Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 ( 219 ) 220 >>
-
“ Ныклы сәламәтлек” - «Доброе здоровье». 17.04.2016

“Добрый Татарстан –Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кыссаларында мөстәкыйль балалар группасындагы укучыларыбыз ( отряд SOS) авыл халкы белән “ Сәламәтлек –зур байлык” дигән темада әңгәмә уздырдылар. Кичен мәктәптә югары класс укучылары һәм авыл яшьләре арасында волейбол ярышы уздырылды.
-
Күмәк көч тау күчерә 16.04.2016

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.Бүген Кысна башлангыч мәктәбе укучылары укытучылар белән берлектә өмәгә чыкты. Күмәк көч белән кар өемнәре таратылды, кипкән җирләр тырмаланды, мәктәп әйләнә-тирәсендәге чүпләр җыеп алынды.
-
Бергә-бергә күңелле! 16.04.2016

15 апрель көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә өмә үткәрелде. Укучылар һәм укытучылар кар тараттылар, мәктәп территориясен чистарттылар. Бергәләп саф һавада эшләү һәркемгә ошады.
-
“Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе старт алды. 16.04.2016

16 апрельдә республикабызда “Добрый Татарстан –Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе старт алды. Әлеге акциягә мәктәбебез дә теләп кушылды. Тантаналы линейкада акция, аның максат-бурычлары, атналык тәртибе аңлатылды. Акциянең девизы:” Делай. Учись. Делись. Изменяйся”. - “Эшлә.Өйрән.Бүлеш.Үзгәр.”
-
16 апрель – «Мәрхәмәтле эшләр башлау көне- День добрых начинаний» 16.04.2016

Таш һәйкәлләр балкый эчтән генә,
Җырлый алар акыртын гына.
Һәйкәлләргә килик!
Гөлләр куйыйк!
Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына!
Кайтмаганнар.
Уйда сакланалар,
Җырда ятланалар
Кайтмаганнар.
Һәйкәл булып басты
Кайтмаганнар.
Баш иябез Сезгә,каһарманнар!
Бүген авыл уртасындагы һәйкәл-обелиск яны чистартылды һәм авылдашларыбызның Бөек Ватан сугышы чорындагы батырлыклары турында әңгәмә булды.
-
Тукай иҗатында музыка 15.04.2016

Тукай җыры, Тукай моңы белән
Шаулап тора hаман иртәләр
Олы җыр ул – матур тормыш яме
Олы җырга юк ул киртәләр.
Бөек шагыйребез Г.Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан районыбызда күп кенә чаралар уздырыла. Бүген аның чираттагысы Арча балалар сәнгать мәктәбендә үткәрелде. Укучылар “Тукай иҗатында музыка” дигән темада презентация якладылар. Әлеге бәйгедә мәктәбебезнең 1 сыйныф укучысы Асатова Илзирәнең эше 2 урынга ( җитәкчесе Хабибуллина Р.Р) , Сәлимҗанова Алинәнең эше 1 урынга ( җитәкчесе Рахматуллина Р.Р.) лаек булды.
Чын күңелдән җиңүчеләребезне котлыйбыз!
-
Язгы өмәләр гөрли. 15.04.2016

15 апрель көнне мәктәбебездә өмә үткәрелде. Кардан арчылып бетмәгән урыннарда кар тараттык, кипкән җирләрне тырмалам, себереп чүпләрдән арындырдык. Территорияләрдә күләмле чистарту, тәртипкә китерү эшләре башкарылды. Әлеге өмәдә барлык укытучылар, укучылар актив катнаштылар. Һәркем үзеннән өлеш кертергә теләп тырышып эшләде. Өмәләр мәктәбебездә дәвамлы булыр , чөнки язгы эшләр башлана гына әле.
-
V Республикакүләм Габдулла Тукай укулары 14.04.2016

Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Россиядә Кино елы уңаеннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Г.Тукай әдәби музее, Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта мәктәбе тарафыннан
V Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде.Укулар быел Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе базасында үтте.
Ел саен мәктәбебез укучылары да Тукай укуларында актив катнаша һәм җиңү яулыйлар.
14 нче апрель көнне узган Габдулла Тукай укуларында республика мәктәпләреннән килгән 84 укучының эше тыңланды. Укучыларыбыз 5 төрле номинациядә үзләренең хезмәтләрен якладылар: “Г.Тукай – күпкырлы шәхес”, “Г.Тукайның дуслары-фикердәшләре”, “Г.Тукай иҗаты иллюстрацияләрдә”, “Казаныбызда Тукайга бәйле истәлекле урыннар”, “Тукай рухы һәрчак күңелдә”. Габдулла Тукай укуларына килгән укучылар бөек Тукаебызның тормыш юлын, әдәби мирасын тирәнтен белүләрен, аны яратуларын расладылар. Бәяләгәндә эшнең фәннилеге, заман таләпләренә туры килүе, шул тема өстендә эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну, эшләрнең җирле материалларга нигезләнгән булуы исәпкә алынды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре, күренекле журналистлар, Казандагы Г.Тукай музее хезмәткәрләре катнашында төзелгән жюри укучыларның фәнни һәм иҗади эшләренә югары бәя бирде. Укучыларга диплом һәм бүләкләр тапшырылды.
Менә быелгы Тукай укуларында җиңүчеләребез:
-Гарифуллина Айгөл, 8 нче сыйныф укучысы, җитәкчесе Әүхадиева М.Р.;
-Әхмәтгалиев Ленар , 10 нчы сыйныф укучысы, җитәкчесе Әхмәтгалиева Ә.К.;
-Мөхәммәтдинова Чулпан, 11 нче сыйныф укучысы, җитәкчесе Әхмәтгалиева Ә.К.
“Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү” номинациясендә җиңүче укучыларыбызның эшләре дә тиешле бәяләрен алдылар. Мәктәбебезнең 5-7 класс укучылары Г. Тукайның” Таз” әсәрен сәхнәләштереп II урын яулады. Җитәкчеләре Әүхадиева М.Р., РахматуллиҖиңүчеләрне котлыйбыз
-
Мәктәп китапханәсендә бөек шагыйрь Г.Тукайның 130 еллыгына “ Мәңге үлемсез Тукай” дигән күргәзмә төзелде. 13.04.2016

-
Акция « Будь готов,Скажи нет!» 13.04.2016

Участники антинаркотического проекта «SаМоSтоятельные дети»
МБОУ « Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая» организовали и провели акцию
« Будь готов,Скажи нет!»













