Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 ( 217 ) 218 219 220 >>
-
Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада 23.04.2016

Туган телне саклау, үстерү максатында быел дүртенче тапкыр татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада үтте. Олимпиаданың йомгаклау һәм бүләкләү тантанасы 22 апрельдә М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узды.
Халыкара олимпиаданың финал өлешендә Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Япония, Канада, Франция, Австралия, Финляндия, Таджикстан, Казахстан, Төркия, Узбәкстан, Бельгия, Кыргызстан ,Әзербайджаннан килгән 500 укучы һәм студент үз көчләрен сынады.
Катнашучыларның эшләренә, чыгышларына КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТР Мәгарифне үстерү институты мөгаллимнәре, белгечләреннән торган дәрәҗәле жюри бәя бирде.
Беренче турны узып, финал ярышларында катнашкан мәктәбебезнең 10 нчы
сыйныф укучылары Сафина Гөлназ , СәлимҗановаГөлинә олимпиадада
уңышлы чыгыш ясадылар. Сәлимҗанова Гөлинә ( укытучысы Әүхәдиева
М.Р.) бу дәрәҗәле бәйгедә II урынга лаек булды. Аларны чын күңелдән зур уңышлары белән котлыйбыз.
-
“ Тукай безнең күңелләрдә” 23.04.2016

Әкиятләрен сөйләп , тыңлап
Телләребез ачыла.
“Су анасы” ,”Шүрәле” ләр
Безнең дуслар барсы да
Мәктәптә Тукай көннәре дәвам итә. Бүген аның чираттагысы Ксна башлангыч мәктәбендә уздырылды. “ Тукай безнең күңелләрдә” дип аталган кичәдә укучылар Г. Тукай әкиятләрен сәхнәшләштерделәр, шигырьләрен укыдылар. Бәйрәмне укучылар “ Туган тел” җыры белән тәмамладылар.
-
6-8 нче сыйныф укучылары Яңа Кенәр мәдәният йортында уздырылган, Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган "Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда - Тукай эзләрен" сәнгать фестивалендә актив катнаштылар 22.04.2016

-
Мәктәп һәм балалар бакчасы тыгыз элемтәдә эшли 22.04.2016

Мәктәп һәм балалар бакчасы тыгыз элемтәдә эшли. Чөнки укыту һәм тәрбия эшенең нәтиҗәлелеге нигезендә дәвамчанлык зур роль уйный. Даими рәвештә ачык дәресләр, класстан тыш чаралар, тәрбия сәгатьләре үткәрелә. Әлеге эшчәнлек кысаларында бүген балалар бакчасында Габдулла Тукайның тууына 130 ел уңаеннан әзерләнгән әдәби-музыкаль кичәдә башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Кичә барышында әдипнең шигырьләре сәнгатьле итеп сөйләнде, сәхнәләштерелде, җырлары матур итеп көйләнде. Кичә матур һәм файдалы узды.
-
Добрая Земля 22.04.2016

“Мәрхәмәтле Татарстан “ акциясе дәвам итә. “ 22 апрель- мәрхәмәтле Җир” көне.Шул уңайдан 22 апрель көнне 10 нчы сыйныф укучылары белән ”2016 ел- Татарстанда Су саклау зоналары елы” темасына тәрбия сәгате узды-рылды.
-
« День добрых дел» - “Изге эшләр көне” 22.04.2016

“Добрый Татарстан – Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кыссаларында 21 апрель көнне укучыларыбыз каен бөресе һәм макулатура җыюда катнаштылар. Әлеге акциягә атналык линейкада йомгак ясалачак
-
Шахмат 21.04.2016

Бүген безнең мәктәптә район мәктәпләренең иң көчле шашкачылары һәм шахматчылары җыелды. Әтнә, Балтач командалары да килгән иде. Ашытбаш, Шушмабаш, Яңа Кырлай, Яңа Кенәр, Курса Почмак, Урта Курса, Пөшәнгәр, Кызылъяр, Арчаның 1 нче, 2 нче мәктәпләре укучылары ярышты. 5 сыйныфка кадәр балалар шашка уйнады, ә аннан зурраклар шашкада да, шахматта да сыналды. Командалар көчле иде, җиңү җиңел бирелмәде.
Ниһаять , җиңүчеләр билгеле: Ашытбаш командасы (тренеры Сөләйман Галиуллин) – 1нче урында, Әтнәнең җыелма командасы – 2нче урында (тренеры Раил Шакиров), Шушмабаш командасы (тренеры Рәҗәп Вилданов) — 3нче урында.
Афәрин! Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
"Пушкин и Тукай! Две ярко сверкающие звезды!" 21.04.2016

В 11 классе провели классный час на тему "Пушкин и Тукай! Две ярко сверкающие звезды!" Поэзия Лермонтова и Пушкина - это великий и чистый океан. Они два великих таланта сопоставили по историческому значению.Каждый из них заставил волноваться общественность своего времени. Через всю свою короткую жизнь пронес благоговейную любовь к гению русской литературы Пушкину.
-
Клещи 21.04.2016

Управление Роспотребнадзора по РТ информирует, что на территории республики регистрируются две нозологические формы клещевых инфекций.В 2015г. в сравнении с 2014 годом на 39% увеличилось количество укусов клещами. В целях недопущения распространения заболеваний, переносчиками которых являются клещи, необходимо уделить особое внимание мерам по профилактике клещевых инфекций. Будьте внимательными и осторожными при посещении лесопарковых зон.
-
Неделя Иммунизации - 2016. 21.04.2016

Организация здравоохранения с 2005 года проводит Европейскую Неделю Иммунизации (далее ЕНИ), которая призвана привлечь внимание к проблеме иммунизации.ЕНИ - 2016 будет проводиться с 24 по 30 апреля. Иммунизация обеспечивает защиту от инфекционных заболеваний, таких как дифтерия, столбняк, корь, полиомиелит, краснуха, бешенство, грипп, вирусный гепатит В и другие. Иммунизация - одна из немногих мер, которая при очень небольших затратах обеспечивает получение больших положительных результатов для здоровья и благополучия как конкретного человека, так и всего населения в целом. Обезопасьте себя и своих близких от инфекций! Сделайте прививку! Примите активное участие в Европейской Неделе Иммунизации - 2016.













