МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 16 |
| У нас учат: | 10 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Ата-аналар җыелышында 19.12.2011

Бүген мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышның беренче өлешендә "Баланың көндәлек режимын төгәл үтәү" (Замалиева Ф.Г.), "Баланы мактаргамы әллә җәзаларгамы?" (Шигабутдинова Г.Ф.) дигән темаларга башлангыч сыйныф укытучылары чыгыш ясады. Икенче өлешендә мәктәп директоры Максумов М.М., директор урынбасарлары Гатиятуллин М.Г. һәм Абзалина Г.А. мәктәпнең бүгенгесе көндәге хәле, уку һәм тәрбия процессларының торышын бәян иттеләр. Җыелышта шулай ук мәктәпнең хәл ителәсе мәсьәләләре, проблемалары турында да сүз алып барылды. Соңыннан фикер алышулар булды.
-
"Я лиру посвятил народу своему..." Н.А.Некрасову - 190 лет 14.12.2011

10 декабря исполнилось 190 лет со дня рождения великого русского поэта Н.А.Некрасова. По этому случаю учащиеся 5-11 классов сегодня приняли участие в литературном вечере "Я лиру посвятил народу своему...", который организовали учителя русского языка и литературы Гафиятуллина Альфия Абдулсаматовна и Гайнуллина Муслима Калимулловна. Учащиеся выступали с сообщениями о жизненном и творческом пути великого поэта, просмотрели презентацию, читали стихи и принимали участие в викторине. Активность проявили учащиеся 7 и 11 классов. Победителями викторины были признаны учащиеся Ганиев Ришат (9 класс) и Файзуллин Асгат (11 класс).
Выражаем большую благодарность учителям русского языка и литературы за содержательное и интересное мероприятие.
-
Мәктәп ишегалдында кардан шәһәрчек! 09.12.2011

Һәр елны Яңа ел алдыннан мәктәбебез ишек алды матур-матур кар сыннарына күмелә. Аларны күреп үзеңне бер әкияти дөньяга эләккәндәй сизәсең. Һәр класс үзләренең иҗат җимешләрен елдан -ел матуррак, кызыклырак тәкъдим итә. Менә быелгысы ел да искәрмә түгел. Тышта матур йомшак кар төшә, көне дә җылы,әйтерсең лә, нәкъ безгә кар сыннары ясауга хәбәр бирә. Һәм менә алар, безнең укучылар, бар фантазияләрен җигеп эшкә кереште. Гобәйдуллина Рәйсә Алмазовна җитәкчелегендәге 11 класслар быелгысы елны да беренчелекне бирергә җыенмыйлар, күрәмсең, тырыша-тырыша нидер эшлиләр. Менә фотога үзегез күз салыгыз әле! ( Шәһәрчек төзелеп беткәч, укучыларның иҗат җимешләре белән сезне тагын бер кат таныштырырбыз дип ышандырам)
-
"Белемле меңне егар" яки Фирүзәнең рәттән ике җиңүе! 09.12.2011

Ачасыр мәктәбе укучылары фән олимпиадаларының муниципаль турында ирешелгән уңышлары белән безне шатландыруларын дәвам итәләр. Соңгысы, 11 класс укучысы Гыйзатуллина Фирүзәнең бер юлы ике фәннән, рус теле һәм татар теленнән ирешкән уңышы. Гомумән алганда Фирүзәбез мәктәпнең иң тырыш, белемле укучысы. 9 класстан алып ул бу фәннәрдән республика дәрәҗәсендә уңышлы чыгыш ясап килә. Укуга булган мөнәсәбәте, уңышлары аңа быелгысы елда мәктәпне Алтын медальгә тәмамлап чыгуына ярдәм итәр дип ышанып калабыз.
Фирүзәнең уңышлары:
Русский язык – призер (2 урын) (укытучысы Гафиятуллина Ә.Г.)
Татар теле – призер (3 урын) (укытучысы Гатиятуллин М.Г.)
Фирүзәне һәм аны укыткан укытучыларына зур уңышлар телибез!
-
Булатны котлыйбыз! 08.12.2011

Яшел Үзән шәһәрендә фән олимпиадаларының муниципаль туры дәвам итә. Әлбәттә авыл мәктәпләренә шәһәрнең меңәр укучылы уку йортлары белән ярышуы бераз кыенрак. Әмма шулай булуга карамастан авылларда да белемле, уңган, тырыш укучылар бар. Һәм менә шундый укучыларыбызның берсе булган, 11 класс укучысы, Абзалутдинов Булатның бүген ОБЖ буенча 2 урынга лаек булуын белдек. Булатны һәм аны олимпиадага әзерләгән укытучысы Шайхуллин Рафаэль Гарәфетдиновичны чын күңелебездән зур уңышлары белән тәбрик итәбез. Аларга киләчәктә тагы да зуррак уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
Афәрин Булат!
-
Сибгат Хәкимнең тууына 100 ел 06.12.2011

Бүген мәктәптә Сибгат Хәкимнең тууына 100 ел тулуга багышланган "Сибгат Хәким - үзе бер тау" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабитова Тәнзилә Нәбиулловна оештырды. Танылган халык шагыйре, күпләгән дәүләт бүләкләре иясе, халык күңеленә җырлары аша үтеп кергән күренекле әдипкә багышланган кичәдә 5-9 класс укучылар катнашты. Укучылар Сибгат Хәкимне һәр яклап ачып күрсәтергә тырыштылар, авыр тормыш юлын, шигырь һәм җырларыннан өзекләр тәкъдим иттеләр. Кичә һәркемнең күңелендә онытылмас бер хатирә булып уелып калыр дигән фикер белән таралыштылар кичәне оештыручылар һәм анда катнашучылар.
-
"Бөек математиклар" га багышланган кичә 02.12.2011

Математика атналыгы кысаларында бүген лекторлар группасы һәр класска кереп кызыклы чыгышларын тәкъдим итте. "Бөек математиклар" дип аталган әлеге чыгышлар һәр укучыга кызыклы булгандыр дип ышанып калабыз. Әлеге вазыйфаларны 9 класс укучылары башкарды. Алар укучыларның игътибарына Евклид, Ф.Виет, Пифагор, Н.И.Лобачевский, Декарт, С.Ковалевская һ.б. дөньяга танылган бөек шәхесләрнең тормыш юлларын һәм ачышларын тәкъдим итте.
Шулай итеп математика атналыгы ахрына якынлашып килә, үткәрелгән чараларга нәтиҗәләр гомуми линейкада ясалачак.
-
"Иң тапкыр укучы" бәйгесе 01.12.2011

Математикадан чираттагы класстан тыш чара булып узды. "Иң тапкыр укучы" дип аталган әлеге бәйге 2-6 класс укучылары катнашында үткәрелде. Бәйгедә укучыларга төрле катлаулылыктагы логик мәсьәләләр бирелде. Укучылар кызып-кызып шушы мәсьәләләрне чиштеләр, һәрберсенең башкалардан зирәгрәк, тапкыррак буласы килде. Әмма "Иң тапкыр укучы" исеменә 5 класс укучысы Кашапова Әлфинә лаек дип табылды. Аннан кала бары бер балл аермасы белән шулай ук 5 класс укучысы Минһаҗев Эмиль дә җиңүчеләр рәтенә керде, аңа 2 урын бирелде. Бәйгене оештырганы өчен Асия Габбазовнага рәхмәт белдерәбез!
-
5 класста математикадан ачык дәрес 30.11.2011

Математика атналыгы кысаларында мәктәбебезнең математика укытучысы Җәмәлиева Асия Габбазовна 5 нче класста ачык дәрес күрсәтте. Тәҗрибәле укытучы, "Иң яхшы укытучы" республика конкурсы җиңүчесе Асия Габбазовна бу юлы да үзенчәлекле дәрес үрнәге күрсәтте. "Натураль саннар белән гамәлләр башкару" темасына укучылар "Пегас" космик кораблендә очты. Очу барышында төрле каршылыкларны кызыклы мәсьәләләр чишеп җиңеп бардылар. Дәрес интерактив такта ярдәмендә башкарылды, шунлыктан яңа укыту технологияләре дәресне тагы да нәтиҗәлерәк һәм үкучыларга үтемлерәк итте.
Үткәрелгән дәрескә коллектив югары бәя биреп, укытучыга тагы да иҗади уңышлар теләде.
-
"Тамчылар" берлегенә кабул ителделәр 29.11.2011

Бүген 2 сыйныф укучылары мәктәпнең "Идел" оешмасының "Тамчылар" берлегенә кабул ителделәр. Хәзер инде алар да мәктәп тормышында актив катнашып, аның сулышы белән сулый башларлар. Тантаналы шартларда әйтелгән вәгъдәләрендә дә алар нәкъ шуның турында җиткерделәр. Аларны бу баскычка күтәрелүләре белән "Идел" укучылар оешмасының президенты Абзалутдинов Булат та котлады. Аларга мәктәп тормышында актив катнашып, яхшы укуларын теләде. Шулай ук, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Абзалина Гөлнур Ахматовна да укучыларны тәртипле, тәрбияле, акыллы һәм мәктәпнең йөзек кашы булуларына ышанып калуын белдерде. Амин, шулай булсын.











