Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Халыкара туган тел көне 20.02.2017

Татар теле атналыгы һәм Халыкара туган тел көне уңаеннан А. М. Җамалиева 2-6 нчы сыйныфлар белән " Туган тел ул - изге тел, атам-анам теле!" темасына тәрбия сәгате үткәрде. Тәрбия сәгатендә һәр милләтнең туган теле үзенә якын һәм кадерле булуы ассызыкланды. Укучыларга үз туган телебезне яратырга, сакларга кирәклеге искәртелде. Тәрбия сәгате бик эчтәлекле булды.
-
"Без бергә" фольклор фестивале 18.02.2017

Халык авыз иҗаты әсәрләрен барлау, аларны белү, онытмау халкыбызга, милләтебезгә горурлык, хөрмәт хисләрен күрсәтә. Тәрбиянең бер өлеше булган халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү - безнең бурыч. Шул максаттан мәктәбебездә "Без бергә" фольклор фестивале узды. Фестивальдә укучылар төрле номинациядә халык иҗаты әсәрләрен башкардылар. Һәр укучы бик теләп катнашты. Җиңүчеләребез район турына тәкъдим ителде.
-
Акция «Яркая, здоровая зимушка – зима». 17.02.2017
Участники республиканского антинаркотического проекта «SaмоSтоятельные Дети» провели республиканскую акцию «Яркая, здоровая зимушка – зима».На территории школьного двора для учащихся 2 и 4 класса были организованы зимние подвижные игры, такие как: «Снежная дорожка», «Тройка мчится», «Греемся», «Биатлон», отгадали загадки. Целью акции стала популяризация активного, позитивного и здорового образа жизни среди подрастающего поколения. -
Әтиләр бездә кунакта! 17.02.2017

8 класс укучылары бәйрәм уңаеннан, ин кадерле кешеләрен- әтиләрен кунакка чакырдылар . Алар бергә 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненэ багышланган “Күңелле стартлар” уздырдылар. Очрашуның максаты: балаларда ир-атларга, әтиләргә, бабайларга, гомумән, Ватанга мәхәббәт, горурлану хисләре тәрбияләү. Ватанны саклаучы хәрби гаскәр төрләрен ныклап истә калдыру. Аларга карата хөрмәт тәрбияләү...
Кичә 3 өлештан торды. Беренче өлеш балалар чыгышы. Шигырь сөйләү, җыр, бию башкару. Икенче өлеш - ярышлар: «Кулдан кулга бир», “Иң тоз атучы снайпер”лар, «Разведчиклар», “Волейбол”, “Беренче ярдәм”, “Төшерергә ярамый”, “Игътибарлы бул!” “Скакалка сикерү”, “Гер күтәрү”, “Яңгыр туктамый” .
Өченче өлеш- җиңүчеләрне буләкләү. Бәйрәм матур җыр белән тәмамланды.
-
Физика һәм математика атналыгы. 17.02.2017

Бүген, 17 нче февраль көнне, математика укытучысы Сафиуллина М.Ф. 9 нчы классларда “Геометрик прогрессиянең “Н” нчы буын табу формуласы” темасы буенча ачык дәрес һәм “Экология саннар илендә” дигән тема астында ачык мероприятие үткәрде. Дәреснең һәр этабы үз эченә күптөрле белем һәм күнекмәләр бирердәй биремнәр алган иде.Укучылар актив рәвештә кагыйдәләрне кабатлап, яңа теманы үзләштерү өстендә эшләделәр.
-
Татар теленнән ачык дәрес 16.02.2017

16 нчы февраль көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы А. М. Җамалиева 7 нче сыйныфта "Хәл төркемчәләре" темасына ачык дәрес үткәрде. Дәрес кызыклы һәм эшлекле төстә узды. Укучылар актив катнашып, үз белемнәрен күрсәтте.
-
15 нче февраль - Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулган көн 15.02.2017

Татар теле атналыгы кысаларында һәм Халыкара тел көне уңаеннан мәктәбебездә төрле чаралар уздырыла. 15 нче февраль - Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулган көнне искә алу кичәсе үткәрелде. Герой-шагыйрьнең тормыш юлы, Бөек Ватан сугышында эшләгән батырлыклары искә төшерелде. Укучылар аның турында фильм карадылар. Икенче өлештә "Шигырь сөйләү" конкурсы булды, укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр.
-
15 февраль –патриот шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2017

15 февраль –патриот шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. 2, 4 класс укучылары класс җитәкчеләре Фазылҗанова Г.Н. белән бергә шагыйрьне искә алдылар. Анын тормыш юлын, иҗатын барладылар. Балалар өчен язылган шигырьләрен укыдылар.
-
Татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы 14.02.2017

-
" Хәтер безнең йөрәкләрдә яши" 14.02.2017

Хәрби-патриотик айлык кысаларында 5-7 нче сыйныфлар арасында сәнгать укытучысы А. М. Җамалиева тарафыннан" Хәтер безнең йөрәкләрдә яши" темасына рәсем конкурсы узды. Әлеге конкурста барлык укучылар да актив катнашты.















