Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 211 ) 212 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Сюрпризлар көне. 21.06.2016

Бүген 21 июнь лагерьның соңгы көне. Көн җылы, кояшлы, аяз, матур. Лагерьның бүгенге көне дә көндәгечә зарядкадан башланып китте, линейкада балалар көн тәртибе белән таныштылар . Линейкадан соң төрле уеннар уйнадылар., флеш-моб биеделэр. Ә иртәнге аштан сон балалар өчен кызыклы һәм күңелле сабантуй бәйрәме оештырылды. Барлык төр уеннарда чүлмәк вату, кашык белән су ташу, капчыкта сикереп йөгерү, бүләк кисү һәм башка кызыклы уеннарда балалар бик теләп катнаштылар, бик күп истәлекле бүләкләр, сюрпризлар алдылар. Төшке аштан соң лагерьда узган көннәргә йомгак ясалды һэм балалар матур теләкләр теләп лагерь белән саубуллаштылар.
-
“Беркем дә, берни дә онытылмый” 20.06.2016

Бүген лагерьда көнебез “Беркем дә, берни дә онытылмый” девизы астында узды. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызны искә алдык. “ Бөек Җиңү җиңел бирелмәде” дигән темага әңгәмә үткәрдек һәм музейда булган “ Сугыш чоры” альбомнарына күзәтү ясадык.Төшке аштан соң саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык.
-
Су көне. 19.06.2016

2016 ел – “ Су саклау зоналары” елы. Шул уңайдан лагерьда “ Нептун бәйрәме” уздырылды. Бәйрәмнән соң “ Су - безнең байлыгыбыз” дигән темада әңгәмә үткәрелде. Төшке аштан соң “ Әфлисун дискәтүге” тематик дискотека уздырылды . Дискотекадан соң балалар өстәл уеннары уйнадылар.
-
“ Җиребез – туган йортыбыз” 18.06.2016

Бүген иртәдән яңгыр яуса да лагерьда көнебез күңелле һәм файдалы узды. Иртәнге аштан соң флеш-моб өйрәндек, “ Җиребез – туган йортыбыз” дигән темада эңгәмә үткәрдек. Төшке аштан соң “Җәйнең матур чәчәкләре” рәсем бәйгесе уздырдык . Россия киносы елы уңаеннан Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эзерләнгән “ Ирҗан” мультипликацион фильмын карадык.
-
Светофория көне 17.06.2016

Көнебез иртәнге линейка белән башланып китте. “Светофорның өч күзе” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Юл кагыйдәләре буенча өстәл уеннары уйнадык. Юл йөрү кагыйдәләрен кабатладык. “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” темасына интеллектуаль уен үткәрдек. Уен барышында балалар юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр.
-
Уеннар көне 16.06.2016

Бугенге көн гадәттәгечә иртәнге линейка белән башланып китте. Балалар яраткан уенчыклары белән килделәр һәм “Минем яраткан уенчыгым” парады булды. Алар үзләренең яраткан уенчыклары турында сөйләделәр. «Чишмә» җырын өйрәнделәр. Төшке аштан соң рәсем сәнгате түгәрәге үткәрелде, балалар яраткан уенчыкларын рәсемгә төшерделәр. Көнебезне “Кем миллионер булырга тели?” – иҗади уен-ярышы белән тәмамладык.
-
“Сәламәтлек – зур байлык” 15.06.2016

Бүген лагерьда сәламәтлек көне уздырылды. Иртәнге аштан соң
“ Чисталык сөючедә кунакта” викторина һәм “Көндәлек режим” әңгәмә үткәрелде. Төшке аштан соң балалар спорт мәйданчыгында спорт уеннары уйнадылар. “ Юк дип әйтергә өйрән!” дигән темада рәсем конкурсы уздырылды. Көн барыбыз өчен дә кызыклы һәм файдалы узды.
-
Матурлык көне 14.06.2016

Бүген лагерьда матурлык көне уздырылды. Балалар төрле бәйгеләрдә катнаштылар, спортзалда « Соко-бачо», «Буги-буги», «Фиксики» музыкаль уеннарын уйнадылар . «Табышмаклар иленә сәяхәт» дип аталган уен – ярыш үткәрелде. Төшке аштан сон барыбыз бергә каенлыкка экскурсиягә бардык. «Оста куллар» түгәрәге уздырылды.
-
Тынычлык көне 13.06.2016

Бугенге көн гадәттәгечә иртәнге линейка белән башланып китте. Иртәнге аштан соң балалар «Тынычлык» җырын өйрәнделәр. «Һәрвакыт булсын кояш» дигән темага асфальтта рәсем ясадылар. Төшке аштан соң «Җәй эзләре буйлап» уен-сәяхәт уздырылды. Балалар җәй турында мәкальләр, әйтемнәр өйрәнделәр, шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнау да балаларга бик ошады. Ә инде көнебезне куңелле дискотека белән тэмамладык.
-
12 июнь – Россия көне 12.06.2016

Бүген лагерьда 12 июнь Россия көне буларак билгеләп үтелде. Иртәдән музыка тынып тормады. Музыка астында иртәнге зарядканы ясагач, иртәнге аштан соң җырлы –биюле уеннар уйнадык. «Нинди иркен минем туган җирем» дигән темада әңгәмә уздырдык. Ә инде төшке аштан соң, “Туган илем – Россия» интеллектуаль уен уйнадык. Карта буйлап Россиянең шәһәрләренә сәяхәт иттек, елгалары- күлләре белән таныштык. Рәсем сәнгате түгәрәгендә туган җиребезгә багышлап рәсемнәр ясадык.













