Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Тарих – география – биология атналыгы 04.04.2017

Тарих – география – биология атналыгында укучылар төрле фәннәр буенча кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр, кроссвордлар, ребуслар чиштеләр. 1 – 6 класслар арасындагы уенда иң көчле укучы билгеләнде. Ребусларны тиз һәм дөрес итеп чишүче укучы 6 класстан Кәримов Ильназ булды.
-
Экологик күргәзмә 03.04.2017

2017ел – Татарстанда экология елы уңаеннан мәктәптә күргәзмзә оештырылды. Укучылар экологик даталарны искә төшерделәр. Җир – Анабызга мәрхәмәтле булу, гүзәл табигатьне саклау һәм яклау – һәркемнең изге бурычы икәнлеге ассызыкланды.
-
Канатлы дусларыбызга яз бүләкләре! 02.04.2017

Бөре – чуклары, сыерчыклары белән янәдән туган ягыбызга яз аяк басты. Без барыбыз да, канатлы дусларыбыз – сыерчыкларны каршы алырга әзерләндек. Аларга матур итеп оялар ясадык. Сыерчыклар күптән килгән булсалар да, төньяктарак урнашу сәбәпле, безгә әле “разведчик” сыерчыклар гына килеп, безнең ясаган ояларыбызны карап киттеләр. Сыерчык оялары ясауда барлык класс укучылары да катнашты. Бигрәк тә 6,7,8 класс укучылары актив булдылар.
-
“1 апрель - Бөтендөнья кошлар көне” 01.04.2017

“1 апрель - Бөтендөнья кошлар көне” уңаеннан мәктәбебездә , биология укытучысы М.Р.Сәләхиева җитәкчелегендә, “Кошлар көне” билгеләп үтелде. Кичәдә 2 – 9 класс укучылары катнашты. Укучылар беренче тапкыр рәсми рәвештә “Кошлар көне” кайчан, кайда игълан ителүе һәм дөньядагы иң матур кошлар белән таныштылар. Төрле кошларның сайрауларын тыңладылар. Кошлар турында төрле кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Кичә ахырында кошларны үлемгә китергән сәбәпләрне, аларны булдырмый калу юлларын ачыкладылар.
-
"Семейный отдых" темасына тәрбия сәгате 30.03.2017

30 нчы март көнне 1-3 классларда "Семьеведение" планы буенча "Семейный отдых" темасына тәрбия сәгате үтте. Укучылар белән гаилә белән ял итү, гаиләдәге кешеләр арасында бер-береңә карата хөрмәтле булу, гаиләнең бәхете турында сөйләшенде.Балалар һәм әти-әниләр нинди ялга өстенлек бирүләре ачыкланды
-
Татар теленнән сынау имтиханы 28.03.2017

28 март көнне 9 класс укучылары белән татар теленнән сынау имтиханы үткәрелде. Укучылар үзләренең белемнәрен сынап карадылар.
-
Нәүрүз бәйрәме! 27.03.2017

Мэктэбебез укучылары Нәүрүзне каршы алды. Матур җырлар, шигырьләр белән үрелеп барган бәйрәм программасы күрсәттеләр. Хәрәкәтле, күңелле уеннар уйнадылар. Карга боткасыннан, коймактан авыз иттеләр. Бәйрәм кичәсе мавыктыргыч һәм күңелле үтте.
-
"Күңелле каникуллар" 25.03.2017

Язгы каникул чорында 1-3 класс укучылары өчен мәктәп спортзалында класс җитәкчесе Гәрәева Г.И. "Күңелле каникуллар" дип аталучы кичә кысаларында хәрәкәтле уеннар оештырды.
-
Башлангыч класс укучылары өчен “Күңелле стартлар 24.03.2017

24 март көнне мәктәбебезнең башлангыч класс укучылары өчен “Күңелле стартлар” үтте. Укучылар төрле уеннарда үз көчләрен сынап карадылар: йөгерделәр, сикерделәр, гимнастик күнегүләр ясадылар. Вакытларын файдалы үткәрделәр, сәламәтлекләрен ныгыттылар.
-
Татар теленнән "Кызыклы грамматика" 23.03.2017

23 нче март көнне мәктәптә "Кызыклы грамматика" буенча түгәрәк өстәл артында эшлекле уен үткәрелде. 8 нче класс егетләре бу уенга бик теләп катнаштылар. Киләчәктә барлык укучыларыбызда татар теле буенча белемнәрен ныгытып, фән белән кызыксынып яшәсеннәр иде. Туган телебез хәзинәсе саекмасын дигән теләктә калыйк!















