МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
"Безнең йөрәкләрдә син, Тукай!" 28.04.2015

Габдулла Тукай көннәре уңаеннан "Безнең йөрәкләрдә син, Тукай!" - әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә Габдулла Тукай иҗатын үз итүче, шигърият яратучы укучылар катнашты. Алар Тукай шигырьләрен сәнгатьле укыдылар, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Тукай дөньяда нибары 27 ел гына яшәсә дә, гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләребезнең берсе.
-
27.04.2015

Мәктәпкә Арча гуманитар - техник техникумы хезмәткәрләре килде. Алар үз уку йортлары хакында укучылар алдына эчтәлекле чыгыш ясадылар, уку шартлары белән таныштырдылар, 9 класс укучыларына буклетлар өләштеләр, үзләренә укырга чакырдылар.
-
Тукай туган көн! 26.04.2015

Татарстан - Тукай иле
Татарстан - безнең ил.
Бүген бездә Тукай көне
Кил бәйрәмгә, дустым, кил!
Бүген халкыбызның сөекле, яраткан шагыйре, бүгенге көндә дә шигърият күгендә балкып янган якты йолдызларның иң зурысы - Габдулла Тукайның туган көне. Г.Тукай - үзенең җаны,саф күңеле, йөрәк җылысы салынган шигъри юллары белән табигатьнең чиксез матурлыгын, хозурлыгын, серлелеген бала җанына, аның саф һәм пакь күңеленә салучы, аларны киңәйтүче, тирәнәйтүче, ныгытучы. Тукай! Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык - безнең горурлыгыбыз.
Тарих бик күп исемнәрне белә,
Бөек шәхесләргә дөнья бай.
Иҗтиһады белән маяк булып,
Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!
-
Чисталыкка омтылабыз! 25.04.2015

Һәр шимбә көнне без мәктәп яны территориясен җыештырырга чыгабыз. Көннәр генә саран тора, ныгытып җыештырырга ирек бирми. Ә без бирешмибез!!!
-
24.04.2015

Бүген 4 нче класс укучылары Республика күләмендә үткәрелгән белем бирү сыйфатын бәяләү мониторингында катнаштылар. Математикадан йомгаклау эшен эшләделәр.
-
Тукай сүнмәс йолдыз ул! 24.04.2015

Бүген татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 129 ел тулуга багышланган "Тукай -сүнмәс йолдыз ул" дигән Тукай иҗатын яратучылар кичәсе үткәрелде. Кичәдә барлык укучылар да катнашты. Бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары активлык күрсәттеләр. Алар Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Югары класс укучылар шагыйрьнең җырларын башкардылар, әкиятләрен сәхнәләштерделәр.
-
Язгы игелек атнасы 24.04.2015

Язгы игелек атнасы кысаларында бүген " - Самостоятельные дети" оешмасына керүче укучыларыбыз Иске Кырлай балалар бакчасында кунакта булдылар. Алар нәни дусларыбызга яхшылык һәм яхшы гамәлләр турында сөйләделәр, бер-берегезгә карата мәрхәмәтле, ярдәмчел булыгыз дип киңәш иттеләр, уеннар уйнадылар. Әлеге очрашуның истәлеге итеп, яхшы гамәлләр генә кылыгыз дип өндәп торсын өчен, кызыклы шарлар бүләк иттеләр.
-
23.04.2015

Одно из направлений работы нашей школы: «Экологическое воспитание школьников», поэтому учащимися школы часто проводятся акции по благоустройству территории школы и близлежащих улиц. Сегодня была проведена акция: «Живая природа» активное участие приняли учащиеся 5 – 9 классов.
-
Тукай көннәре 22.04.2015

Апрель ае -Тукай ае. Шул уңайдан мәктәп китапханәсендә татар халкының сөекле шагыйре - Габдулла Тукай иҗатына, тормыш юлына карата күргәзмә ясалды.
-
Җир көне 22.04.2015

Табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы ул. Шуны искә алып 1992 елның 22 нче апреленнән алып бу көн - Бөтендөнья Җир көне дип исәпләнә. Безнең планетабыз бик нык пычранган, без зур бер чүплектә яшәгән кебек, ләкин кешелек әле моны аңлап бетерә алмый. Без бүген Җирдә яшибез, шуңа күрә Җиребезне сакларга бурычлыбыз. Без Җир планетабызның язмышына битараф түгел һәм аның әкияттәгедәй матур булып калуын телибез. Яхшылыкка, матурлыкка, күркәм киләчәккә омтылу теләге без әлеге кичәгә әзерләндек.


















