Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Участие в соревнованиях по волейболу 22.03.2017

22 марта женская волейбольная команда нашей школы приняла участие в соревнованиях по волейболу среди работников образования
-
ОГЭ по химии 21.03.2017

21 марта учащиеся 9 класса сдавали пробный ОГЭ по химии. Желаем им больших успехов
-
Оста куллар - үз эшләрендә 21.03.2017

Укучыларның язгы каникуллары дәвам итә. Ләкин мәктәптән укучылар өзелми. 9 класс укучылары имтиханнарга әзерләнсә, түбән класс укучылары төрле түгәрәкләргә йөри. 21 март көнне кул эшләре белән шөгыльләнүче укучылар М.Р.Сәләхиева җитәкчелегендә мәктәпкә килделәр. Алар төрле бәйләү үрнәкләре, чигү алымнары өйрәнделәр.
-
Рус теленнән сынау имтиханы. 20.03.2017

20 март көнне 9 класста рус теленнән сынау имтиханы үткәрелде. Укучыларның имтиханнарга әзерлекләре тикшерелде.
-
Башлангыч класс укучылары белән тәрбия сәгате 18.03.2017

1-3 класста " Спички - не игрушка" темасы астында тәрбия сәгате үтте. Укучыларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырдым. Янгын булган очракта шалтыратырга тиешле телефон номерлары, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелде, тәрбия сәгате презентациягә нигезләнеп алып барылды.
-
Мәктәпләр белән эшләүче инспектор ата-аналар җыелышында катнашты. 17.03.2017

17 нче март көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы үтте. Мәктәп инспекторы Мансур Камбилович укучылар арасында хокук бозуларны булдырмау өстендә эшне бердәм алып барырга крәклеген билгеләп үтте. Укучыларның интернет челтәрендә ниләр эшләгәннәрен һәрвакыт күзәтеп торырга кирәк дип җиткерде. Директор урынбасарлары уку һәм тәрбия эшчәнлегенә анализ ясадылар. Мәктәп тормышындагы яңалыклар белән мәктәп директоры таныштырды.
-
Тимурчылар отряды эшчэнлеге 16.03.2017

Мәктәбебез укучылары һәрдаим тимурчылык эше белән шөгыльләнәләр. Алар ялгыз өлкәннәргә барып, хуҗалык эшләрендә ярдәм итәләр. Яз көннәрендә алар бигрәк тә ярдәмгә мохтаҗ. Шуны исәптә тотып, укучыларыбыз күп кенә эшләр башкардылар. Тимурчыларның эшеннән өлкәннәребез дә бик канәгать, үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Классный час на тему "Весна такая прекрасная и такая опасная" 13.03.2017

В 8 классе Габдрахманова Н.Ш. провела классный час на тему «Весна такая прекрасная и такая опасная»
Весна - время года, которое ждут и взрослые, и дети с нетерпением. Всем хочется побыть на улице дольше , чем зимой. Но в э то время года нас может поджидать опасность. Солнышко, которое зимой светило, но совсем не грело, начинает постепенно растапливать снег и лед. В это время большую опасность представляют сосульки на крышах домов. И если вы думаете, что ледяная сосулька не может причинить большой вред, то очень сильно ошибаетесь. Несмотря на то, что за окном в некоторых районах температура днем уже плюсовая, но в вечернее и ночное время суток температура за окном все же опускается до минусовых отметок. Тот снег, который не успел растаять за день, превращается в «каток». Передвижение по таким дорогам очень опасно как для пешеходов, так и для автолюбителей. Безопасности при падении сосулек с крыш, гололед, ледоход.
В период весеннего паводка и ледохода ЗАПРЕЩАЕТСЯ:
- выходить на водоемы;
- переправляться через реку в период ледохода;
- подходить близко к реке в местах затора льда;
- стоять на обрывистом берегу, подвергающемуся разливу и обвалу;
- собираться на мостиках, плотинах и запрудах;
- приближаться к ледяным заторам, отталкивать льдины от берегов;
- измерять глубину реки или любого водоема;
- ходить по льдинам и кататься на них.
…Оторванная льдина, холодная вода, быстрое течение грозят гибелью.
Помните, что в период паводка, даже при незначительном ледоходе, несчастные случаи чаще всего происходят с детьми.
-
8 МАРТ БЕЛӘН! 08.03.2017

Хөрмәтле хатын-кызлар!
Кояш нурларына, тамчылар чыңына төренеп март ае да килеп җитте. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Бу матур бәйрәм көнендә безнең ихлас котлауларыбызны кабул итегез.
Язгы гөрләвекләр сезнең тормышыгызга җылылык, саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен!
-
Бәйрәм кичәсе үтте. 07.03.2017

Мәктәбебезнең 5-6 класс укучылары 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты күрсәттеләр. Кичәдә үзләренең матур җырлары, биюләре аша бәйрәм сәламнәре юлладылар. Әниләрне, хатын-кызларны данлаган шигырьләр тәкъдим иттеләр. Бәйрәм кичәсе эчтәлекле булды, күтәренке рухта үтте.















