Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Игра - дело серьезное"
29.03.2017
Безнең балалар бакчасы тәрбиячесе Мухаметгалиева Фәридә Робертовна "Игра -дело серьезное район конкурсында катнашып, икенче дәрәҗә дипломга лаек булды. Фәридә Робертовнаны чын күңелдән котлыйбыз. Аңа киләчәк эшендә зур уңышлар телибез.
-
Волейбол ярышында катнашу
23.03.2017
Бүген Арча муниципаль районы балалар бакчаларының прфсоюз членнары арасында зона буенча волейбол ярышлары булып узды. Бу ярышта балалар бакчаларыннан 8 команда катнашты. Ярыш җанлы һәм оешкан төстә булды. Яхшы уеннары өчен коллегаларыбызга рәхмәт.
-
Нәүрүз -мөбәрәк булсын 21.03.2017

Безнең бакчабызда Нәүрүз бәйрәме булып узды. Балалар көн белән төннең тигезләшкәнен билгеләп үтә торган бу бәйрәмдә шигырьләр сөйләделәр,җырладылар, биеделәр. Кыскасы, язны сөенеп каршы алдылар. Бәйрәм уеннар,сынамышлар, табышмаклар белән үрелеп барды.
-
Табышмак әйтәм- җавап тап.
15.03.2017
Уртанчылар төркеме балалары табышмакларны бик яраталар. Бик игътибар белән тыңлап. төгәл җавапларын әйтәләр. Табышмакларга җавап бирү өчен бик тапкыр, зирәк булырга кирәк. Табышмаклар балаларның фикерләү сәләтен үстерә,
-
Туган көн. 13.03.2017

Икенче кечкенәләр төркемендә туган көннәрне бик матур итеп билгеләп үтәләр. Менә бүген дә Айзирәнең туган көне белән котлап җырлар җырлыйлар, бииләр, шигырьләр сөйлиләр, матур теләкләрен җиткерәләр. Бер-береңә хөрмәт, әдәп-әхлак кагыйдәләре кечкенәдән башлана да инде.
-
Әй, уйныйбыз, уйныйбыз. 10.03.2017

Беренче кечкенәләр төркеме балалары режим моментларында УМК уеннарын аеруча яратып уйныйлар. Тәрбиячеләре Гөлнара Рауфовна балаларны маскалар киеп, рольгә керә белергә күнектерә. Мондый уеннар балалар өчен бик кызыклы.
-
Иң кадерле кешем, әнием.
07.03.2017
Мәктәп хәзерлек төркеме балалары курчак театры белән әниләр күңелен тиз яулап алдылар. Һәр бала рольгә керә белде. Керпе баласының әнисен котлавы барсына да ошады. Балалар да керпедән калышмадылар, үзләре ясаган чәчәк бәйләмен әниләренә бүләк иттеләр. Шигырьләр, җырлар, төрле биюләр, кызыклы уеннар чиратлашып барды. Әниләр дә читтә калмады: балык та тоттылар, ярмалар да чүпләделәр.Карлсонның кереп бүләкләр биреп китүе бигрәк тә куанычлы булды. Бәйрәм сюрпризларсыз булмый инде ул. Матур бәйрәмегез өчен рәхмәт сезгә балалар! Бәйрәм белән, әниләр, кызлар!
-
Иң кадерлеләребез.
07.03.2017
Уртанчылар төркеме балалары әниләрен һәм әбиләрен язның беренче бәйрәме Халыкара хатын-кызлар көне - 8 нче март белән тәбрик иттеләр.Әбиләренә, әниләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырладылар,әкиятне рольләргә бүлеп уйнадылар. Әниләрнең, әбиләрнең хөрмәткә лаек күркәм затлар булуын һәр кешенең күңеленә сеңдерделәр. Рәхмәт сезгә балалар. Бәйрәм белән , әниләр, әбиләр, кызлар!
-
Иң яратканым минем.
06.03.2017
Беренче кечкенәләр төркеме балалары әниләрен бәйрәм белән котлап чыгыш ясадылар. Бик матур шигырьләр, җырлар, биюләр белән әниләрен, әбиләрен сөендерделәр. Үз тырышлыклары белән ясаган рәсемнәрен әниләренә бүләк иттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте. Рәхмәт кечкенәләребезгә!
-
Бәйрәм белән, әнием!
06.03.2017
Зурлар төркеме балалары әниләрен котлап җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Безне якты дөньяга тудырган, кадерләп үстергән әниләребезне хөрмәт итеп яшәргә чакырдылар. Үз куллары белән ясаган чәчәкле чүлмәкләрен әниләренә бүләк иттеләр. Бәйрәмдә әниләр дә катнашты. Уеннар белән бергә үрелеп барган бәйрәм бик мавыктыргыч һәм күңелле булды. Бәйрәм балалар күңелендә озак сакланыр. Бәйрәм белән сезне әниләр, әбиләр һәм кызларыбыз!



