Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 ( 203 ) 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
26 октября сотрудники журнала "Магариф" провели для учителей Арского района мастер-класс "Интернет - Учителям". 26.10.2016

-
“Юлда булсаң,уяу бул” 25.10.2016

“Юлда булсаң,уяу бул”-дигән кисәтүле сүзләр астында мәктәбебездә юл йөрү кагыйдәләрнә багышланган кичә үткәрелде.Бу кичәгә ГАИ хезмәткәре Энҗе Газизовна да килгән иде.Кичәдә юл йөрү кагыйдәләре искә төшерелде.Тормышта да шул кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәклегенә басым ясалды.
-
“Сөмбелә” бәйрәме 24.10.2016

Ни арада җәй үтте,
Матур көз килеп җитте.
Күңелле көз бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
Бүген башлангыч класс укучылары катнашында “Сөмбелә” бәйрәме үтте. Бәйрәмдә балалар “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерделәр, көз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, биюләр биеделәр. Көз кызы Сөмбеләнең кызыклы биремнәрен үтәделәр, күңелле уеннар уйнадылар.
-
“Әтиләр Советы” эштә. 21.10.2016

Әти кешенең тәрбия эшендә ни дәрәҗәдә катнашуына карап, баласының нинди шәхес буларак җитешәчәген фаразлап була. Яшүсмер өчен әти аеруча кирәк. Бу чорда әти кешенең ныклы карашы, үз-үзенә ышанычы, ихтыяр көче һәм тәвәккәллеге кебек бик кирәкле сыйфатларга игътибар итә башлыйлар.
Өлкән сыйныф укучылары өчен, әти белән бергә вакыт үткәрүдән битәр, җитди темаларга әңгәмәләр, фикер алышуларга ихтыяҗ арта. Бу яшьтә дөньяга караш формалаша бит. Ә бала өчен иң абруйлы зат – нәкъ менә әти кеше инде.
Мәктәбебездә чараларны , тәрбия сәгатьләрен “Әтиләр Советы” членнары белән берлектә үткәрү дәвам итә. Бүгенге көн тәртибе –җитди. Патриотик тәрбия. -
21 октябрьдә. Ашытбаш мәдәният йортында узган“ Ак калфакның табылган чагы” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичәдә укучыларыбыз бик актив катнашты. 21.10.2016

-
Бөтенроссия олимпиадасы
20.10.2016
РФ республикаларының дәүләт телләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ эта-бында призер булган 11 нче сыйный укучылары Сәлимҗанова Г.Р., Сафина Г.Г. ны (укытучылары Әүхәдиева М.Р.,Фәхретдинова З. С.) чын күңелдән котлыйбыз. Аларга алга таба да укуларында зур уңышлар телибез.
-
Чисталык көне 20.10.2016

Мәктәптәбебездә укучыларга эзлекле рәвештә хезмәт тәрбиясе бирелә: алар төрле һөнәр серләренә өйрәнәләр, җәмгыятькә файдалы, җитештерүчән хезмәттә катнашалар.
Бүген дәресләрдән соң 5 класс укучылары мәктәп китапханәсендә уздырылган “Чисталык көне”ндә катнаштылар.
-
Өмә 19.10.2016

19 нчы октябрь көнне мәктәптә өмә узды. Тирә-якны чистарту, чүпләрдән арындыру, яшелчәләрне кышкы саклауга кую, карлыган-кураларны бәйләү кебек эшләр башкарылды. Орлыклар читартылды. Бакчаларда инде эш тәмамланды.
-
Һәр елны мәктәптә көзге күргәзмәләр оештырыла. Укучылар үзләре ясаган берсеннән-берсе матур, кызыклы кул эшләре белән шаккатыралар. 18.10.2016

-
11 нче класс укучылары ГТО тапшырды. 16.10.2016

14 нче октябрь көнне Арчада район мәктәпләренең 11нче класс укучылары арасында ГТО буенча көзге фестивальнең муниципаль этабы үтте.Укучыларыбыз нормативларны уңышлы тапшырды.
Спорт үсеп килүче буынның сәламәтлеген, физик үсешен һәм физик әзерлеген дә ныгыта, ихтыяр көче тәрбияли.













