Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>
-
“Күңелле стартлар” 22.03.2017

22 нче мартта башлангыч класс укучылары белән “Күңелле стартлар” бәйгесе үткәрелде. Укучылар белән башта спорт ярышлары турында сөйләшенде. Ярышлар башланыр алдыннан гимнастик күнегүләр ясадылар. Укучылар “Көчлеләр” һәм “Кыюлар” командасына бүленеп көч сынаштылар. Ярыш бик кызу темпта барды. Ике команда да тигез очко туплады.
-
Во время весенних каникул продолжается целенаправленная подготовка учащихся к успешной сдаче ОГЭ и ЕГЭ. Сегодня провели пробный экзамен по русскому языку в 9 классе. 21.03.2017

-
“Яна китап – яңа ачыш “ 20.03.2017

Бүген мәктәп китапханәсендә “Яна китап – яңа ачыш “ дигән темада китапларга күзәтү уздырылды
-
Котлау 20.03.2017

Яз аеның матур көннәрендә хезмәттәшебез — рус теле һәм әдәбиятыннан балаларга белем бирүче , укыту эшләре буенча дироектор урынбасары Шәрипова Рузалия Фәрит кызының олуг юбилее , 55 яшьлек гомер бәйрәме булып узды.
Кадерле хезмәттәшебез!Сезне тормышыгызның күркәм бәйрәме –юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең зурысын, шатлык-ның иң олысын, таң җилләренең назлысын юллыйбыз. Һәрвакыт күңелегез тыныч, эшегездә зур уңышлар, гаиләдә бер-берегезгә терәк булып, уллары-гызның рәхәтен, игелеген күреп, бәхетле тигез гомер итүегезне телибез.Сәламәтлек ташламасын сезне,
Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта. -
3 нче чирек тә тәмам. 18.03.2017

3 нче чирек тә тәмам. Балалар язгы каникулларга таралышалар.
Бүген мәктәптә чираттагы гомуми ата-аналар җыелышы узды. Көн тәртибендә 3 нче чирек нәтиҗәләре, имтиханнарга әзерлек, ирешелгән уңышлар, киләчәккә планнар каралды. Шулай ук язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү, тәртип, балаларның ялын оештыру мәсьәләләренә дә басым ясалды. Ата-аналар комитеты эшчәнлегенә аерым тукталынды. Яхшы эшләгән ата-аналар комитетларына Мактау грамоталары бирелде.
-
“ Яз килә,Нәүрүз килә!” 18.03.2017

18 март көнне татар халкының милли бәйрәме” Нәүрүз” бәйрәме турында балаларның белемнәрен киңәйтү, милли горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан “ Яз килә,Нәүрүз килә!” дип аталган бәйрәм чарасы булды.Балалар төрле уеннарда катнаштылар. Табышмаклар, мәкальләр әйттеләр.Карга боткасыннан да авыз иттеләр.
-
"Язгы моңнар" 17.03.2017

Бүген Ашытбаш мәдәният йортында мәктәбебезнең "Язгы моңнар" дип аталган иҗат-отчет концерты булып узды. Матур җырлар , дәртле биюләр, нәфис сүз , сәхнәләштерелгән музыкаль композицияләр тамашачы күңеленә хуш килде . Укучыларның сәхнә культурасы, башкару осталыгы , сәхнә костюмнары, бизәлеш тамашачыларны хәйран калдырды . Авыл халкы рәхәтләнеп ял итте һәм зур рәхмәтләр әйтеп , киләчәктә дә зур уңышлар теләп таралышты.
-
“Дус сыйныф серләре” 16.03.2017

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы 2017 елда мәктәп укучылары арасында өч төрле иҗади бәйге игълан итте. Бәйгеләр мәктәп укучылары, укучыларның үзидарә органнары һәм әни-әтиләр комитетлары өчен оештырылган иде. Шуларның берсе - “Дус сыйныф серләре” әти-әниләр комитетлары бәйгесе – мәктәп һәм укучыларның әти-әниләре арасында хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлтелгән. Ул 5-9 нчы сыйныфлар арасында уза .
Бүген мәктәп туры узды. Мәктәбебезнең 5-9 нчы сыйныф укучылары, әти-әниләр әлеге бәйгегә бик тырышып, иҗади якын килеп әзерләнгәннәр. Барлык командалар да бик яхшы чыгыш ясадылар. Җиңүчене билгеләү жюрига да авыр булгандыр.
Ниһаять , җиңүчеләр билгеле. Ул – 8 нче сыйныфның ата-аналар комитеты! Аларга 1 апрель көнне район турында көч сынашырга туры киләчәк. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышлар, нык сәламәтлек , гаилә иминлеге, чиксез бәхет телибез.
-
Котлау 15.03.2017

Мәктәбебезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәхретдинова Зөлфия Сөнгать кызына “Татарстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелүе белән чын күңелдән котлыйбыз!
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, бәхет телибез. Сез балаларга юмарт биргән күңел җылысы үзегезгә яңа игелекле казанышлар өчен энергия булып кайтсын!
-
15 нче мартта Яна Кенәр мәдәният йортында "Ак калфак" балалар фольклор коллективы " Боз озату" йоласын күрсәтте. 15.03.2017














