МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
21.04.2015

Балалар китабы атналыгы эш планы буенча Габдулла Тукайның тууына 129 ел булу уңаеннан башлангыч класс укучылары белән "Тукай- балалар шагыйре" дип аталган әдәби кичә үткәрелде. Тукайның шигырьләре, әкиятләре буенча төшерелгән татарча мультфильмнар карадылар. Ахырдан "Минем яраткан героем" темасына рәсем ясадылар.
-
20.04.2015

Мәктәп китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 129 ел уңаеннан “Китап сөючеләр атналыгы” планы төзелде. Бүген 1-4 класс укучылары белән “Тукай эзләре буйлап” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Укучылар Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен сөйләделәр, Тукай әсәрләре геройлары турында сорауларга җавап бирделәр.
-
Язгы мәрхәмәтлек атнасы 20.04.2015

Мәктәбебездә "Язгы мәрхәмәтлек атнасы" башланып китте. Бер-беребезгә, тирә-юнебезгә карата мәрхәмәтле булыйк!
-
18.04.2015

Иске Кырлай төп гомумбелем мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллина Гөлназ Галимҗан кызы "Оста куллар" түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылары белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Илнең, җирнең, тыныч көннең кадерен белеп, җырлап яшик!" конкурсында "Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс" номинациясендә лауреат булып, Арча муниципаль район җитәкчесе И.Г.Нуриевның Дипломы белән бүләкләнделәр.
-
Моңлы сазым 17.04.2015

Бүген "Казан арты" тарих-этнография музее "Моңлы сазым" әдәби- музыкаль кичәсе үткәрде. Әлеге кичәдә безнең мәктәптән Фазлыева Илүзә Илһам кызы катнашты. Ул Габдулла Тукайның "Шагыйрь" шигырен сәнгатьле сөйләде.
-
17.04.2015

Согласно письму №4959/15 от 02.04.2015 Министерства Образования и науки РТ "О проведении международных исследований и мониторинга качества начального образования", приказа Министерства Образования и науки РТ №2368/15 от 06.04.2015 "О проведении мониторинга оценки качества образования в начальной школе в соответствии с ФГОС в Республике Татарстан" и приказа МУ "Управления образования" № 62 от 03.04.2015 ученики 4 класса участвуют в мониторинге оценки качества образования в начальной школе. Сегодня прошла проектная деятельность. Ученик 4 класса выполнил проект "Детская площадка. Мечта детства"
-
Кызыклы тәнәфесләр 15.04.2015

Мәктәбебездә укучылар тәнәфесләрне бушка уздырмыйлар. Өстәл уеннарын үз итүчеләр шахмат, шашка уеннарында үзләрен сынап карыйлар. Алда оештырылган ярышларга әзерләнәләр.
-
15.04.2015

Мәктәптә 1-9 класс укучылары арасында барган каен бөресе җыю акциясе тәмамланды. Бөре җыюга куелган йөкләмәләр үтәлде.
-
15.04.2015
Бүген 4 класс укучылары уку техникасы буенча бердәм мониторинг тапшырдылар.
-
Космонавтика көне 13.04.2015

12 апрель -Бөтендөнья Космонавтика көне. Бу көнне мәктәбебездә космонавтикага багышланган тәрбия чаралары, рәсем конкурсы уздырылды. Укучыларга космос, аны өйрәнү тарихы, бу өлкәдә эшләгән галимнәр, беренче очучы-хайваннар, беренче космонавт Ю.А.Гагарин, беренче хатын-кыз космонавт В.Терешкова, космонавтлар, космик очышлар тарихы турында бик бай мәгълүмат бирелде.


















