МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 16 |
| У нас учат: | 10 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Мәктәпнең волейбол командасын зур җиңүләре белән котлыйбыз!
21.03.2012
Бүген, Норлат мәктәбе базасында волейбол буенча муниципаль ярышларның зональ туры узды. Ачасыр мәктәбенең волейбол буенча егетләр командасы Свияжск, Норлат, Танай командаларын җиңеп беренчелекне яулады һәм шул рәвешле киләсе турга узды. Алда егетләрне Осиново һәм Васильево командалары белән финал ярышлар көтә. Егетләрне чын күңелебездән уңышлары белән тәбрик итәбез һәм дә алдагы уеннарында уңышлар теләп калабыз!
-
Көрәш мәйданында! 17.03.2012

17 март көнне Яшел Үзән шәһәрендә Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы һәм "Яшел Үзән" газетасы призларына көрәш буенча районара турнир булып узды. Шушы ярышта уңышлы чыгыш ясап, 3 урынга лаек булган 9 класс укучысы Яриев Айнурны чын күңелебездән тәбриклибез. Алдагы ярышларда да уңышлы чыгышлар теләп калабыз.
-
"Тау ягы бөек шәхесләре эзләреннән" исемле конференциядә җиңү!
13.03.2012
13 март, Акъегет урта мәктәбендә "Тау ягы бөек шәхесләре эзләреннән" исемле төбәкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Әлеге чарада мәктәпнең 9 класс укучысы Ганиев Ришат катнашып, үз номинациясендә җиңүче итеп танылды. Ришатны һәм аның җитәкчесе Гатиятуллин М.Г. чираттагы уңышлары белән котлыйбыз!
-
Укытучылар авыл мәдәният йортында бәйрәм концертында катнашты 11.03.2012

7 март көнне мәктәпнең укытучылар коллективы "Яз гөлләре бүләк итәм сиңа" дип исемләнгән концерт программасы белән авыл мәдәният йортында чыгыш ясадылар. Талантларга бай безнең коллектив. Җырчылар, нәфис сүз осталары, гармунчылар дисеңме! Бәйрәм чыгышы "Беренче театр"дан өзек күрсәтү белән башланып китте, чын артистларча башкарып чыкты төп ролләрне коллегаларыбыз, ансамбль белән башкарылган җырлар да авылдашларыбызның күңелләренә хуш килде. Шулай ук матур, моңлы тавышлары белән тамашачыларны Гобәйдуллина Р.А., Абзалина Г.А., Гатиятуллин М.Г., Шакиров Р.Ф. куандырдылар. Гомүмән алганда, бәйрәм концерты һәркемнең күңеленә хуш килгәндер дип ышанып калабыз.
-
Химиядән ачык дәрес 02.03.2012

2 март көнне химия-биология укытучысы Шакиров Рамил Фронович мәктәп коллективына 8 класста химиядән ачык дәрес күрсәтте. "Неорганик матдәләрнең төп класслары арасында генетик бәйләнешләр" дигән темага укучылар дәрес барышында төрледән-төрле алымнар аркылы дәреснең асылына төшенде. Интеррактив биремнәр, мәсьәләләр, практик, эксперименталь эшләр дәрестә уңышлы кулланылды.
Дәрестә укучылар актив катнашты, дәрес исә югары бәя алды.
-
Казан Дәүләт университеты галимнәре бездә кунакта 27.02.2012

Бүген Казан Дәүләт университетының Яшел Үзән филиалы татар филологиясе кафедрасы җитәкчесе Хисамов О.Р. , шул ук факультетның доценты, төрек теле белгече Рифат әфәнде, мәгариф бүлегенең милли эшләр буенча җитәкчесе Гомәрова И.Җ. эшлекле визит белән мәктәбебздә булдылар. Алар югары класс укучыларына факультетның эшчәнлеге, эш юнәлешләре белән таныштырдылар. Соңыннан Рифат әфәнде укучылар белән төрек телен өйрәтү буенча мастер -класс та күрсәтеп утте.
Бу очрашу укучылар күңелендә кызыксыну уятты, күбесенең шушы факультетка барып уку теләге дә туды бугай.
-
Безнең Булат "Татар егете-ил бөркете" бәйгесендә җиңүче 24.02.2012

24 феврал көнне шәһәрнең 10 нчы гимназиясендә шәһәр һәм районның 15 мәктәбеннән килгән егет солтаннары "Татар егете-ил бөркете" бәйгесенә җыйналды. Бәйгегә килгән һәр егет матур милли киемнәрдән иде. Башта һәрберсе үзләре турында таншытырдылар. Безнең Абзалетдинов Булат "үзем турында үзем сөйлим" - дип матур шигырь юллары белән сөйләп тә бирде. Аннан егетләрне зирәклектә, тапкырлыкта, татар тарихын, әдәбиятын белү буенча тикшереп алдылар. Безнең Булат монда да сынатмды. Аннан инде һәрберсе үзенең шөгылен, һөнәрен күрсәтте. Кемдер шигырь сөйләде, кемдер җырлады, кемдер көрәште, ә кемдер матур итеп биеде. Ә безнең Булат үзенең иптәшләре белән аерым сценка уйнап, үзенең Коръән укуын да, моңлы итеп җырлавын да, матур итеп биюен дә күрсәтте. Чыгышын "милләтемне, телемне, динемне саклау минем изге бурычым"- дип тәмамлаганда күпләрнең күзләренә яшь килде.
Менә дулкынландыргыч өлеш тә килеп җитте. Һаят әгзалары җиңүчеләрне атый. Нинди генә номинацияләр юк, аларның һәрберсе буген җиңүче. Тик шулай да безнең Булат "Татар егете-ил бөркете - 2012" бәйгесендә 1 урын алып, "Егет солтаны" дигән исемгә лаек булды.
Әйе, безнең Булат бу исемгә бик тә лаек. Ул һәрвакытта да шундый акыллы, сабыр, олыны олы, кечене кече итә белде. Кызганыч, быел Булатыбыз 11 не бетерә. Без аңа БДИ ларын уңышлы гына тапшырып, уз максатларына ирешүен, бәхетле булуын телибез.
Без синең белән горурланабыз Булат!
-
Открытый урок по русскому языку 20.02.2012

В рамках методического месячника опытом своей работы поделилась учительница русского языка и литературы Альфия Абдулсаматовна Гафиятуллина. Она провела в 8 классе открытый урок на тему "Обобщающие слова при однородных членах". На уроке были применены разнообразные методы и приемы, повышающие мотивацию к обучению.
Урок получил высокую оценку.
-
Троеборье буенча ярышта җиңү яулаган мәктәп командасын котлыйбыз! 20.02.2012

17 февраль көнне Яшел Үзән шәһәрендә мәктәп укучылары арасында троеборье буенча муниципаль бәйге булып узды. Әлеге ярышта безнең мәктәп укучыларыннан торган команда да көчен сынады, команда составында 11 класс укучылары Абзалутдинов Булат, Файзуллин Әсхәт, Гыйзатуллина Фирүзә, 9 класс укучысы Гайнуллина Илүзә катнашты. Һәм менә бүген бу ярышның нәтиҗәләре билгеле булды. 17 команда арасында:
Ачасыр урта мәктәбе командасы - 2 урын яулады, ә шәхси җиңүләргә килгәндә,
11 класс укучысы Абзалутдинов Булат мылтыктан ату буенча дистәләгән егет арасында 2 урынга лаек булды.
Команданы һәм аларны бу ярышка әзерләгән укытучыларын Шайхуллин Рафаэль Гарафетдиновичны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Әтиләр конференциясе 20.02.2012

Бүген, ягъни 20 нче февраль көнне, мәктәптә традицион әтиләр конференциясе булып узды. Конференция барышында әтиләр бала тәрбиясе, көндәлек режимны саклау мәсьәләләре буенча чыгышлар тыңладылар. Шулай ук, "Коръән елы" уңаеннан әхлакый темага да фикер алышулар булды. Аннан соң, мәктәп директоры Максумов М.М. бүгенге көн проблемаларына, мәктәпне тоту, саклап калу мәсьәләләренә басым ясады. Директор урынбасары Гатиятуллин М.Г. уку-укыту мәсьәләләренә тукталса, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Абзалина Г.А. тәрбия юнәлешенә тукталып үтте.
Җыелышта һәркем үзенә файдалы мәгълүматлар алгандыр дип ышанып калабыз.











