Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209 210 >>
-
Зарядка 15.10.2016

Без көн саен мәктәптә иртәнге зарядка ясыйбыз. Иртәнге гимнастика күнегүләре барлык күзәнәкләрне уята,кәефне күтәрә,эшкә дәрт өсти,сәламәтлекне ныгыта.Барыбыз да сәламәт булыйк!
-
Тәрбия сәгате 13.10.2016

Киң кырларда көрәш барды
Алтын бөртекләр өчен.
Хезмәткә без дан җырлыйбыз
Игенче синең өчен.
Ипи өстәлгә килгәнче никадәр юл үтә, күпме хезмәт сорый. Ипи-иң зур байлык. Ипидән башка яшәп булмас иде. Ипинең бөртеген дә югалтырга ярамый.
Бүген башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгате нәкъ менә әлеге теманы күтәрде. Икмәкнең өстәлгә килү юлы, игенченең авыр да, мактаулы да хезмәте, көзге муллык турында .
-
Акция « Здоровая пробежка» 12.10.2016

12 октября участники антинаркотического проекта «SаМоSтоятельные дети» МБОУ» Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая» организовали и провели акцию “Здоровая пробежка".
-
Дару үләннәре җыябыз. 10.10.2016

Башлангыч класс укучылары белән табигатькә экскурсиягә чыктык. Дару үләне – гөлҗимеш җыйдык, күңелле ял иттек. Көнебезне файдалы үткәрдек
-
Тимурчылык эше 08.10.2016

Мәктәбебездә тимурчылык эше системалы алып барыла. Ярдәмгә мохтаҗ әбиләр балалар белән аралашуны көтеп, ярдәмнәренә куанып торалар. Бүген 5 нче сыйныф укучылары Хәдия апаның хәлләрен белделәр, йорт эшләрендә ярдәм иттеләр.
-
Региональный тур Всероссийской олимпиады 08.10.2016

7 и 8 октября в Казани прошел региональный тур Всероссийской олимпиады по государственным языкам под эгидой русского языка среди учащихся 10- 11 классов общеобразовательных учреждений и студентов. Из нашей школы на олимпиаде приняли участие учащиеся 10 и 11 классов Валиева Р.А., Салимзяноыа Г.Р., Сафина Г.Г. Результаты будут известны в ближайшие дни.
-
"Укытучы! Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә, тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә." 07.10.2016

Бүген мәктәп күләмендә “Укытучылар көне” уңаеннан "Укытучы! Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә, тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә" исеме астында музыкаль кичә оештырылды. Укучылар укытучыларны бик матур җыр-биюләре, оста итеп чыгыш ясаулары белән сөендерделәр. Укытучылар белән берлектә бик күңелле уеннар оештырдылар. Бәйрәмнән бар да кәнәгать калды.
-
Котлыйбыз! 07.10.2016

Мәктәбебез Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының татар мәгарифен үстерүдәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен Дипломы белән бүләкләнде.
-
Агач утырту — изге эш. 06.10.2016

«Агачлар — планетабызның үпкәсе»- дип өйрәтәләр безне кечкенә сыйныфларда ук. Чыннан да, һәр ел фасылында үз күрке булган бу гаҗәеп табигать бүләгенә сокланмый мөмкин түгел. Татар халык мәкале дә һәр ир-егеткә үз гомерендә бер генә булса да агач утыртырга куша. Ә менә мәктәбебездә “Чыгарылыш сыйныф укучылары аллеясы” булдыру матур гадәткә әйләнде.
-
Күмәк көч тау күчерә 06.10.2016

Көзге өмәләр дәвам итә. Бакчаларны чистарту, кышка әзерләп калдыру кебек эшләрне бергә, күмәк көч белән, тиз арада эшләп тә куйдык.













