МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 16 |
| У нас учат: | 10 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Кулланучылар хокукын яклау бүлеге белгечләре белән очрашу 17.04.2012

Без хокукый дәүләттә яшибез. Илебездә төрледән төрле норматив актлар, законнар, кодекслар кабул ителә һәм алар эшләп килә дисәк тә ялгыш булмас. Шунлыктан үзебезнең хокуларыбызны белеп тору бер дә зыянга булмас иде. Чөнки еш кына кеше теге яки бу ситуациядә закон бозу очраклары белән очрашканда югалып кала, хокукларын белми, тиешле оешмаларга мөрәҗәгать итми. Шундый максаттан чыгыптыр инде, бүген мәктәптә Яшел Үзән шәһәренең кулланучылар хокукын яклау бүлегеннән белгечләр булып китте. Алар 8-11 класс укучылары белән очрашып, кызыклы һәм файдалы әңгәмә- лекция укып, күп төрле сорауларга җаваплар бирделәр.
-
Булатның чираттагы уңышы! 14.04.2012

13 апрель Казанда К.Насыйри исемендәге Х регионара яшүсмерләрнең фәнни-эзләнү эшләре буенча укулар булып узды. Безнең район данын яклап чыгыш ясаган 11 класс укучысы Абзалутдинов Булат бу елны да сынатмады, 1нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Булатның бу дәрәҗәле укуларда 3 нче ел рәттән җиңүе булды. Булатны һәм аның җитәкчесе Гатиятуллин М.Г.ны зур уңышлары белән чын күңелебездән тәбрик итәбез.
-
"Нәниләр мәктәбе" 10.04.2012

Мәктәптә инде бер ай дәвамында "Нәниләр мәктәбе" эшләп килә. Башлангыч сыйныф укытучысы Шигабутдинова Г.Ф. киләсе елга беренче класска киләчәк балалар белән һәр шимбә көнне дәресләр үткәрә. "Нәниләр мәктәбе" нә 9 бала йөри. Укытучы алар белән төрле яклап кызыклы күнекмәләр башкара. Язу, уку, рәсем ясау һәм башка күнегүләр балаларның күңеленә хуш килә.
-
Чираттагы педсовет утырышы
09.04.2012
Бүген мәктәп укытучыларының чираттагы педсовет утырышы булып узды. "Хәзерге заман укытучысының профессиональ компетентлыгын формалаштыру һәм үстерүдә мәгълүмати технологияләрнең роле" дип исемләнгән темага төп доклад белән уку-укыту буенча директор урынбасары Гатиятуллин М.Г. чыгыш ясады. Шулай ук үз тәҗрибәләре белән башлангыч сыйныф укытучылары Замалиева Ф.Г., Шигабутдинова Г.Ф., рус теле укытучысы Гафиятуллина Ә.Г. уртаклаштылар.
-
Сәламәтлек көне 07.04.2012

Шимбә, 7 апрель көнне, мәктәптә Халыкара Сәламәтлек көнен билгеләп уздык. Шул уңайдан уку йортында күптөрле чаралар оештырылган иде. Сәламәтлек көне класс сәгатьләреннән башланып китте, анда укучылар белән Сәламәтлек дәресләре уздырылды. Шуннан соң башлангыч сыйныфларда күңелле стартлар, урта буында теннис буенча ярышлар, югары сыйныфлар волейбол буенча көчләрен сынадылар.
-
Волейбол буенча ярышларның муниципаль этабында
03.04.2012
Мәктәпнең волейбол буенча егетләр командасы бүген Яшел Үзән шәһәрендә волейбол буенча ярышларның муниципаль этабында катнашты. Моңа кадәр егетләребез Норлат зонасында, шуннан соң Яке мәктәбе командасы белән ярышып район беренчелегендә җиңеп чыкканнар иде. Финалда егетләребез 3 гимназия һәм 9 нчы лицей командалары белән очрашты. Шактый кискен барган уенда уңыш шәһәрлеләр яклы булып чыкты. Әмма без Ачасыр мәктәбенең волейбол командасы алган 3 урынга да бик шатланабыз һәм дә егетләргә, аларның тренерлары Шайхуллин Р.Г. ка афәрин дибез!
-
Мәгариф идарәсе җитәкчесе мәктәптә кунакта! 02.04.2012

Яшел Үзән районы һәм шәһәренең мәгариф идарәсе җитәкчесе Купоросова Ольга Владимировна Ачасыр мәктәбендә булып китте. Җитәкченең безнең мәктәпкә бу беренче визиты, шунлыктан беренче эш итеп мәктәп белән танышып чыкты. Ольга Владимировна хисләрен бер дә яшермәде, чын күңеленнән мәтәпнең һәм кабинетларның торышына, җиһазланышына соклануын белдерде. Соңыннан мәктәп коллективы һәм ата-аналар белән очрашу уздырды. Очрашу-сөйләшү 2 сәгатькә якын барды. Җитәкче мәктәпкә яхшы, күңелле хәбәрләр белән килгән иде, Ачасыр мәктәбе урта мәктәп статусын саклап калып киләсе уку елына 10 сыныфка укучылар кабул итәчәк, моңа өстәп җитәкче мәктәп ашханәсенә электр плитәсе бирәчәк һәм дә мәктәп түбәсенә капиталь ремонт ясатуда ярдәм итәчәк. Шунлыктан җыелыштан һәркем канәгатьлек хисе белән таралды.
-
Химия-биология атналыгы кысаларында 22.03.2012

Химия-биология атналыгы кысаларында мәктәптә "Кошлар-безнең дусларыбыз" дигән исем астында рәсем һәм иҗади эшләр бәйгесе оештырылды. Бәйгедә актив рәвештә башлангыч класс һәм 5-7 класс укучылары актив катнашты. Бүген исә жюри бәйгегә куелган 21 эш арасыннан иң яхшыларын сайлап алды. Җиңүчеләрне диплом һәм бүләкләр белән гомуми линейкада бүләклиячәкләр!
-
9 лар чираттагы сынауны узды! 21.03.2012

9-11 класс укучылары соңгы ике атнада үз көчләрен, белемнәрен КФУ оештырган тестирование аша тикшерә алды. Бүген исә соңгысын 9 класс укучылары математикадан узды. Гомумән алганда чыгарылыш класс укучылары барлык сынауларны да уңышлы гына узды дип санарга була. Киләсе атнада исә аларны тагы да җитдирәк сынау, Норлат мәктәбе базасында рус теле һәм математикадан пробный ЕГЭ һәм ГИА көтә. Укучыларга имтиханнарда бары тик уңышлар гына теләп калабыз!
-
Әлифба бәйрәме! 21.03.2012

Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.
Бүген безнең мәктәптә дә шаулап-гөрләп "Әлифба бәйрәме" узды. Бу бәйрәмдә 1 нче классның 3 укучысы үзләренең һөнәрләрен, белемнәрен күрсәттеләр.
Алар матур шигырьләр сөйләделәр. Кызыклы биремнәр үтәделәр. Бәйрәмнең төп геройлары Әлифба, Математика һәм Туган тел дәреслекләре иде. Балалар Әлифбага зур рәхмәтләрен белдереп, Туган тел китабын шатланып каршы алдылар.
Кызыклы, мавыктыргыч кичәне оештырганы өчен 1 классларның укытучылары Замалиева Фәридә Гапделбариевнага зур рәхмәт белдерәбез!











