Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
“ Дустым китап” 02.11.2016

Каникулның һәр көне укучыларыбыз өчен файдалы һәм кызыклы утә. Бүген мәктәп китапханәсендә 5 класс укучылары өчен“ Дустым китап” дигән темада библиографик дәрес уздырылды. Бу дәрестә укучылар үткән темаларны практикада кулландылар. Төрле ярдәмлекләр аша фондта булган китапларны табарга өйрәнделәр.
-
“Әкияттә кунакта” 01.11.2016

Бүген мәктәбебездә башлангыч класслар белән “Әкияттә кунакта” дип аталган әкиятләр кичәсе булды. Кичәдә балалар әкиятләр буенча төрле сорауларга җаваплар бирделәр, табышмакларга җаваплар табып әкият геройларын таныдылар, төрле әкиятләрдән өзекләр сәхнәләштереп күрсәттеләр. Кичә барлык балаларга да бик ошады.
-
“ Калфаклы сандугач “ 01.11.2016

1 ноябрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында С.Садыйкованың 110 еллыгына багышлап “ Калфаклы сандугач “ тематик кичә уздырылды. Кичәдә 7-8 класс укучылары катнашты. Алар С. Садыйкованың тормыш юлы,иҗаты белән таныштылар, җырларын тыңладылар.
-
Каникуллар башланды 31.10.2016

Каникуллар башланса да мәктәбебездә эш гөрли. Укучылар түгәрәкләргә йөрүләрен, олимпиада һәм имтиханнарга әзерләнүләрен дәвам итәләр.
-
Әлмәт дәүләт драма театры артистлары белән очрашу укучылар күңелендә озак сакланыр. 28.10.2016

-
Заседание Детской районной Думы 28.10.2016

28 октября на базе Дворца школьников прошло заседание Детской районной Думы старшеклассников. Ребята познакомились с Университетом талантов 2.0 и приняли участие в тренинге развитие компетенций успешного человека.
-
27 нче октябрь көнне укучылар Әлмәт дәүләт драма театры артистлары тарафыннан куелган Т.Миннуллинның "Акбай һәм сарык малае" әкиятен бик яратып карадылар. 27.10.2016

-
«Арбузник – Карбыз» бәйрәме 27.10.2016

Бик борынгы заманнарда ук карбыз культуралы үсемлекләрдән саналган.
Америкада әлеге татлы җимешкә багышлап «Карбыз» көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмне кем һәм кайчан уйлап тапканы да билгеле түгел. Әмма моңа карап, бәйрәм үзенең популярлыгын югалтмый, киресенчә, аны бәйрәм итүчеләр елдан-ел арта гына бара.
Бүген 5-7 класслар арасында уздырылган уңыш бәйрәме шушы татлы җимешкә багышлап үткәрелде. Бәйрәмдә класслар арасында бәйгеләр оештырылды, укучылар җырладылар,биеделәр. Ә иң күңелесе бәйрәмнән соң карбыз белән сыйлану булды.
- Бүген мәктәптә 4,6,8 нче класс укучылары белән татар теленнән оф-лайн режимда диагностик мониторинг үткәрелде.Укучылар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. 27.10.2016
-
“Рухың яши туган җиреңдә” 26.10.2016

Өстәмә белем бирү педагогы Абдуллаҗанова Гөлгенә җитәкчелегендәге бию коллективы Яңа Кырлай музеена Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган “Рухың яши туган җиреңдә” дигән кичәгә барып, үзләренең матур биюләрен башкардылар.Укучылар язучылар белән очрашып, алар белән аралашып бик күп мәгълүмәт туплап кайттылар.













