Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 ( 205 ) 206 207 208 209 210 >>
-
Хөрмәтле педагогик хезмәт ветераннары, укытучылар! 05.10.2016

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәм - Укытучылар көне белән котлыйбыз!
Сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗади уңышлар, иминлек, хезмәт җиңүләре телибез.
Сезнең тырышлыгыгыз, талантыгыз, йокысыз үткәргән төннәрегез шатлык булып кайтсын. Бәхет, җан тынычлыгы юлдаш булсын. Бәйрәмегез белән Сезне!
-
Тимурчылык эше 05.10.2016
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Акчишмә башлангыч мәктәбе укучылары тимурчылык эшен башлап җибәрделәр. Бүген алар хезмәт ветераны Сабитова Рәшидә әбигә барып, аның хәлен белделәр, бакчаны коелган яфраклардан чистарттылар. Рәшидә әби балаларның укулары белән кызыксынды, аларның игелекле, тәртипле булып үсүләрен теләп озатып калды. -
Югары сыйныф укучылары утырышы 04.10.2016

Югары сыйныф укучыларының “Сердәш” берлеге 8-11 нче сыйныф укучыларын берләштерә. Бүген дә алар чираттагы утырышка җыелдылар. Эшләнелгән эшләргә йомгак ясалды. Октябрь аена эшләр планлаштырылды. Өлкәннәр декадасы, Укытучылар көне, Көзге бал бәйрәмнәрен оештыру мәсьәләсе хәл ителде. Шулай ук укуга аңлы караш, тәртип, иҗат, спорт юнәлешләре буенча да сөйләшенде.
-
Өлкәннәр декадасы дәвам итә. 03.10.2016

“Халыкара Өлкәннәр көне” уңаеннан төрле чаралар дәвам итә.
Бүген мәдәният йортында “Безнең кадерлеләребез” дигән исем астында укучылар тарафыннан концерт куелды.
Соңыннан бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Барлык өлкәннәр дә бәйрәм чараларыннан бик канәгать булып кайтып киттеләр.
-
Өлкәннәр декадасы 03.10.2016

Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучылары хезмәт ветераны Төхфәтуллина Тәкъмилә апага шефлык итәләр. Өлкәннәр көнендә дә онытмадылар аны. Өенә барып бәйрәм белән котладылар, хәлләрен сораштылар. Кызлар өйдәге эшләрдә булыштылар, малайлар йорт тирәсен чистарттылар. Тәкъмилә апа балаларга рәхмәтләрен әйтеп, изге теләкләрен теләп, озатып калды.
-
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. 03.10.2016

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз , хезмәттәшләребез булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Шул уңайдан без дә үзебезнең лаеклы ялда булган пешекчебез Гыйззәтуллина Тәнзилә апаны һәм китапханәчебез Мөхәммәтдинова Фатиха апаны бәйрәм белән котладык. Рәхмәт сезгә, өлкәннәр!
-
1 октябрь - Өлкәннәр бәйрәме 01.10.2016

1 нче октябрьдә мәктәбебездә Өлкәннәр көне үткәрелде. Бәйрәмгә мәктәптә , балалар бакчасында эшләгән өлкәннәребез чакырылган иде. Укучылар тарафыннан концерт куелды, өлкәннәр үзләре дә чыгыш ясады. Бәйрәм табын артында дәвам итте.
-
Стартовая диагностика в 5 классе. 30.09.2016

В рамках развития Региональной системы оценки качества образования проводится стартовая диагностика обучающихся при переходе из начальной в основную школу:
28 сентября – математика
30 сентября – русский язык
4 октября – читательская грамотность
6 октября - анкетирование
-
Бүген мәктәптә пенсионный фонд хезмәткәрләре белән очрашу булды.Алар безне илдәге пенсия системасы белән таныштырдылар, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. 29.09.2016

-
Агач утырту 28.09.2016

Акчишмә башлангыч мәктәбендә 1 класс укучылары белән мәктәп территориясенә агачлар утыртылды. Һәр агачка укучыларның исем, фамилиясе, утырту вакыты язылды. Балаларга агачларның кешеләр өчен әһәмияте аңлатылды, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләнде.













