Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
2017 нче елның 26 нчы апреле - бердәм гамәлләр, бердәм эшләр көне 27.04.2017

2017 нче елның 26 нчы апреле - бердәм гамәлләр, бердәм эшләр көне дип игълан ителде. Мәктәбебездәге барлык класслар үзләренә милли киемнәр әзерләделәр. Башлангыч класс укучылары « Оста куллар» түгәрәгендә кал-факларны милли орнаментлар белән үзләре ясадылар. Урта һәм өлкән класслар киемнәрне класс җитәкчеләре белән берлектә сайладылар.
-
Барда районы буенча экскурсия, 27.04.2017

26 нчы апрель - бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көнендә
Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе директоры Кавиева Рәмизә Рәис кызы җитәкчелегендәге делегация Барда җиренә аяк басты. Бүгенге очрашуның сәбәпләре бик куанычлы иде. Биредә Барда гимназиясе , Г.Тукай исеме бирелү уңаеннан , республикакүләм тантана үткәрә.
Программа бик күп чараларны үз эченә алган иде. Ул иртәдән кичкә кадәр дәвам итте. Иң беренче Барда гимназиясе директоры Исмәгыйлева Нурия Габдрахман кызы гимназиянең уңышлары, киләчәккә планнар белән таныштырды. Ике мәктәп арасында узган чараларга нәтиҗә ясалды, эшләр планлаштырылды. Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган дәресләр, класс сәгатьләре югары дәрәҗәдә үтте. Аннан соң көн тәртибе буенча Г.Тукай һәйкәленә чәчәк салу һәм митинг булды. Төшке аштан соң, Барда муниципаль районы башлыгы урынбасары Балтаева Татьяна Владимировна белән эшлекле сөйләшүгә җыелдык. Иң беренче Татьяна Владимировнаның саф татарча чыгышы , аралашуы сокландырса, икенчедән мәгариф милли мәсьәләләрен тирәнтен тою, бу юнәлеш буенча нәтиҗәле эш алып баруы бездә ихтирам уятты.
Барда районы буенча экскурсия, аның тарихы, танылган шәхесләре,үткәне һәм бүгенгесе белән танышу безнең күңелләрдә уелып калды. Шулай ук шушы төбәктән чыккан язучылар һәм шагыйрьләр белән дә түгәрәк өстәл артында сөйләшү , ике якны да борчыган сорауларга җавап табу, балаларны иҗат эшенә тарту, уртак милли мирасыбызны түкми-чәчми яшь буынга җиткерү мәсьәләләре каралды. Барда мәгариф бүлеге җитәкчесе Тляшев Илдар Әсхәт улы гимназия үрнәгендә барлык район мәктәпләрендә дә милли аң, милли тәрбия бирү буенча эш алып барылуы турында сөйләде. Ике белем йорты арасындагы эшчәнлекнең уңай нәтиҗәләренә һәм башкалар өчен дә үрнәк булуына басым ясады. Җәйге чорда баларның ялын күмәк рәвештә оештыру буенча план-проект тәкъдим итте.
Барда үзәк мәдәният йорты шыгырым тулы иде.Гимназиянең шатлыгын уртаклашырга җитәкчеләр, ата-аналар, балалар җыелган, дәрәҗәле кунаклар кайткан. Бәйрәм рухы Барда районына гына түгел , ә бөтен республика киңлекләренә таралган кебек иде. Укучылар, укытучылар, ата-аналар коллективының берсеннән-берсе матур, эчтәлекле чыгышлары котлаулар, тәбрикләүләр белән үрелеп барды. Бүгенге зур тантанада катнашып, хезмәттәшләребезне зур җиңүләре белән котлау,үзебезнең теләкләребезне җиткерүгә без бик шат идек.
Зал татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел”не җырлаганда урамда инде күптән караңгы төшсә дә , берәүнең дә тиз генә таралышасы килмәде. Сөйләшәсе сүзләр, уртаклашасы фикерләр күп иде.
Татарстаннан читтә дә татар моңы, Тукай рухы яши, яшәрә ,чәчәк ата. Бүген без моңа тагын бер кабат инандык, сокландык һәм горурландык.
-
“ Тукай безнең күңелләрдә” 27.04.2017

Кысна башлангыч мәктәбендә 20-26 апрель көннәрендә “ Тукай безнең күңелләрдә” атналыгы узды. Укучылар бөек шагыйрьнең биографиясе белән таныштылар,шигырьләрен яттан сөйләделәр,әсәрләрен сәхнәләштерделәр.Йомгаклау көнендэ укучыларның Г. Тукай әсәрләренә ясалган рәсем һэм кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Атналыкта укучылар актив катнаштылар.
-
Туган көнең синең, бөек Тукай 26.04.2017

Бүген татар халкының сөекле шагыйре Г. Тукайның туган көне.
Күренекле татар әдибе Рабит Батулла “Тукай - ул шәм, ерагайган саен, аның яктылыгы көчәя генә”, дигән тирән мәгънәле фикер әйткән . Әйе, Тукай – шәм, милләт шәме! Шәмнең төптән ераграк булган саен яктыртуы көчлерәк була бара. Инде 131 ел татар халкы Тукай шәме яктысында җылына, аңа карап үзенең яшәү кыйбласын билгели.
Г. Тукайның туган көне бүген мәктәбебездә зурлап билгеләп үтелде. Иртәнге якта укучылар тантаналы линейкага җыелды. Бәйрәмгә һәр класс үзенең үзенчәлекле милли киемен булдырды. Егетләребезнең башында тү-бәтәйләр, ә кызларның һәрберсе матур калфаклардан. Бүген Г. Тукай сүз-ләренә язылган җырлар да яңгырады шигырьләр дә сөйләнде. 5 нче класс укучылары шагыйрьнең мәсәлләрен сәхнәләштерде.
Тәнәфес вакытларында Тукайның җырлары яңгырады. Һәр дәрескә гадәти кыңгырау тавышы түгел , « Туган тел» җыры чакырды
-
Шагыйрь һәркем сокланырлык, гаҗәпләнерлек искиткеч бай иҗат мирасы калдырган. Балалык рәхәтеннән, бәхетеннән мәхрүм ителгән Тукай күңел җылысын әкиятләре, шигырьләре аша балаларга тапшыра. Бүген яраткан шагыйребез Г.Тукайның әкиятләре, шигырьләре сәхнәләштерелде. 25.04.2017

-
Котлыйбыз! 25.04.2017

18-21 нче апрель көннәрендә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбия-тыннан халыкара олимпиада үтте. Олимпиаданың беренче турында 15 меңләп кеше катнашкан. Аларның 500е икенче турга узган. Катнашучылар арасында 13 чит илдән (Австрия, Төркия, Казахстан, Япония, Узбәкстан, Кыргызстан, Бельгия, Франция, Канада, Кытай, Литва) һәм 25 Россия субъектлары һәм Татарстан вәкилләре дә бар.Олимпиада эчтәлекле чараларга бай булды.Бу зур чарада мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучысы Сәлимҗанова Г. катнашты һәм ,югары нәтиҗәләр күрсәтеп, 3 урынга лаек булды. Гөлинәне чын күңелебездән җиңүе белән котлыйбыз!
-
Бүген мәктәбебездә экология һәм МЧС хезмәткәрләре белән очрашу булды. 24.04.2017

Бүген мәктәбебездә экология һәм МЧС хезмәткәрләре белән очрашу булды. Экология икеайлыгы уңаеннан , чистарту, яшелләндерү , табигатьне саклау турында сөйләшенде. Шулай ук пожар, теракт куркынычсызлыгы аңлатылды. Сулыкларда сак булу кагыйдәләре ассызыкланды. Ахырдан укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
-
Кысна башлангыч мәктәбендә китапханәче Сабитова Талия катнашында “Табигатьне саклау- һәркемнең изге бурычы” темасына тәрбия сәгате үткәрелде.Укучылар экологик белемнәрен тирәнәйттеләр. Әдәби әсәрләрдән үзләре өчен кирәкле мәгълүмат тупладылар. 24.04.2017

-
“Дом дружбы народов” 24.04.2017

Бүген безнең мәктәпкә “Дом дружбы народов” хезмәткәре җырчы һәм төрле уен коралларында уйнаучы Солтан Фидаис улы Шигапов килде. Ул укучыларга музыка һәм музыка уен кораллары турында файдалы мәгълүмат бирде, Г.Тукай иҗатын искә алды һәм татар халык көйләрен Тукай шигырьләренә язылган җырларны башкарды. Укучылар аны бик яратып каршы алдылар, бергәләп җырладылар, биеделәр.
-
Г. Тукай бүген дә әдәбиятыбызның алгы сафында баруын дәвам итә 24.04.2017

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай дөньяда нибары егерме җиде ел яшәгән, бары тик сигез ел иҗат иткән — шулай да гасырларга җитәрлек рухи байлык калдырган. Гаяз Исхакый әйткәнчә, «Үзенең җиде - сигез еллык шагыйрьлек тормышында никадәрле фәкыйрьлек, авырлыкта яшәсә дә, үзенең халкының тәхетенә менеп җирләшә алгандыр вә аны анда кысрыклый торган әле мәйданда бер көндәш тә юктыр».













