Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Бөек Җиңүгә дан! 08.05.2017

Бүген Яңа Кенәр авылында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинг булып үтте. Митингта Яңа Кенәр балалар бакчасы коллективы катнашты. Бәйрәм тантанасына килгән ветераннар саны елдан ел кими. Сугыш кырында ятып калганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә веноклар салдылар.
-
1 нче Май бәйрәме.
04.05.2017
1 нче Май бәйрәме турында төркемнәрдә әңгәмәләр үтте. Тәрбиячеләр бу бәйрәмнең элек ничек үтүе турында балаларга мүгълүмат бирделәр.
-
У нас у всех одна планета - другой такой на свете нет! 03.05.2017

Бүген Арча муниципаль районы 8 нче номерлы балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен "Балалар бакчаларында тәрбияләнүче балаларга экологик тәрбия бирү, аның проблемалары, перспективасы" дигән тема астында түгәрәк өстәл утырышы булды. Бу утырышта тәрбияче Самигуллина Гүзәл Муллахметовна "Чыршыларны кисмәгез" дигән тема буенча үткәрелгән проект эше турында чыгыш ясады. Үзенең алдынгы педагогик эш алымнары белән уртаклашты.
-
Татар халык бизәкләре 28.04.2017

Туган тел атналыгында эшләгән эшләр бик күп булды. Ә менә мәктәп хәзерлек төркеме балалары һәр көннәрен файдалы үткәрделәр. Бүген алар татар халык бизәкләрен матур итеп буядылар. Халкыбызның милли бизәкләре турында мәгълүмат тупладылар.
-
Бердәм милли кием көне! 27.04.2017

26 нчы апрель көнне Яңа Кенәр балалар бакчасында балалар милли киемнән йөрделәр.Мәктәп хәзерлек төркеме балалары татар халкының милли бизәкләреннән эмблема ясап тактылар. Үз куллары белән ясаган эмблема бик матур килеп чыкты.
-
Бөек шагыйребез - Габдулла Тукай 26.04.2017

Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Көн дәвамында балалар белән әңгәмәләр үтте. Атна дәвамында үтәчәк чаралар белән таныштырылды. Габдулла Тукай, аның иҗаты белән беренче кечкенәләр дә танышты. Әкиятләр,шигырьләр тыңладылар, "Шүрәле", "Күбәләк" уены уйнадылар.
-
Мультфильмнар илендә 24.04.2017

Габдулла Тукайның иҗатына нигезләнеп эшләнгән мультфилмнар балаларны әдәп-әхлак кагыйдәләренә өйрәтә. Без бу мультфилмнарны гел карап анализларга, кушылып сөйләргә яратабыз. Бүген яңадан әкият, шигырьләрдән төзелгән мультфильмнарны карадык, фикер алыштык. Габдулла Тукай - синең иҗатың яшь буынга рухи азык,чиксез зур мирас.
-
Биибез дә, җырлыйбыз. 19.04.2017

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары буш вакытларын гел файдалы үткәрәләр. Чыгарылыш бәйрәменә җырлар, шигырьләр,биюләр өйрәнәләр. Балалар үзләрендә җавапчылык тоеп, бик теләп өйрәнәләр. Музыка җитәкчесе Рәмзия Гильмулловна, тәрбиячеләр Гүзәл Муллахметовна, Рәмилә Ильдаровна зур сабырлык белән балаларны бәйрәмгә әзерлиләр.
-
Әти-әниләр җыелышы 17.04.2017

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә "Әдәп-әхлак кагыйдәләре" темасы астында ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары үтәргә тиешле әдәп-әхлак кагыйдәләре турында тәрбияче Гүзәл Муллахметовна чыгыш ясады. Җыелышта чыгарылыш бәйрәменә әзерлек турында сүз алып барылды. Җаваплы кешеләр әти-әниләр арасыннан да билгеләнде. Янгын, террорчылык, су ташу вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре белән әти-әниләр таныштырылды, куллар куйдырылды.Экология елы булу уңаеннан , тирә-якның чисталыгын саклау айлыгы игълан ителүе дә әти-әниләргә җиткерелде.
-
Бакчабызда өмә 15.04.2017

Язгы чорда чисталык айлыгы игълан ителде. Авылыбызы чиста тоту - безнең бурыч. Шимбә көнне бакчабызның әйләнә-тирәсендә кар тараттык.



