МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Мәктәп территориясендә язгы эшләр 16.03.2015

-
Чаңгы ярышы 14.03.2015

Арча стадионында узган чаңгы сезонын ябуга багышланган эстафетада Шарафиев Илназ, Саттарова Наилә, Сайфуллина Динә, Ситдиков Эльвирлар составында команда 1 урын, Мукаева Ландыш, Хусаинов Илнар, Шакиров Илназ, Хәбиева Ландыш составындагы команда 2 урын алды. Марафонда 15 яшькә кадәрге кызлар арасында Сайфуллина Динә 5 км арага йөгереп 2 урын, Мукаева Ландыш 3 урын, егетләр арасында Шарафиев Илназ 10 км арада 2 урын, Шакиров Илназ 3 урын, 18 яшькә кадәрге кызлар арасында Саттарова Наилә 10 км арада 2 урыннарны яуладылар. Чаңгычыларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Ветеран укытучы 13.03.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран укытучылар турында мәгълүматләр туплана. Иске Кырлай башлангыч мәктәбе укытучысы Сөнгатуллин Хәсән Сөнгатулла улы әлеге сугышта катнашкан кеше. Ул 1920 елда Арча районы Мөрәле авылында туа. 1941 елда сугышка алына. Сугыш тәмамлангач, район мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. 1960 -1980 елларда Иске Кырлай авылы балаларына белем бирә. Бүгенгесе көндә ветаран безнең арада инде юк. Ләкин алар турындагы истәлекләрне берәүнең дә онытырга хакы юк. Ветеран укытучы Хәсән ага Сөнгатулла улы истәлекләрен җыю әле дәвам итә.
-
Әлифба бәйрәме 12.03.2015

Бүген бездә 1 класс укучыларының "Сау бул, Әлифбам!" бәйрәме үткәрелде. 1 класста 3 егет белем ала. Әлеге бәйрәмгә алар бик тырышып әзерләнделәр. Бәйрәмгә килгән "Азбука", "Математика", "Татар теле" дәреслекләре укучыларның белемнәрен тикшерделәр. "Әлифба" дәреслеге егетләргә укуларында зур уңышлар теләп алар белән саубуллашты. Бәйрәмгә әти-әниләр дә чакырулы иде.
-
70 еллыкка - 70 оя 11.03.2015

Мәктәбебездә "70 еллыкка - 70 оя" акциясе дәвам итә. Укучылар зур горурлык белән әлеге акциядә катнашырга алындылар. Сыерчыклар килгәнче безнең ояларыбыз әзер булыр. Әлеге акциядә иң беренчеләрдә булып 7 класс укучылары сыерчык ояларын ясап бетерделәр.
-
10.03.2015

Бүген мәктәбебезгә Арча район больницасыннан Кузнецова А.А. җитәкчелегендә бер төркем врачлар укучыларга медосмотр уздырырга килделәр. Укучыларның сәламәтлекләрен тикшереп, киңәшләр бирделәр.
-
8 Март бәйрәме белән! 08.03.2015

Кадерле кызлар, хөрмәтле укытучылар! Сезнең барыгызны да язның беренче бәйрәме 8 Март -Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз! Сезгнең барыгызга да нык сәламәтлек, озын гомер, тыныч, матур тормыш, бәхетле, шатлыклы көннәр телибез. Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне, елмаеп балкыган кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелләрегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.
-
ОГЭ га әзерлек
07.03.2015
6 нчы март көнне мәктәбебезнең 9 нчы класс укучылары район буенча уздырылган пробный имтиханда үзләренең көчләрен сынап карадылар.
-
Яз гөлләре сез, туташлар! 07.03.2015

Мәктәбебездә 8 Март- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Яз гөлләре сез, туташлар!" кичәсе үткәрелде. Кичәдә 5-9 класс кызлары катнаштылар. Кызлар "Саф хисләр" һәм "Девчата" командаларына бүленеп үзара көч сынаштылар. Кызларыбыз аш-суда уңганлыкларын, җыр-биюдә осталыкларын, тормышчан вакыйгаларны чишүдә тапкырлыкларын күрсәттеләр. Кызларның чыгышлары егетләрнең котлаулары белән чиратлашып барды. Кызларыбыз сынатмадылар, барлык биремнәрне дә үтәп чыктылар. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.
-
Әбиемнең күңел сандыгы 06.03.2015

6 март көнне Әзәк башлангыч мәктәбендә "Әбиемнең күңел сандыгы" исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәгә укучыларның әниләре, әбиләре дә килде. Әлеге кичәдә балалар татар халкының үткәне, тормыш- көнкүреше турында белделәр. Әби- бабаларыбызның киемнәре: түбәтәй, калфак, читек, чабата; бизәнү әйберләре,мендәр өслекләре, сөлге- тастымаллар турында, аларны ничек ясаулары турында мәгълүмат алдылар. Мәкальләр, табышмаклар, такмаклар әйтештеләр. Милли ризыклар турында сөйләшелде. Әниләре белән бергәләп аулак өйләрдә уйналган уеннарны уйнадылар. Татар халык җырларына җырлап, биеделәр. Әби образы аша әйтелгән әйтемнәр балалар күңеленә уелып калды.


















