Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 ( 218 ) 219 220 >>
-
«G.Tukay is a people’s soul» 21.04.2016

20 апреля проводился единый урок по английскому языку для 5-7 классов под названием «G.Tukayisapeople’ssoul». Учащимся была предложена презентация о жизни и творчестве поэта. Учащиеся выступали со стихотворениями Г.Тукая на английском языке. Ученица 7 класса Алсу Гибадуллина прочитала стихотворение в своем сочинении, посвященное Г.Тукаю.
-
"Туган тел" 21.04.2016

20 апрель көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә Г.Тукайның иҗаты, тормышы буенча бердәм дәрес үткәрелде. Бу дәрестә авылыбыз китапханәчесе Мөхәммәтдинова Халидә апа һәм авыл халкы катнашты. Г. Тукай әсәрләре буенча китап күргәзмәсе, шулай ук балалар кулы белән ясалган рәсемнәр, кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Сөекле шагыйребез әсәрләре сәхнәләштерелде. Дәрес "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
“Донорлар көне” 20.04.2016

Бүген мәктәбебездә Донорлар көненә багышлап “Тормыш хакына” дип аталган класс сәгате үткәрелде. Укучыларыбыз донор сүзенең мәгънәсен тирәнрәк аңладылар, атаклы донорлар, аларга куелган һәйкәл белән таныштылар. Авыр хәлгә калган кешеләрне тернәкләндерү , хәлләрен җиңеләйтү өчен булдыра алган кадәр ярдәм итик. Авыру кешеләрнең язмышына битараф булмыйк!
-
“Киноларда спорт” 20.04.2016

20 нче апрель көнне “Спортивный Татарстан” акциясе кысаларында физик культураны һәм спортны пропагандалау, сәламәт яшәү рәвешен өйрәтү максатыннан видеороликлар, документаль фильмнар карау оештырылды.
-
Бердәм дәресләр 20.04.2016

Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан , 20 апрельдә мәктәптә шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган Бердәм дәресләр үткәрелде. Укучылар бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча сәяхәт иттеләр, шигырьләрен яттан сөйләделәр җырлар башкардылар, әкиятләре буенча сорауларга җавап бирделәр. Г.Тукайның иҗаты буенча рәсем күргәзмәсе оештырылды.
-
Спортивный Татарстан 19.04.2016

19 апреля в Акчишминской начальной школе в рамках акции "Спортивный Татарстан" был проведен урок здоровья на тему "Спорт и учёба". Ученики на свежем воздухе провели дискуссию о здоровом образе жизни и уточнили какие правила нужно для этого соблюдать. В конце урока была проведена эстафета, определена команда победителей.
-
Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада. 19.04.2016

Бүген Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы башлана. Анда Россиянең 24 төбәгеннән, шулай ук Япония, Төркия, Бельгия, Финляндия, Франция, Беларусь, Казакъстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Төркмәнстан, Кыргызстаннан һәм Австралиядән 14 яшьтән 25 яшькәчә 500 укучы һәм студент катнашуы көтелә.
Олимпиада “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, КФУ тарафыннан, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татар федераль милли-мәдәни мохтарияты ярдәме белән, оештырыла.
Бәйгенең төп максаты – татар телен саклау һәм үстерү, аны дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрү, туган телгә, әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү. Быел олимпиада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлана.
Әлеге мәртәбәле чарада мәктәбебездән 10 нчы сыйныф укучылары Сәлимҗанова Гөлинә һәм Сафина Гөлназ катнаша. Кызларга Халыкара олимпиадада зур уңышлар телибез.
-
19 апрель « Мәрхәмәтле кино көне” - «День доброго кино» 19.04.2016

Бүген “Добрый Татарстан –Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кыссаларында
«Мәрхәмәтле кино көне” уздырылды. Укучылар гомумкешелек сыйфатларын чагылдырган : мәрхәмәтлелек, әдәп-әхлак, изгелек турында фильмнар карадылар,әңгәмә уздырдылар.
Көнне “Яхшылыклар эшләп начарлыкны җиңеп була! Әйдәгез, һәркөнне яхшылык эшләргә тырышыйк! Бер – беребезгә елмаю бүләк итик!” – девизы белән йомгакладылар.
-
18 апрель – «День дружбы» - “ Дуслык көне”. 18.04.2016

“Добрый Татарстан –Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе бүген “ Уртак безнең җирдә теләкләр “ темасы астында уздырылды.
Авылыбыз мул сулы ямьле Ашыт елгасы буена урнашкан. Бүгенге көндә авылыбызда 203 хуҗалык исәпләнә ,барлыгы 598 кеше яши. Араларында төрле милләт : чуваш,мари,рус,татар кешеләре бар. Класс сәгатендә укучылар төрле төбәкләрдән авылыбызга килен булып килгән апаларның язмышлары,тормыш –көнкүрешләре белән таныштылар һәм уеннар уйнадылар,дуслык турында җыр өйрәнделәр.
-
ГТО нормаларын тапшыру буенча әзерлек бара 18.04.2016

Мәктәптә ГТО нормаларын тапшыру буенча әзерлек бара. Без физкультура дәресләрендә һәм дәрестән тыш вакытларда төрле күнегүләр эшлибез. ”Үзебезнең сәламәтлегебезне кайгыртып торыйк” девизы астында яшибез.













