МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
Бәйрәм белән хөрмәтле хатын-кызларыбыз 06.03.2016

Кадерле хатын-кызлар!
Сезне язның иң күңелле һәм иң тормышчан бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән чын күңелдән котлыйбыз!
Һәрбер хатын-кыз иң ягымлы мактау сүзләренә, олы мәхәббәткә, ихтирамга һәм кайгыртуга лаек. Без, ир-атлар, бүген сезгә йөрәктә саклап йөрткән иң назлы сүзләребезне аеруча дулкынланып әйтәбез.
Бәхетле һәм сөекле булыгыз! Балалар һәм оныклар куанычын күреп яшәргә насыйп булсын. Тыныч тормыш, сәламәтлек, игелек һәм муллык телибез сезгә, кадерле хатын-кызлар!
Сез –
Бу дөньяның йөзек кашы,
Бәһа җитмәс
Иң кыйммәтле асылташы.
Горур да сез
Тау кыядай, буй җитмәслек
Гүзәл дә сез
Бер гөлгә дә тиңләшмәслек. -
Класс сәгате 05.03.2016

Үзенең күптөрле мәшәкатьләре, матур көннәре белән туган ягыбызга яз якынлаша. Язның иң беренче бәйрәме 8-март көннәрендә эшләр, бәйрәмнәр күбәя. 10- класс җитәкчесе Нурания Садиковна укучылары белән “Кадерлем-әнием” темасына класс сәгате үткәрде. Укучылар әниләре турында сөйләде, анкета сорауларына җавап бирде. Дәрес ахырында егетләр классташ кызларын да бәйрәм белән тәбрикләп, истәлек бүләкләре тапшырды.
-
Расписание ЕГЭ-2016 04.03.2016

Минобрнауки РФ утвердил расписание проведения единого государственного экзамена в 2016 году. Согласно расписанию, экзамены в этом году пройдут в два этапа: досрочный этап будет проведен в период с 21 марта по 23 апреля, и основной — с 27 мая по 30 июня. Проведение ЕГЭ в июльские и сентябрьские сроки в этом году не предусмотрено.
В этом году впервые для сдачи ЕГЭ по обществознанию, самого массового предмета по выбору, предусмотрен отдельный день в расписании. Это стало следствием оптимизации организационной схемы проведения экзаменов в пунктах проведения экзаменов.
Кроме того, наряду с резервными сроками для проведения ЕГЭ, ОГЭ и ГВЭ по отдельным учебным предметам предусмотрен дополнительный резервный день для проведения экзаменов по всем предметам. Он пригодится тем участникам, которые по какой-либо причине не смогли участвовать в основной или в резервный день. Например, при совпадении двух выбранных предметов в один день или отсутствии на экзамене по другой уважительной причине, сообщает пресс-служба Минобрнауки РТ.
Подробнее ознакомиться с расписанием предстоящих экзаменов можно на сайте. -
Башлангыч класслар атналыгы 03.03.2016

29 нчы февральдән-6 нчы мартка кадәр башлангыч сыйныфлар атналыгы игълан ителде. Бу атна өчендә укучыларыбыз белән төрле чаралар үткәреләчәк.
29 февраль “Әкият иле буйлап сәяхәт”-викторина
1 март-“Акыллы башлар”-математика көне
2 март – “В гостях у сказки”- рус теле көне
3 март- “Проект эшләре көне”- әйләнә-тирә көне
4 март-“Әлифба бәйрәме”
5 март Г.Тукай әсәрен сәхнәләштерү -
Фәнни-гамәли конференция 03.03.2016

24 нче февраль көнне бер төркем укучыларыбыз Малмыж шәһәрендә регионар арасында уздырылган “Татар шагыйрьләре туган тел турында” дип исемләнгән әдәби бәйрәмдә матур чыгыш ясап грамота, дипломнар белән бүләкләнделәр.
-
Ачык дәрес 02.03.2016

2 нче март көнне башлангыч класслар укытучысы Шафигуллина Лилия Әсхадулловна 4 нче сыйныфта татар теленнән “Сан” темасына ачык дәрес күрсәтте. Укучылар микъдар саны турында алган белемнәрен күнегүләр эшләгәндә, сорауларга җавап биргәндә дә бик отышлы файдаландылар. Дәрес бай эчтәлекле, ФГОС таләпләренә тулысынча туры килерлек итеп оештырылган . Лилия Әсхадулловнага зур рәхмәтебезне белдереп, алдагы эшендә зур уңышлар теләп калабыз.
-
Оборона-масса айлыгына йомгак ясалды 02.03.2016

Февраль аенда уздырылган оборона –масса айлыгына йомгак ясалды. Укучыларыбыз белән күп төрле ярышлар уздырылды. Һәр класс шахмат, волейбол, мылтыктан төз ату, бадминтон ярышларында актив булдылар. Аерым укучыларыбыз мактау кәгазъләре белән бүләкләнделәр.
-
“Шахмат осталары” 01.03.2016

25 нче февраль көнне Арча шәһәрендә уздырылган шахмат ярышларында 1 нче сыйныф укучысы Корбанов Ильяс 3 урынны ,27 нче февраль көнне Кукмарада уздырылган шахмат ярышларында 4 нче сыйныф укучысы Базагутинова Диния 4 урынны, Балтач командасы 3 урыннга чыгып матур җиңүләр белән кайттылар. Афәрин!
-
Иртәнге линейка 29.02.2016

Иртәнге линейкада дежур торган 8 нче класс атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә “Иң яхшы укучы класслар” дип 11 класслар танылды. “Шәфкатьле класс” номинациясе буенча 7,9 нчы сыйныф, “Спорт сөюче класс”-10 нчы сыйныф укучыларына бирелде.”Иң чиста класс”-8 сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” дип 6 нчы сыйныф билгеләнде.
-
Котлыйбыз! 29.02.2016

10 нчы сыйныф укучысы Фәхретдинов Рүзәл геология фәненнән уздырылган Республикакүләм олимпиадасында матур күрсәткечләр белән катнашып кайтты. Рүзәлне һәм аны әзерләгән география укытучысы Мифтахов Мәгъфүр Раифовичны зур уңышлары белән чың күңелдән котлыйбыз!











