Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
"Добровольцы пожилым" 17.04.2017

Бүген 5, 7 класс укучылары Гайфуллина Нүрисә апаның хәлен белергә бардылар. Нүрисә апа үзенең балачак, яшьлек хәтирәләре белән уртаклашты, сугыштан соңгы авыр еллар турында сөйләде. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, бергәләп фоторәсемнәр карадылар.
-
13 апрель көнне участок инспекторы Рәхимҗанов Р.Г. белән очрашу узды. Ул теракт, куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде. Шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде. Язгы чорда пожар куркынычсызлыгы буенча аерым тукталды. 16.04.2017

-
«Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы» башланды. 15.04.2017

15 нче апрельдән алып 25 апрельгә кадәр “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” старт алды. Шушы атналык кысаларында мәктәбебез укучылары авылда ялгызы яшәүче әби-бабайларга ярдәм итте.
-
VI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары 14.04.2017

Габдулла Тукайның 131 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Татарстан Республикасында Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы уңаеннан VIРеспубликакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде.14 нче апрель көнне узган Габдулла Тукай укуларында республика мәктәпләреннән килгән 83 укучының эше тыңланды. Укучыларыбыз 5 төрле номинациядә үзләренең хезмәтләрен якладылар. Габдулла Тукай укуларына килгән укучылар бөек Тукаебызның тормыш юлын, әдәби мирасын тирәнтен белүләрен, аны яратуларын расладылар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре, күренекле журналистлар һәм язучылар, Казандагы Г.Тукай музее хезмәткәрләре, Арча музейлары хезмәткәрләре катнашында төзелгән жюри укучыларның фәнни һәм иҗади эшләренә югары бәя бирде. Җиңүче укучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Безнең мәктәптән бу укуларда Хәбибуллина Хәния һәм Гарифуллина Айгөл катнашты. Хәбибуллина Хәния 2 нче урынга лаек булды. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Башлангыч класслар укытучылары семинары 12.04.2017

12 нче апрель көнне Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбендә “Кече яшьтәге мәктәп укучыларының белем дәрәҗәсенә контроль һәм бәяләү системасының компоненты буларак региональ мониторинг ” темасы астында республика күләмендә башлангыч класслар укытучылары семинары булды.
Семинар мәктәп белән танышудан башланып китте, иртәнге чәйдән соң укытучылар ачык дәресләргә таралдылар. Башлангыч класс укытучылары Тахавиева Г.М 1 класста математикадан “5 санын берурынлы саннарга кушу”, Хәбибуллина Р.Р. 2 класста әдәби укудан “Үз иркеңә оч, зәңгәр күкне коч. Р. Вәлиеваның “Шатлык кыз” хикәясен уку” дигән темага, Ибраһимова Л.Ф. 3 класста татар теленнән “Җөмлә” темасын кабатлау” , Фатихова С.Д. 4 класста математикадан “Мәйданны палетка ярдәмендә табу” темасына ачык дәрес күрсәттеләр.
Семинарда Акчишмә филиалы укытучылары да актив катнашты. Алар азкомплектлы мәктәптә укыту тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Сабирҗанова Х.Ф. 1- 3 классларда литературное чтениедән, Гарифуллина Ф.Р. 2-4 классларда татар теленнән ачык дәресләр үткәрделәр.
Дәресләрдә укытучылар үзләренең осталыкларын, эш алымнарын күрсәттеләр. Математика дәресләрендә укытучылар алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәнсәләр, әдәби уку, татар теле дәресләрендә оста сөйли, үз фикерләрен әйтә белүләрен расладылар.
Рахматуллина Р.Р., Әхмәтгалиева Ә.К., Абдуллаҗанова Г.Г. “Туган җирем, синнән алам, мәңге сүнмәс яшәү көчен!” исемле әдәби-музыкаль кичә тәкъдим иттеләр. Әлеге чара кунаклар тарафыннан җылы кабул ителде.
Соңыннан түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Мәктәп директоры Кавиева Рәмизә Рәисовна мәктәп тормышы, укучылар һәм укытучыларның уңышлары турында сөйләде. Арча, Саба, Балтач районнарыннан килгән укытучылар семинарга анализ ясадылар. Дәресләрнең ФДББС таләпләренә туры китерелеп , төрле эш алымнары кулланып, заманча һәм тәрбияви итеп оештырылуы турында сөйләделәр. Бу семинардан үзләренә күп мәгълүмат һәм җылы тәэсирләр алып китүләре турында әйттеләр. Семинарны оештыручы мәктәп директоры Кавиева Рәмизә Рәисовнага үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
"12 апрель - Космонавтика көне" 12.04.2017

“12 апрель – Космонавтика көне “ уңаеннан һәр класста класс сәгатьләре уздырылды. Укучылар галәм серләренә, танылган космонавтларга багышланган кызыклы презентацияләр һәм видеоязмалар белән таныштылар.
-
"Боз озату" йоласы 06.04.2017

Елга буена бөтен авыл җыелган. — “Боз озату”йоласы күрсәтелде.
-
“Дус сыйныф серләре” 06.04.2017

“Дус сыйныф серләре” дигән ата–аналар комитетлары республика бәйгесенең
максаты – балаларны тәрбияләүдә белем бирү оешмалары һәм ата–аналар бердәм булып эшләгән иң яхшы коллективны барлау, аларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтү, популярлаштыру .
Бәйге өч номинациядә үтте. Район этабында 32 мәктәп командасы катнашты. Укытучылар, ата–аналар, балалар бер команда булып чыгыш ясады.
Бердәмлекнең, тырышлыкның нәтиҗәсе – “Дус сыйныф серләре” дигән ата–аналар комитетлары республика бәйгесенең район этабында мәктәбебезнең 8 нче сыйныф ата-аналар комитеты лауреат исеменә лаек булды. Аларны чын күңелдән котлыйбыз, олы рәхмәтебезне белдерәбез.Киләчәктә дә зур уңышлар,нык сәламәтлек телибез! Гел шулай бердәм, дус,тату булып эшләргә язсын.
-
“ Арча ягы – туган ягым” 05.04.2017

9 нчы сыйныф укучысы Сәлимҗанова Алинә 5 нче апрельдә РСФСР ның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге “ Арча ягы – туган ягым” дип исемләнгән фәнни- га-мәли конференциядә катнашып, II дәрәҗә дипомга лаек булды. Алинәне чын күңелдән котлыйбыз!
-
КФУ
05.04.2017
Институт физики Казанского федерального университета организует проведение БЕСПЛАТНОГО пробного ЕГЭ по физике.
Задания пробного ЕГЭ от Института физики КФУ – это контрольно-измерительные материалы, включающие только задачи с развернутым ответом,
составленные с учетом основных знаний и умений, необходимых для сдачи ЕГЭ по физике.
Решение предложенных задач позволит ученикам составить представление об уровне сложности заданий и определить степень своей подготовки к ЕГЭ.
Проверку работ осуществляют сотрудники Института физики КФУ, которые являются экспертами предметной комиссии по физике.
Через неделю после проведения пробного ЕГЭ будут сообщены результаты участников и проведено подробное обсуждение.
Консультация даст возможность учащимся понять решение каждой задачи и акцентировать свое внимание на темах, вызывающих трудности.
Заявку на участие необходимо прислать на электронный адрес Guzel.Garnaeva@kpfu.ruПросим довести информацию о проведении пробного ЕГЭ по физике до обучающихся 11 классов Вашей образовательной организации (информационное письмо и график проведения прилагаются).
Дополнительную информацию можно получить у Гарнаевой Гузель Ильдаровны по телефонам: 233-77-88, 8(937)286-75-13.
С уважением,
Департамент образования КФУ













