МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
05.03.2015

Башлангыч класс укучылары 8 Март бәйрәмен бик көтеп алдылар. Алар әниләре өчен ленталар кулланып оригиналь бүләк әзерләделәр. Әниләребез иң матур, иң кадерле кешеләр, аларга ясаган бүләктә иң матуры булырга тиеш дип саныйлар алар.
Тузаннарны сөртеп чыктым,
Коедан су китердем
Әни эштән кайтканчы дип.
Бөтен эшне бетердем,
Бүлмәләрне җыештырдым.
Бар җир ялт итсен әле,
Үзенең бәйрәмендә бер
Әни ял итсен әле.
-
04.03.2015

Иске Кырлай авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Камалов Әнвәр Галәветдин улы үз тормыш юлы турында "Гасырга тиң гомер елгасы" исемле китап бастырып чыгара. Әлеге китапта ул үзенең тамырлары турында, авылдашларының тормыш юлын, Иске Кырлай авылы тарихын, авылдагы истәлекле урыннар турында бәян итә. Ә иң мөһиме ул үзенең Бөек Ватан сугышында ничек һәм кайларда катнашуы хакында тулы итеп яза. Әлеге китапны күз яшьләрсез укып та булмый, чөнки һәрбер авылыбыз кешесе әлеге китапта үзенең бабасы, әбисе хакында нинди дә булса мәгълүмат таба ала. Рәхмәт сезгә, Әнвәр абый, әлеге хәзинәгез өчен!
-
03.03.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. Бүген мәктәбебез укучылары Иске Кырлай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Камалов Әнвәр Галәви улы янына очрашуга бардылар. Ветеран сугыш чорындагы авырлыклар, үзенең тормыш юлы турында сөйләде. Хәзерге тормышның бик матур булуы һәм яшь буынга үзләре күргән михнәтләрне күрергә язмавын теләде. Әнвәр абый бик уникаль шәхес. Аның тормыш улы үзе бер тарих. Шундый ветераныбыз булуы белән без бик горурланабыз!
-
02.03.2015

Бүген мәктәп күләмендә "Бөек Җиңүнең 70 еллыгына - 70 оя", "Бөек Җиңүнең 70 еллыгына - 70 "5"ле" акцияләре игълан ителде. Һәр укучы әлеге акцияләрдә актив катнашырга бурычлы. Әйдәгез, укучылар, сынатмыйк!
-
02.03.2015

В школе прошел конкурс чтецов, посвященный 125-летию со дня рождения Б.Л.Пастернака. Выступали учащиеся 5-9 классов. На 1 месте - Фазлиева И.(7кл.), Ситдиков Э.(7 кл.), Ахметзянов А. (7 кл.), на 2 месте - Закиров Р.(8 кл), Саттарова Н.( 8кл.), Мукаева Л.(8 кл), на 3 месте - Абдуллазянова Д. 9( кл.), Хабибуллина А.(9 кл.), Фазлиева Я. (6 кл.). Мероприятие соправождалось просмотром презентации о творчестве Пастернака.
-
Яз килә, яз көлә... 28.02.2015

Җир өстенә талгын гына яз якынлаша. Ап-ак кар астында тирән йокыда булган Җиребез уянып килә. Күкләребез аяз, дөньялар тыныч булсын. Һәркемне яз башлану белән тәбрик итәбез!!!
-
Чаңгы ярышы 28.02.2015

28 февраль көнне Арча шәһәре стадионында Ф.К.Гәрәфиев истәлегенә район беренчелегенә чаңгы ярышы үткәрелде. 2003-2004 елгы кызлар арасында Залялиева Зилә 3 урын, 2001-2002 елгы кызлар арасында Сайфуллина Динә - 1 урын, Фазлиева Илүзә 2 урын, егетләр арасында - Шакиров Илназ - 3 урын, 1999-2000 елгы егетләр арасында Шәрәфиев Илназ - 2 урыннарны яуладылар. Барлык нәтиҗәләр буенча Иске Кырлай чаңгычылар командасы 1 урынга лаек булды. Тренерлары Ситдиков А.Г. һәм чаңгычыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз! Ура! Кубок безнеке!
-
27.02.2015
Инглиз теле укытучысы Гарипова Ләйсән Наилевна 7 класс укучыларын дәрестә үзләрен диктор буларак сынап карарга тәкъдим итте. Укучылар инглиз телендә интервью алырга өйрәнделәр. Бу дәрес укучыларның телләрен күнектерергә ярдәм итте. Укучылар әлеге дәрестән канәгать калдылар.
-
26.02.2015

Арча балалар сәнгать мәктәбенең "Декоратив- гамәли сәнгать" түгәрәгендә шөгыльләнүче Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе укучылары Арча мәдәният йортында оештырылган Республикакүләм Авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү семинарында үзләренең чәчәкләр күргәзмәсе белән катнашалар. Укучыларыбызның эшләнмәләре белән 26-27 нче февраль көннәрендә эшләгән күргәзмәдә танышырга мөмкин.
-
25.02.2015

Бүген Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан игълан ителгән хәрби-патриотик айлыгы кысаларында "Ягез әле, егетләр!" ярышы уздырылды. Ярышта 7-9 класс егетләре катнаштылар Егетләр ике командага бүленеп чыдамлыкта, батырлыкта, җитезлектә үзара көч сынаштылар. Ярыш бик киеренке узды, чөнки егетләр ныклап әзерләнгәннәр иде. Кызлар классташ егетләрен котлап җырлар башкардылар, бүләкләр бирделәр. Ярышта "Бөркетләр" командасы җиңү яулады.


















