Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
"Ягез әле, егетләр!" 22.02.2017

22 февраль көнне мәктәптә 7-11 класс егетләре арасында "Ягез әле, егетләр!" бәйгесе узды. Егетләр ике командага бүленеп ярыштылар. Ярыш бик киеренке булды. Егетләр күп кенә спорт төрләрендә көч сынаштылар
-
“21 февраль- халыкара туган тел көне” 21.02.2017

“21 февраль- халыкара туган тел көне”. Бу көнне мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучылары белән ” Иң татлы тел- туган тел” дип исемләнгән чара үткәрелде. Укучылар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, төрле милләтләрнең телләре, юккка чыгып баручы телләр хакында мәгълүмат алдылар. 8 нче сыйныф укучылары белән “ Фра-зеологизмнар илендә” темасына уен (рус теле укытучысы Шәрипова Р.Ф.) , “Телләр белгән- илләр гизгән” ( Әүхәдиева М.Р.) дип исемләнгән викторина үткәрелде.
-
Заключительный этап республиканской олимпиады школьников по русскому языку
21.02.2017
20 февраля прошел заключительный этап республиканской олимпиады школьников по русскому языку в школах с родным (нерусским) языком обучения . Ученица 11 класса Салимзянова Гулина на олимпиаде представляла наш район. Она набрала высокие баллы и стала призером.
Поздравляем Гулину с победой.Желаем высоких баллов на ЕГЭ по всем предметам, а главное, крепкого здоровья, счастья и удачи во всем. Молодец! -
“Көчлеләр” һәм “Кыюлар” 20.02.2017

Башлангыч класс егетләре белән “Ягез әле, егетләр!” бәйгесе үткәрелде. Егетләр “Көчлеләр” һәм “Кыюлар” командасына бүленеп көч сынаштылар. Башлангыч класслар укытучысы Фатихова С.Д. оештырган бу бәйгедә егетләр бик күп спорт төрләре буенча көч сынаштылар. Ярышта “Көчлеләр” командасы 1 генә очко өстенлек белән җиңү яулады. Егетләр үзләренең киләчәктә илебезнең чын яклаучылары, саклаучылары булачакларын күрсәттеләр. Бәйрәм белән сезне, егетләр!
-
Театр яктылыкка , нурга илтә. 20.02.2017

19 февральдән 22 сенә кадәр Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Әлмәт татар дәүләт драма театры гастрольләре уза.
20 нче февраль көнне укытучылар , хезмәткәрләр, уку алдынгылары
Г. Камал театрына бардык . Без Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары тарафыннан куелган Аяз Гыйләҗевның « Кар астында кайнар чишмә» спектаклен карадык. Спектакль тәрбияви , тирән эчтәлекле иде. Якташыбыз Симетбаш авылы кызы , Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллинаның иҗатына сокланып утырдык. Аларга яңа иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
Ачык дәресләр 18.02.2017

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында 16 февраль көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә 1, 3 классларда литературное чтение һәм 2,4 классларда рус теленнән ачык дәресләр үткәрелде. Дәрескә мәктәп директоры Кавиева Р. Р. һәм башлангыч класслар методик берләшмә укытучылары килде. Дәрес ФГОС таләпләренә туры китереп, Сингапур структурасы элементларын кулланып үздырылды.
-
15 февраль- герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне 16.02.2017

15 февраль- герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.Шушы уңайдан мәктәптә Муса Җәлил иҗаты буенча әдәби викториналар үткәрелде, уку-чылар шагыйрьнең тормыш юлын яктырткан фильм карадылар, Җәлил сүзләренә язылган җырлар тыңланды.Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын иң яхшы белүче укучылар билгеләнде.
-
15 февраля 2017 года глава Рособрнадзора проводит Всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения оценочных процедур 15.02.2017

15 февраля 2017 года руководитель Федеральной службы по надзору в сфере образования и науки Сергей Кравцов в Ситуационно-информационном центре ведомства проведет всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения государственной итоговой аттестации по программам основного общего и среднего общего образования в 2017 году.
Руководитель и специалисты Рособрнадзора ответят на вопросы родителей, касающиеся:
- организации и проведения в 2017 году ЕГЭ и ГИА-9;
- содержания контрольных измерительных материалов ГИА-11 и ГИА-9;
- особенностей проведения государственной итоговой аттестации для выпускников школ с ограниченными возможностями здоровья;
- минимального количества баллов ЕГЭ для получения аттестата и поступления в вузы.
В настоящее время уже принимаются вопросы:
- по электронной почтеege@obrnadzor.gov.ru;
- на странице Рособрнадзора в социальных сетях.
Начало мероприятия: 11:00.
Во время мероприятия на официальном канале Youtube
(https://www.youtube.com/user/RosObrNadzor) Рособрнадзора из Ситуационно-информационного центра будет вестись on-line трансляция.
-
Котлау 13.02.2017

9-11 нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучысы Сәлимҗанова Г. Р. (укытучысы Әүхәдиева М.Р.) олимпиадада югары нәтиҗәләр күрсәтеп, I нче урынны яулады һәм җиңүче исеменә лаек булды.Гөлинәне һәм аның укытучысын чын күңелебездән котлыйбыз!
-
“Кышкы мизгелләр” 13.02.2017

Башлангыч класс укучылары “Кышкы мизгелләр” темасына рәсемнәр ясадылар. Кышкы мизгелләрне ачыклаган рәсемнәрдә укучылар кышкы табигатьнең гүзәллеген, матурлыгын, суыгын, карын, буранын күрсәткәннәр. Укучыларның эшләренә урыннар билгеләнде, бүләкләр тапшырылды.













