Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Режим моментларында 14.04.2017

Режим моментларында физик культура залы шау-гөр килеп тора. Балалар хәрәкәтле уеннар уйныйлар. Зурлар төркеме балалары аеруча хәрәкәтчән. Хәрәкәттә бәрәкәт, дип юкка әйтмәгән шул халкыбыз.
-
Режим моментларында 12.04.2017

Икенче кечкенәләр һәм уртнчылар төркеме физик культура залында күнегүләр эшлиләр. Тәрбиячеләре Рилә Рәисовна аларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтә. Сәламәтлекнең кеше өчен иң мөһим нәрсә булуын балаларга гел төшендереп тора.
-
Ут белән шаярмагыз! 11.04.2017

Бүген мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән очрашуга Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Ахметов Х.Х. килде. Ул балаларга бер кечкенә генә шырпының никадәр зыян китерүен, күп кенә кешеләрнең, кечкенә балаларның гомерләрен алып китүен сөйләде. Янгыннан саклану кагыйдәләрен аңлатты. Бергәләп янгынга каршы көрәшергә чакырды.
-
Юлда йөргәндә сак бул! 10.04.2017

Балаларга юл йөрү кагыйдәләре гел искәртелеп тора. Тәрбиячеләр режим моментларында гел куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатып торалар. Зурлар төркеме балалары төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү почмагы булдырылды. Балалар бу почмакта уйныйлар һәм үзләренә тиешле кагыйдәләрне исләрендә калдыралар.
-
Сак булыйк! 07.04.2017

Террорчылык буенча әти-әниләр белән әңгәмәләр,инструктажлар үткәрелде. Шулай ук теракт куркынычы янаган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре дә аңлатылды. Һәр кеше игьтибарлы сак булсын иде.
-
Куркынычсызлык кагыйдәләрен исеңнән чыгарма! 05.04.2017

Озакламый язгы ташулар башланыр. Су буйларына, елга ярларына якын бармаска, бозга кермәскә кирәклеге балаларга, әти-әниләргә аңлатылды. Инструктажга куллар куйдырылды. Әти-әниләр, балалар, сак булыгыз!
-
Янгыннан саклан,бала! 04.04.2017

Зурлар төркеме балалары янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бик тырышып үзләштерәләр. Төркемдә булдырылган янгын куркынычсызлыгы почмагында гел әңгәмәләр үткәрелә. Балалар өчен бу почмакта буяу китапчыклары да бар. Алар бу китапчыкларны буяп җыеп баралар. Аларда янгынның зур афәтләр китерүе сурәтләнгән.
-
Канатлы дусларыбыз.
03.04.2017
Ел саен 1 нче апрель - Халыкара кошлар көне, дип билгеләп үтелә. Кошларга карата мәхәббәт уяту максатыннан әңгәмәләр, төрле чаралар үткәрәбез.Әтиләр ярдәме белән сыерчык оялары ясап алып килделәр, канатлы дусларыбыз турында балаларыбыз бик күп мәгълүматлар белделәр. Балаларның нәни күңелләренә мәрхәмәтлелек орлыклары салынды.
-
Өч буын очрашуы 31.03.2017

Бүген Арча шәһәренең 5 нче номерлы балалар бакчасында районыбызның олы хөрмәткә ия ветераннары,балалар бакчаларының өлкән тәрбиячеләре кунакта булды. Татар халкының милли гореф-гадәтләрен, йолаларын искә алу максатыннаноештырылган бу бәйрәм зур әзерлек белән үтте. Кыскасы өч буын кешеләре очрашып, милли байлыгыбыз булган йола уеннарыбызның милли тәрбия бирүдә нинди зур йогынты ясавына тагын бер кат ышандык
-
"Жемчужинки Поволжья" район конкурсы 30.03.2017

Бүген Арча шәһәрендә "Жемчужинки Поволжья" конкурсы булды. Безнеңзурлар төркемендә тәрбияләнүче балаларыбыз бу конкурста "Рус халык биюе номинациясе"ндә беренче урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре Рәмзия Гилмулловна.



