче алдан алып барыла. Өч ел эшләүнең нәтиҗәләре дә күренә: укучының игътибары, әйләнә-тирә мохитне кабул итү, хәтер, фикер йөртү сәләте, сөйләм теле даими үсә.
18 нче декабрь көнне Икътисад, идарә һәм хокук институты вәкилләре белән 1 нче татар гимназиясе укытучылары мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналары өчен инклюзив укыту турында җыелыш үткәрде. Инклюзив укыту алып барыла торган төркемнең программасында түбәндәгеләр каралган: иҗади активлыкны, аралашу күнекмәләрен, игътибарны, әйләнә-тирә мохитне кабул итү, хәтер, фикер йөртү сәләте, сөйләм телен үстерү. -
Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе
19.12.2013
1 нче татар гимназиясендә балаларны кайнар аш белән тәэмин итү эше нәтиҗәле оештырылган. 1 – 11 сыйныф укучыларының һәрберсе кайнар ризык белән туклана, башлангыч сыйныф балалары иртәнге, төшке аш белән тәэмин ителә. Барлык укучылар да ашханәдә түләүне туклану карталары ярдәмендә башкара. Туклану карталары аша түләү системасын укытучылар да, ата-аналар да, баларның үзләре дә югары бәяли.
-
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл
19.12.2013
Саф һава- тәнгә дәва, диләр. Гимназиябез укучылары, укытучылары әлеге мәкальне яхшы аңлыйлар, шуңа күрә елның һәр фасылында тышта уздырыла торган уеннарга зур игътибар бирелә. Кышкы уеннар укучылар күңеленә аеруча хуш килә. Тимераякта шуу – кызларның да, егетләрнең дә иң яраткан шөгыле, хоккей – төрле яшьтәге малайларны үзенә тарткан спорт төре. Шуны истә тотып, ел саен гимназия янында хоккей тартмасы ясала. Быел да физик тәрбия укытучылары, техник хезмәткәрләр, югары сыйныф укучылары көче белән хоккей тартмасында боз катырылды. Һәр көнне дәресләрдән соң шугалакта балаларның шат тавышы яңгырый.
-
Кышкы лагерьда күңелле булачак
18.12.2013
1 нче татар гимназиясендә 25 нче декабрьдән 31 нче декабрьгә кадәр кышкы лагерь эшләячәк. Лагерь программасында укучылар күңеленә хуш киләчәк чаралар күп булачак.Укучыларны Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында үткәреләчәк Яңа ел тамашасына бару, кызыклы экскурсияләр, кино, театрларга, музейларга походлар көтә.
Гимназиядә оештырылган мәктәп яны лагереннан балалар һәрвакыт кәнәгать кала, чөнки аларга, ял итү белән бергә, иҗади һәм интеллектуаль яктан үсү мөмкинлеге тудырыла. Быел да кышкы лагерьга 40 бала тупланды. -
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын каршылап
17.12.2013
Илебез халкы 2015 нчы елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга әзерләнә. Шушы уңайдан 1 нче татар гимназиясендә “Минем гаиләм тарихында Бөек Ватан сугышы” проекты игълан ителде. Укучылар, укытучылар, ата-аналар, үз гаиләләренең тарихи сәхифәләрен кабат яңартып, эзләнү эше алып баралар. Алда проектның нәтиҗәсе буларак зур җыентык чыгару максаты тора.
-
“Тапкырлар һәм зирәкләр” бәйгесе 12.12.2013

Укучыларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү максатында 11 нче декабрь көнне 1 нче татар гимназиясендә 5-6 сыйныф укучылары арасында “Тапкырлар һәм зирәкләр” бәйгесе үтте. Укучылар бер - берсенә табышмаклар, әдәплелек, намуслылык турында мәкальләр әйтештеләр. Туган җиргә мәхәббәт хисләре белән сугарылган шигырьләр сөйләү бәйгесе күңелгә аеруча ошады. Укучылар “Туган ил” темасына җырлар башкардылар. Ахырдан Г.Камалның “ Беренче театр”комедиясеннән өзек күрсәтелде. Әлеге чара укучылар күңелендә бары тик уңай тәэсирләр калдырды.














