МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 16 |
| У нас учат: | 10 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Мәктәптә Корбан ашы 11.11.2011

Бөтен татар милләте, мөселман халкы әле күптән түгел генә Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. Күп мөселманнар үзләренең өсләрендә булган изге бурычларын үтәү максатыннан, корбан чалдылар. Безнең мәктәпкә дә балаларга сәдака итеп шактый гына корбан итен китерүчеләр булды. Шушы итләрдән авыз итү һәм балаларга рухи тәрбия, күңел байлыкларын арттыру максатыннан, авылыбызның өлкән буын кешеләрен, мәчеткә йөрүче бабайларны мәктәпкә кунак итеп чакырдык. Күңелле очрашу мул табын артында үтте. Барлык укучылар, килгән кунаклар бер табын артында утырып, хаҗи Габбаз хәзрәтнең вәгазен, Коръән аятьләрен тыңладык. Ул балаларны тәртипле булырга, белем алырга чакырды. Соңыннан корбан ашыннан авыз иттек. Килгән кунаклар, укучылар һәм укытучылар коллективы шушындый файдалы, кирәкле очрашуны үткәргәне өчен мәктәп директоры Максумов М.М. зур рәхмәтләрен белдерделәр. Килчәкәтә дә мондый бәйрәмнәр булып торсын иде дигән теләктә калабыз.
-
Kurban-Bairam in der Scule 11.11.2011

Heute haben wir in der Schule Kurban-Bairam veranstaltet. An dem Festtag haben alle Schuler ab 1. bis 11. Klasse und alle Lehrer, Lehrerinnen teilgenommen. Zu Gast wurden unsere Opas eingeladen, die jeden Freitag die Moschee besuchen .
Kurban-Bairam hat um 9 Uhr in der Speisehalle an dem festlich gedeckten Tisch begonnen.
Der Schuldirektor Mars Malikowitsch hat das Wort unserem Gabbas-Mulla gegeben. Gabbas-Mulla hat Sure auswendig hergesagt. Er hat auch allen Kinderen gewunscht, in der Schule gut zu lernen und sich uberall gut zu benehmen. Er hat allen Lehrern und Lehrerinnen viel Geduld bei der Arbeit gewunscht. Dann haben 2 Jungen Suren deklamiert.
Wir haben Fleischsuppe und auch Kartoffelpuree mitt Hammelfleisch gegessen, Tee getrunken, viel Obst gegessen.Das hat allen sehr gefallen.
-
Зөя утравына экскурсия 31.10.2011

Һәр елны көзге каникулларда укучылар белән тарихи урыннар буенча экскурсия-сәяхәткә бару традициягә керде. Узган уку елында Казан Кремле буенча сәяхәт кылсак, бу уку елында сәяхәтебез Зөя утравына оештырылды.
Соңгы елларда районыбызның гына түгел, республикабызның да тарихи ядкәре булган Зөя утравында зур үзгәрешләр бара. Зур төзелеш, реставрация эшләре турында мәгълүматны һәрдаим телевизион экраннардан алып торабыз. Инде андагы үзгәрешләрне күреп кайту максатыннан мәктәпнең 7-9 класс укучылары һәм укытучылар бүген Зөя каласын карап, танышып кайтты. Зөя утравына якынлашканда ук кала үзенең горур биналары белән ерактан үзенә җәлеп итә. Зөя каласы биектә урнашкан, шунлыктан аңа эләгү өчен баскыч буйлап шактый гына өскә менәргә кирәк. Һәм менә безне әле кичә генә ачылган Репрессия корбаннары хәтеренә куелган монументаль һәйкәл каршы ала. Экскурсовод бу һәйкәлнең ни сәбәпле куелуын аңлатканнан соң, юлыбыз утрауда урнашкан тарихи биналар, чиркәү-моностырьлар аша уза. Чыннан да кыска гына ара эчендә бик зур эшләр башкарылуы күзгә ташлана, әмма башкарасы эшләр дә шактый күренә әле. Килгән-килгән бу җирлектә урнашкан мәктәпне дә күрми чыга алмадык. Мәктәптә зур ремонт эшләре башкарылган, класслар хәзерге заман таләпләренә туры китерелеп җиһазландырылган, уку өчен бар шартлар да тудырылган. Менә шулай йөри торгач елга портына килеп чыктык. Ул да бик матур итеп эшләнгән.
Гомумән алганда экскурсия ошады. Утрауда торгызу эшләре тәмамлангач тагын бер кат күреп кайтырбыз дигән хыяллар белән өйгә кузгалдык.
-
Экскурсия на остров-град Свияжск 31.10.2011

Учащиеся и учителя школы посетили в первый день каникул остров-град Свияжск
-
"Белем җәүһәрләре " бәйгесендә Замалиева Фәридә Гаптелбариевна җиңүче! 30.10.2011

29 октябрь көнне "Казан" милли -мәдәни үзәгендә "Белем җәүһәрләре-2011" интернет-проектлар бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы булып узды. Бу бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Татартсан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән берлектә туган телгә һәм гореф-гадтләргә мәхәббәт тәрбияләү, интренет-технологияләр ярдәмендә татар телен һәм мәдәниятын саклау һәм үстерү, прогрессив белемле укытучылар, укучылар һәм гаиләләрне барлау максатыннан оештырлды. Быел ул икенче тапкыр үткәрелде. Бәйгегә барлыгы 41 интернет-проект тәкъдим ителеп, шулар арасыннан иң яхшылары сайлап алынды. Безнең мәктәпнең башлангыч класслар укытучысы Замалиева Фәридә Гаптелбариевнаның сайты 3 урынга лаек булды. Ул да шушы бүләкләү тантанасында катнашты. Аңа дәрәҗәле диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Кызганыч,безнең районнан бу бәйгегә бары бер эш кенә тәкъдим ителгән иде һәм анысы да безнең мәктзп укытучысы. Котлыйбыз , Фәридә апаны! Киләчктә дә уңышлар һәм һәр яңалыкны кабул итеп үз эшендә файдалануын телибез.
-
"Озын толымлы нәни туташ" бәйгесе 28.10.2011

28 октябрь көнне башлангыч класс укучылары арасында "Озын толымлы нәни туташ" бәйгесе булып узды. Бәйгедә катнашу өчен, беренче чиратта, кызларның озын толымлы булулары шарт иде. Ә башлангычларда андый кызлар шактый икән. Бәйгедә катнашкан 7 кызның (Пустынникова Настя, Абзалина Гөлия, Бикмуллина Гөлия, Вәкилова Илүзә, Сәйфетдинова Ания, Хәнәфиева Мәликә, Язилә) барысы да шушы шартларга туры килде. Алар үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар, җитезлекләрен күрсәттеләр. Ә иң мөһиме - кызларның китап белән дус булулары күңелне куандырды. Бәйгедә "иң күп китап укучы" номинациясендә һәр кыз үзен иң күп әдәби китап укучы итеп күрсәтергә теләде. Әмма Сәйфетдинова Анияне уздыручы булмады. Бәйге ахырында һәр номинация буенча җиңүчеләр билгеле булды. Ә "Озын толымлы нәни туташ" исеменә Сәйфетдинова Ания лаек булды. Шушындый матур, эчтәлекле һәм файдалы бәйге оештарганы өчен, китапханәче, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабитова Тәнзилә Нәбиулловнага зур рәхмәт белдерәбез!
-
"Сөмбелә-2011" бәйрәме 21.10.2011

Көз фасылының иң күркәм бәйрәмнәренең берсе булган "Сөмбелә", ниһаять безгә дә килеп җитеп, мәктәптә гөрләп узды.
-
Праздник Урожая 21.10.2011

Национальный праздник Урожая "Сюмбеля -2011" отметил коллектив Ачасырской СОШ
-
Казанда Уңыш бәйрәме, ә бездә ... 07.10.2011

Казанда Уңыш бәйрәме, ә без кояшлы көннән файдаланып уңыш җыярга чыктык!
-
Укытучылар көненә багышланган кичә 06.10.2011

6 октябрь көнне мәктәптә Укытучылар көненә багышланган тантаналы кичә булып узды.











