Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 ( 189 ) 190 >>
-
“ Без бергә” 11.02.2017

11 февраль көнне балалар иҗатының “ Без бергә” Республикакүләм фестиваль - бәйгенең мәктәп туры уздырылды. Укучылар төрле номинцияләр буенча (фольклор , аерым җыр, бию ,нәфис сүз) көч сынаштылар . Башлангыч һәм урта класслар бәйгегә бик теләп, актив катнаштылар.
-
Парламент дәрес 11.02.2017

10нчы февраль көнне мәктәбебездә “Татарстан – 2030: үсеш стратегиясе “ исеме астында Парламент дәресе үтте.Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хисамиев Рәдис Рафисович 9 -11 класс укучыларын Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль –икътисади үсеш стратегиясе белән таныштырды.”Стратегия 2030 “ның актуальлеге - Татарстанны нәтиҗәле үстерү ,Россия һәм дөнья күләмендә төбәкнең көндәшлек позициясен ныгыту , татарстанлыларның яшәү рәвешен үстерү кирәклелегенә нигезләнә.
-
Идет месячник гражданско-патриотического воспитания. 11.02.2017

В каждом классе прошли тематические классные часы на тему: «Защитникам Отечества посвящается». В школьной библиотеке была организована тематическая выставка-представление. Объявлен <span times="" new="" roman',="" serif;"="">конкурс рисунков «На ответственном посту!»<span times="" new="" roman',="" serif;"="">
-
“Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак” 10.02.2017

10 нчы февраль көнне, Тахавиева Гөлназ Мәсхүт кызы, “Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак” дигән темага кичә үткәрде. Кичәдә хайваннар , үсемлекләр,әйләнә-тирәбездә очрый торган башка әйберләр турында табышмаклар әйттелер. Ахырдан кемнең иң күп белүче,иң зирәк укучы икәнен ачыкладылар.
-
“Витаминнар –сәламәтлек дуслары” 10.02.2017

10 нчы февраль көнне башлангыч класслар укытучысы Хабибуллина Рәмзия Рифат кызы “Витаминнар –сәламәтлек дуслары” дигән темага класс сәгате үткәрде. Укучылар витаминнарның кеше тормышындагы әһәмияте, аларның төрләре, нинди азыкта кайсы витаминнар булуы турында мәгълүматлар туплаганнар иде. Төрле яшелчәләр булып “Венегрет” күренешен сәхнәләштерделәр. Табигать хәзинәләрен файдалана белергә өйрәнделәр.
-
“Переведи” уены 10.02.2017

10 февральдә башлангыч класслар укытучысы Ибраһимова Люция Фәрид кызы “Переведи” уенын үткәрде. Уенда 3 класс укучылары катнашты. Алар рус теле, татар теле һәм инглиз теле буенча үзләренең белемнәрен сынадылар.
-
Очрашу 09.02.2017

9 февраль көнне Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбенә, чираттагы эшлекле очрашуга , Барда гимназиясе директоры Исмәгыйлева Нурия Габдрахман кызыҗитәкчелегендә делегация килде.
Ашытбаш мәктәбе кунакларны колач җәеп каршылады. Очрашуда Арча мәгариф бүлеге начальнигы Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәр улы, милли мәсьәләләр бүлеге методисты Мостафина Энҗе Габдуллатҗан кызы, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәйзуллин Фәһим Хатыйп улы катнашты.
Мәктәп директоры Кавиева Рәмизә Рәис кызы мәктәп, укыту-тәрбия процессы, ирешелгән уңышлар, киләчәккә планнар белән таныштырды. Физика (Шәйхетдинов С.Р.), татар теле (Әхмәтгалиева Ә.К.), инглиз теленнән (Фәйзуллина Ф.Ф.) осталык дәресләре күрсәтелде. Мәктәптә эшләп килүче түгәрәкләр эшчәнлеге белән таныштырылды. Спорт секциясе эше, нәтиҗәләр белән Сабирҗанов Н.Ф. таныштырды.Укучылар мәктәп музее турында өч телдә сөйләделәр. Рус теле (Фәхретдинова З.С.), инглиз теле (Шәйхетдинова Г.В.) укытучылары да эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәктәп яны тәҗрибә участогы буенча биология укытучысы Ибатуллина Н.Г. чыгышы тыңланды. “Кул эшләре” күргәзмәсе дә кунакларның күңелен җәлеп итте. Ахырдан “Туган җирем , синнән алам мәңге сүнмәс яшәү көчен”
әдәби-музыкаль кичә булды (Рахматуллина Р.Р., Әүхадиева М.Р.) . Кунаклар туган як тарихы , үткәне . бүгенгесе белән таныштылар. Авылның танылган шәхесләре, матур үткәне, якты киләчәге турында мәгълүмат бирелде. Җырга-моңга бай ,эшкә батыр, һәрвакыт алдынгылар рәтендә баручы мәктәп коллективы кунакларны әсир итте. Әйе, Тукай мәктәбендә талантлы яшьләр үсә. Димәк, авылның киләчәге ышанычлы.
Зөлфәт Миннефәрович Ашытбаш мәктәбе коллективы эшчәнлеген яхшы бәяләде, ике арада барган элемтәнең бик кирәкле булуына басым ясады һәм аның киләчәктә дәвамлы булачагына зур ышанычын белдерде.Нурия Габдрахмановна бүгенге очрашудан алган тәсирләре белән уртаклашты. Тукай якташларының искиткеч кунакчыл, тырыш, талантлы булуларына горурлануын белдерде. 26 апрель – бөек Тукаебызның туган көнендә узачак конференциягә чакыруын җиткерде.
Озын юлны якын итеп, зәмһәрир суыкларны йөрәк җылысы белән җылытып килгән кунакларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә хезмәттәшлек –дуслык күперенең нык булуын телибез.
-
“Мәрхәмәт елмаюдан башлана” 09.02.2017

9 нчы февраль көнне, Тахавиева Гөлназ Мәсхүт кызы, “Мәрхәмәт елмаюдан башлана” темага ачык тәрбия сәгате үткәрде. Укучыларга һәр көнне игелекле гамәлләр кылырга, изге эшләр башкарырга, кешеләргә миһербанлы, шәфкатьле булырга өндәде.
-
Ачык дәрес 07.02.2017

7 февраль көнне башлангыч класслар укытучысы Хабибуллина Рәмзия Рифат кызы 2 нче класста математикадан ачык дәрес үткәрде. Дәрескә әти-әниләр, башлангыч класслар методик берләшмә укытучылары килде. Дәрес ФГОС таләпләренә туры килә. Иҗади сәләтне, логик фикерләүне үстерү биремнәре уңышлы файдаланылды, универсаль уку гамәлләрен үстерү өстендә күп эш эшләнде.
Тахавиева Гөлназ Мәсхүт кызы, 1 классларда математикадан “1 санына берурынлы саннарны кушу”темасына ачык дәрес үткәрде. Дәрескә әти – әниләр дә чакырылды. Дәрес бик матур башланып китте , бик күп төрле эш төрләре кулланылды.
-
“Тылсымлы сәхифәләр” 04.02.2017

Мәктәп китапханәсенә Татарстан китап нәшрияты тарафыннан “Тылсымлы сәхифәләр” сериясе белән чыгарылган китапларның чираттагысы кайтты. Әлеге китапларда татар шагыйрьләренең әкиятләре татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителгән . Китап белән бергә әкият буенча төшерелгән мультфильмнар урын алган дискта бар. Әлеге җыентыкларны башлангыч класс укучылары бик яратып укыйлар.













