Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
12 нче апрель 1961 нче ел - Кешенең галәмгә беренче очуы 12.04.2017

12 нче апрель 1961 нче ел - Кешенең галәмгә беренче очуы. Шушы зур вакыйгага багышлап физика укытучысы Ибраһимова Г.Р. 5-9 класс укучылары өчен ”20 гасыр- Космонавтика гасыры” дигән тема астында чара күрсәтте . Укучылар Ю.А.Гагаринның тормышы, аның эшчәнлеге белән таныштылар. Чараның икенче өлешендә космонавтика өлкәсенә бәйле булган сорауларга җавап бирделәр.Укучылар үткәреләгән чарадан бик канәгать булдылар.
-
География, тарих, биология атналыгы. 11.04.2017

Атналык кысаларында тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сабирзянова Г.Р. 7 класста тарихтан "Екатерина II нең тышкы сәясәте" темасы буенча ачык дәрес күрсәтте. Укучылар Россия тарихында мөһим урын тоткан патшабикәнең тышкы сәясәтндәге эшчәнлеге белән таныштылар. Актуаль сорауларга җавап бирделәр, фикер алыштылар. Теманы карточкалардагы биремнәр буенча ныгыттылар. Дәрес эшлекле үтте.
-
Экологик плакатлар күргәзмәсе 11.04.2017

Мәктәбебез укучылары "Экология елы" уңаеннан коллажлар ясадылар. Алар табигать, аның байлыкларын, аңа зыян китерүчеләрне тасвирладылар. Ясалган һәр плакат укучыларга экологик тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия.
-
Китапханәгә экскурсия 10.04.2017

1-4 класс укучылары сыйныф җитәкчеләре Фазылҗанова Г.Н , Гараева Г.И. җитәкчелегендә Яңа Кишет авыл китапханәсенә экскурсия оештырдылар. Надия Ризвановна балалар өчен чыккан яңа басмалар белән таныштырды. Кызыклы уеннар оештырды.Очрашуда балалар яңа мәгълуматлар алдылар
-
Участники антинаркотического проекта «SаМоSтоятельные дети» участники отряда «KoSMoS» МБОУ «Новокишитская ООШ» провели акцию «Будь готов! Скажи, нет!» 09.04.2017

Цель : Привлечение внимания жителей города или населенного пункта к проблемам наркомании, актуализация активной гражданской и правовой антинаркотической позиции участников Республиканского антинаркотического проекта «SаMоSтоятельные дети».
Участники проекта провели с учащимися и с учителями викторину «Знаешь ли ты закон?» и объяснили, что любые действия с наркотиками являются уголовно наказуемыми: будь то приобретение, хранение, транспортировка, продажа, организация потребления, изготовление, склонение к употреблению, и раздали агитационные листовки,собрали подписи. Всего собранных подписей «С извлечениями из Закона ознакомлен»-36.
-
Экологик КВН -"Табигатькә сәяхәт” 08.04.2017

6 класс укучыларыСафиуллина А.Р. җитәкчелегендә “Табигатькә сәяхәт” ясадылар. Экологик КВНның максаты-укучыларда туган як табигатен ярату, экологик культура тәрбияләү. Бүген ике команда -“Табигать дуслары” һәм “Яшеллек сакчылары” үзара көч сынашты. Әлеге бәйгедә укучылар табигать турындагы белемнәрен тикшерделәр. Иң күп балл җыеп, “Табигать дуслары” командасы җиңеп чыкты. КВНга нәтиҗә ясап, ике команда бергә экологик коллаж чыгарды.
-
"Арча ягы -туган ягым" фәнни - гамәли конференция 07.04.2017

5 нче апрель көнне районкүләм "Арча ягы -туган ягым" фәнни - гамәли конференциясендә уңышлы чыгыш ясап, 8 нче сыйныф укучысы Гайфуллина Д. лауреат исеменә лаек булды. Җитәкчесе -Җәләлетдинова Г.Р. Сезгә киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
-
Биологиядән ачык дәрес 06.04.2017

Бүген, 6 апрель көнне, "География һәм биология атналыгы" кысаларында, 7 класс укучылары белән биологиядән "Хайваннарның гомер озынлыгы һәм аны периодларга бүлү" темасына ачык дәрес булды.
Укучылар онтогенез төшенчәсе һәм аның дүрт бүленеше белән таныштылар. Шулай ук иң озын һәм иң кыска гомерле хайваннарны билгеләделәр. Өстәмә материаллар кулланып, күп кенә кызыклы мәгълүматлар белделәр.
-
Экологик дәрес 06.04.2017

6 апрель көнне Галимҗанова Л.Б. 5 – 8 класс укучыларына “Бергәләп эшлибез!” темасы буенча экологик дәрес күрсәтте. Дәреснең максаты: укучыларның ташландык калдыкларга карата җаваплы карашларын үстерү, көндәлек тормышта проблеманы чишү юлларын ачыклау иде. Галимҗанова Л.Б. укучыларга Россиядә һәм дөньяда ташландык калдыклар проблемасының актуальлеге турында сөйләде, “калдыкларны икенче тапкыр эшкәртү” төшенчәсен аңлатты һәм аның эшчәнлегенә тукталды. “Экологик акциядә катнашып, гүзәл табигатебезне саклау – һәр кешенең изге бурычы”, - диде ул.
-
Географиядән ачык дәрес 05.04.2017

5 апрель көнне Галимҗанова Л.Б. географиядән “Төньяк Америка буйлап сәяхәт” темасы буенча ачык дәрес күрсәтте. Укучылар Төньяк Американың географик урыны, табигате һәм халкының үзенчәлекләре турында белделәр. Практик эш башкардылар.















