Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Әкияттә кунакта. 16.02.2017

Зурлар төркеме балалары курчак театрларын, әкиятләрне яратып карыйлар. Тәрбиячеләре ясаган әкияти өй һәм әкият геройлары аларны гел үзенә тартып тора. Үзләре дә рольгә кереп уйнарга ярата. Зурлар төркеме балалары әкият геройлары аланын бик ярата. Үзләре теләгән рольне башкарып актерлык сәләтләрен сынап карыйлар. Монда аларга тәрбиячеләре Лилия Фәритовна ярдәм итә.
-
Афганистан - йөрәк ярасы! 15.02.2017

Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше бу дөньяга иҗат итү, җирне ямьләү өчен яратылган. Без – тынычлык яклы!
-
Рәсем белем бирү эшчәнлеге 14.02.2017

Рәсем белем бирү эшчәнлегендә балалар рәсем ясау серләренә төшенәләр. Нинди генә алымнар кулланып ясамый алар. Кечкенә генә булсалар да, нинди зур тырышлык һәм җаваплылык белән ясыйлар алар. Бакчабызның иң кечкенә рәссамнары алар.
-
Татар халык җырлары 13.02.2017

Татар халык җырларын балалар бик яратып өйрәнәләр. Җырлы уеннарны бик теләп башкаралар.Икенче кечкенәләр төркеме балалары "Кәрия-Зәкәрия " татар халык җырын җырлап бииләр. Халкыбызның үткәне белән кызыксынып яши торган яшьләр тәрбияләү безнең зур максатыбыз.
-
Әти-әниләр белән эш 09.02.2017

Һәр төркемнең тәрбиячеләре әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә тора. Күчмә папкаларда мәгълүматлар әти-әниләр игътибарына гел яңартылып тора. Бренче кечкенәләр төркеме әти-әниләре үзләрен кызыксындырган сорауларга шуннан җавап табалар. Файдалы киңәшләр, мәгълүматлар балаларга белем һәм тәрбия бирүдә бик кулай.
-
Әтиләргә зур бүләк 08.02.2017

Озакламый әтиләр бәйрәме җитә. Балалар бик тырышып бәйрәмгә әзерләнәләр. Икенче кечкенәләр төркеме балалары әтиләренә бүләккә моряклар биюен әзерлиләр. Әйтерсең, үзләре дә кыю моряклар. Бик зур тырышлык белән өйрәнелгән бию әтиләргә зур бүләк булыр.
-
Режим моментларында 06.02.2017

Беренче кечкенәләр төркеме балалары режим моментларын бик файдалы үткәрә.Үз яшьләренә туры килә торган рәсемнәрне бик тиз төзеп куялар. Алар турында сөйли дә беләләр. Вакытны файдалы итеп үткәрергә кечкенәдән өйрәнү бик матур гадәт.
-
Конкурска әзерлек бара. 03.02.2017

Яңа Кенәр балалар иҗат йорты оештырган "Неопалимая купина" конкурсында катнашу өчен кул эшләре эшли башладык. Тәрбиячеләр һәм балалар бергәләп зур тырышлык куеп эшлиләр. Кайберләре әти-әниләрне ярдәмгә чакыра. Конкурста зур уңышлар сезгә!
-
Әтиләр бәйрәменә әзерлек 02.02.2017

Озакламый әтиләр бәйрәме килеп җитә. Балалар бик теләп бәйрәмгә әзерләнәләр. Җырлар, шигырьләр,биюләр өйрәнәләр. Әтиләре кебек көчле, кыю буласы килә аларның. Безнең булачак солдатларыбыз сынатмаслар.
-
Конкурс! 01.02.2017

Беренче кечкенәләр төркеме балалары да "Неопалимая купина" конкурсына әзерләнгәннәр. Тәрбиячеләре белән бергәләп, рәсем ясаганнар. Кечкенә дусларыбызга да уңышлар телик әле.



