Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 ( 216 ) 217 218 219 220 >>
-
ВПР по русскому языку 05.05.2016

<span times="" new="" roman';="" font-size:="" medium;"="">Сегодня в 4 классе прошел пробная всероссийская проверочная работа по русскому языку. Ученики выполняли тестовую работу, проверяли свои знания по пройденным темам. Желаем им успехов в предстоящих проверочных работах!
-
Мәктәп ярминкәсе гөрләде 03.05.2016

Бүген елдагыча мәктәп ярминкәсе булды. Әлеге ярминкәне авыл халкы түземсезләнеп көтеп ала. Ни арада өлгергәннәрдер, нинди генә тәм-том, кул эшләре, яшелчә, гөл үсентеләре,орлыклар юк монда. Товарлар бик төрле, авыл хуҗалыгында җитештерелгән һәр төр әйберне табарга була, сатып алучылар да күп. Чын мәгънәсендә гөрләде бүген ярминкә. Халык бик риза булып, шат күңел, тулы сумкалар белән өйләренә таралышты.
-
“Хәвефсез тәгәрмәч – 2016” 01.05.2016

30 апрель көнне Арчаның бишенче гимназия базасында “Хәвефсез тәгәрмәч – 2016” бәйгесе уздырылды. Безнең укучыларыбыз бәйгедә 2 урынга лаек булдылар һәм шулай ук ярышларның төрле этапларында призлы урыннар яуладылар:
Аухадиев Рүзәл – 2 урын ( “ПДД”) ;
Аухадие Рүзәл - 2 урын (“Фигурное вождение велосипеда” ) ;
Файзрахманова Гүзәл - 1 урын (“Фигурное вождение велосипеда” ) ;
-
"Алиш эзләреннән" 30.04.2016

29 нчы апрель көнне Казан шәһәрендә үткәрелгән "Алиш эзләреннән" II төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашып 3- класс укучысы Хисамиева Ландыш һәм 9-класс укучысы Хисамиев Булат лауреат исеменә лаек булдылар. Аларны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз!
-
“Туган тел – 2016 “ бәйгесе 29.04.2016

29 апрельдә Арча балалар сәнгате йортында ана теле һәм әдәбияты укытучыларының “Туган тел”-2016 бәйгесе уздырылды. Бу бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”н гамәлгә ашыру максатында үткәрелә. Ул иҗади эшләүче укытучыларны барлау, аларның хезмәтен бәяләү, ана теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, укытуның нәтиҗәлелеген тәэмин итәрдәй заманча технологияләрне куллану осталыгын үстерү максатыннан оештырыла. Бәйгенең беренче турында 33 укытучы катнашты. . Бәйгедә иң күп балл җыйган укытучылар конкурсның икенче турына узды.
Бүгенге бәйгедә районның иң көчле, иҗади, алдынгы укытучылары көч сынашты.
Укытучылар үзләре, һөнәри эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштерделәр, осталык дәресләрен тәкъдим иттеләр. Берсеннән –берсе матур чыгышлар, яңа идеяләр, заманча укыту һәм тәрбия ысуллары, сәхнә осталыгы белән кабат сокландырдылар татар мөгаллимнәре. Туган телгә, туган җиргә булган тугрылыклары , һөнәри осталыклары , иҗади хезмәтләре һәм балаларга булган чиксез мәхәббәтләре белән шаккатырдылар алар. Туктаусыз һөнәри үсештә булулары, бетмәс энергия һәм чиксез сабырлыклары белән хөрмәт уяттылар.
Әлбәттә ,хөкемдарларга да җиңел булмады бүген. Ниһаять, “Туган тел”-2016 бәйгесе җиңүчеләре билгеле! Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтгалиева Әлфия Камил кызы 2 урынны яулады.
Хөрмәтле Әлфия Камил кызы! Сезне чын күңелдән зур җиңүегез белән котлыйбыз! Сезгә киләчәктә дә зур уңышлар, яңа үрләр, нык сәламәтлек, гаилә бәхете ,чиксез шатлык- куанычлар телибез!
-
" Без Тукай варислары" 28.04.2016

28 нче апрель көнне 3-класс укучысы Хисамиева Ландыш күренекле татар халык шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган " Без Тукай варислары" район бәйгесендә катнашып дипломга лаек булды. Ландышны уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз, киләчәктә дә җиңүләргә ирешүен телибез!
-
Мәктәп инспекторы Нигъмәтуллин М.К. белән очрашу 28.04.2016

Бүген 9 -11 нче сыйныф укучылары янына мәктәп инспекторы Нигъмәтуллин М.К. очрашуга килде. Мансур Камилович укучылар белән эшлекле әңгәмә корды. Җәмәгать урыннарында, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртте, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап би
-
Г. Тукайның туган көне, 26.04.2016

Бәйрәм хисе бүген күңелдә.26 апрель- бөек шагыйребез Г. Тукайның туган көне, туган тел көне.Мәктәбебез коридорында бүген иртәдән Тукай маршы яңгырады. Бәйрәм рухы иртәнге линейкадан ук башланды.Укучылар Тукай сүзләренә язылган җырларны башкарды, шагыйрьнең шигырләрен сәнгатьле итеп яттан укыдылар.Һәр дәреснең бер этабы Тукай иҗатына багышланды.
Туган тел көненең икенче өлешендә укучылар һәм укытучылар фәнни- эзләнү эшләре якладылар. Ул бик эшлекле һәм нәтиҗәле узды.Биредә 1 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәрле укучылар катнашты. Укучылар берничә номинациядә көч сынашты.Темалар арасында тел, әдәбият өлкәсе дә, математика-физика, музыка, экология, чит телләр белән бәйләнеш тә бар иде.
Эшләренең бер өлеше нәкъ менә Тукай иҗаты белән бәйләп алынды. Шагыйрь сатира остасы буларак та ачылды, Г. Тукайның дуслары, замандашлары, Тукай шигырьләренә иҗат ителгән җырлар темасына да эзләнү эшләре тыңланды
Башлангыч сыйныфлар өчен бу әле беренче эзләнү эше, беренче тәҗрибәләр булса да, алар үзләренең фәнни җитәкчеләре белән яшь үзенчәлекләренә туры килгән темалар сайлый алган һәм темаларын, практик эшләрен матур итеп якларга да өйрәнгәннәр.
Эзләнү эше барышында укучылар үзләре өчен күп мәгълүмат туплады,төрле чыганаклар белән эшләргә өйрәнде, үз фикерләрен тыңлаучыга җиткерү, дәлилли белү күнекмәләре алды.
Шулай итеп, татар халкының сөекле шагыйре Г. Тукайның туган көненә багышланган чаралар көн дәвамында барды.
-
Туган тел – ул изге тел, әти-әни теле. 25.04.2016

– Бүгенге класстан тыш чарабызны халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайга һәм аның иҗатына багышлап үткәрдек. Кичәбезне «Туган тел» җыры белән башлап җибәрдек. Туган тел – ул изге тел, әти-әни теле. Туган тел турында берничә мәкальне искә төшердек. Шушы телдә Тукай матур әкиятләр, шигырьләр иҗат иткән. Ел дәвамында без аларны кызыксынып укыдык. Өйрәнгәннәр буенча бүген викторина үткәрдек.
-
"Моё Я в большой науке" 23.04.2016

Открытая республиканская конференция исследовательских работ обучающихся "Моё Я в большой науке" им. Р. И. Утямышева, посвященная 55- летию полета Ю. А. Гагарина в космос. Участники- Мухаметдинова Чулпан ( 3 место, секция- "Экологический и ландшафтный дизайн"), Гарифуллина Айгуль (3 место), Гатауллина Фаягуль (3 место, секция- " Краеведение на татарском языке") .













