МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 ( 193 ) 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Финанс грамоталыгы атналыгы 18.03.2016

14-20 нче мартка кадәр Бөтенрәссәй финанс грамоталыгы атналыгы игълан ителде. Безнең мәктәптә һәр сыйныфта финанс грамоталыгы көненә багышланган тәрбия сәгатьләре үткәрелә.
-
Гомуми җыелыш 17.03.2016

16 март көнне укучыларның чираттагы гомуми җыелышы үткәрелде.Җыелышта старосталар 3 нче чиректә эшләнгән эшләргә отчет ясадылар, каникул планы белән таныштылар, язгы каникулда куркынычсызлык таләпләрен үтәү турында сөйләштеләр.
-
Финанс грамоталыгы атналыгы дәвам итә. 17.03.2016

17 март көнне финанс грамоталыгы атналыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучыларына госстрах агенты Сибагатуллина Гөлназ Нәсыйх кызы белән очрашу уздырылды. Ул укучыларга бәхетсезлек очракларын булдырмау турында аңлатып китте.
-
Очрашу 16.03.2016

16 нчы март көнне 5-11 классларга Балтач районы балигъ булмаган яшьләр белән эшләүче полиция капитаны Нигматҗанова Ләйсән Фәритовна белән очрашу уздырылды. Ләйсән Фаритовна укучыларга яшьүсмерләрнең җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тоту, заралы гадәтләрне булдырмау, тәртип бозган очракта җаваплыкка тарту турында аңлатып сөйләде.
-
Яшь шахматистларыбыз җиңү белән кайтты 16.03.2016

9-13 нче март көннәрендә Казан шәһәрендә 2008 нче елгы һәм аннан яшьрәк балалар арасында Татарстан беренчелеге узды.Элеге ярышта безнең беренче сыйныфукучыларыбыз Абдрахманов Әмир , Корбанов Ильяс уз көчләрен сынап карадылар һәм сынатмадылар! Абдрахманов Әмир 4,5 очко жыеп авыл районнары арасында беренче урынны яуласа ,Корбанов Ильяс супер- результат курсәтте.Ул 8 уен рәттән жинеп сонгы уенда гына жинелде һәм коэфициент буенча гына калышып(очколар 1 нче 2 нче урыннарныкы тигез 8 очко) 115 малай арасында икенче урынны алуга иреште.Ярышта 90 процент шәһәр балалары катнашуын исәпкә алсак гади авыл малаенын бу җинүе беренче урынны алуга тин җину!! Афәрин Ильяс, Әмир
-
Котлыйбыз! 16.03.2016

13 нче март көнне Балтач спорткомплексындаТР беренчелегенә каратэ ярышлары уздырылды.Безнең укучыларыбыз Корбанова Чулпан 1 урын, Гарифуллин Марат 3 урынны яулап кайттылар.Аларны бу зур җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Эх, тәмле соң ашлары! 15.03.2016

Мәктәптә укучыларыбыз ике тапкыр кайнар ризык белән туклана. Пешекче апалары укучыларыбызны тәмле, файдалы, витаминлы ризыклар белән сыйлап торалар.
-
Иртәнге линейка 14.03.2016

Иртәнге линейкада дежур торган 6 нчы класс атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә “Иң яхшы укучы класслар” дип 11 класслар танылды. “Шәфкатьле класс” номинациясе буенча 7 нче сыйныф, “Спорт сөюче класс”-1нче сыйныф укучыларына бирелде.”Иң чиста класс”-8 нче сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” дип 5 нче сыйныф билгеләнде.
-
Канатлы дусларыбызны көтеп алабыз 13.03.2016

Мәктәбебез укучылары мәктәптә уздырылган төрле чараларга, акцияләргә бик теләп катнашалар.Укучыларыбыз куллары белән ясаган сыерчык оялары туган якларына кайтучы кошларны бик тиздән сөендерерләр.
-
Семинар 13.03.2016

11 нче март көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысыНуретдинова З.З. Пыжмара төп гомуми белем мәктәбендә семинарда булды.Анда 6 нчы сыйныфларда ачык дәрес һәм “Аһәнле тавыш”-ярыш бәйге карады. Пыжмара мәктәбендә үткән дәрес һәм ачык чарадан үзенә файдалы мәгълүматлар туплады.











