МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>
-
Химиядән ачык дәрес 14.02.2016

12 нче февраль көнне химия укытучысы Валиева Раушания Урановна тәҗрибә уртаклашу максатыннан 8 классларда химиядән“Неорганик кушылмалар патшалыгында” дип исемленгән эшлекле уен –дәрес күрсәтте. Укучылар химиядән алган белемнәрен тиешенчә кулланып биремнәр эшләделәр. Дәрес күтәренке рухта үтте. Укытучыга алдагы эшендә зур уңышлар теләп калабыз.
-
“Очрашу кичәсенә” чакырабыз. 13.02.2016

Бер күрешү - үзе бер гомер бит
Очрашыйк без исән чакларда.
Күңелдә яңарыр хатирәләр,
Искә төшәр бала чаклар да.
Хөрмәтле Бөрбаш мәктәбен тәмамлаган “Укучыларыбыз”!
Сезне 13-февраль көнне үтәчәк “Очрашу кичәсенә” чакырабыз. Рәхим итегез, көтәбез! Кичәбез мәдәният йортында 18:00 сәгатьтә башлана.
Бөрбаш урта мәктәбе коллективы. -
Татарстан чаңгы юлы 2016 13.02.2016

Кояш нурларында җемелдәгән карда чаңгы шуу искиткеч ләззәт бирә икән. Мәктәп укучылары һәм укытучылары чаңгы юлына зур теләк белән чыктылар.
Барлык укучылар һәм укытучылар рәхәтләнеп чаңгы шудылар. Чаңгы шуганнан соң, һәммә кеше табигать кочагында тәмләп чәй эчте. -
Парламент дәресләре 12.02.2016

11 нче февраль көне ТР Республиказы приказына нигезләнеп мәктәбебездә Парламент дәресе үткәрелде. Дәрескә Бөрбаш җирле үзидәрә башлыгы Хакимов Сәйдәш Шамсиевич чыкырылган иде . Ул укучыларыбызга Мәскәүдә Бердәм Россия партиясенең чираттагы съездында катнашып кайтуы турында сөйләде. Укучыларыбызның кызыксынган сорауларына җавап бирде. Укучыларыбыз үзләренә бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.
-
Хәйрия акциясе
12.02.2016
“Яхшылык кыл да-суга сал”-мәкале нәкъ безнең укучыларыбызга тура киләдә инде. Укучыларыбыз хәйрия акцияләрендә бик теләп катнашалар. Лениногорск шәһәрендә булган вакыйгага безнең мәктәп укучыларыбыз битараф калмадылар 9 яшьлек Журавлев Ильяга ярдәм итү йөзеннән хәйрия акциясендә катнашып, үз көчләреннәң килгә кадәр ярдәм итүләре өчен укучыларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Тәнәфестә - уеннар 11.02.2016

Оборона-масса айлыгы кысаларында класслар арасында шахмат, шашка уеннары оештырыла. Тәнәфес вакытларын да укучыларыбыз файдалы үткәрәләр.
-
Класс җитәкчесе - 2016 11.02.2016

9 нчы февраль көнне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөбәйдуллин Ранил Мөнир улы”Ел класс җитәкчесе-2016 “Түнтәр мәктәбе зонасында үткәрелгән бәйгедә матур чыгыш ясап кайтты. Укытучы 9 сыйныфлар белән “Авыл яшәсә-Россиядә яшәр” темасы астында тәрбия сәгате күрсәтте. Бәйгенең икенче өлешендә класс җитәкчәләре үзләрен яклау презентациясе һәм проект эшләрен яклауда катнаштылар. Ранил Мөнировичка алдынгы урыннарга чыгуын теләп, рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Мәктәбебездә "Класс җитәкчесе - 2016" конкурсы 11.02.2016

10 нчы февраль көнне мәктәбебез Норма, Салавыч, Карадуган, Балтач, Алан мәктәпләренең сыйныф җитәкчеләрен кабул итте.Әлеге укытучылар районның зона этабында “Класс җитәкчеләре” бәйгесендә катнашып тәрбия сәгатьләре күрсәтеп үзләренең осталыклары белән уртаклашып киттеләр.
-
ФОРПОС отрядлары ярышы
11.02.2016
10 февраль көнне бер төркем укучыларыбыз ТИН укытучысы Акбиров Рим Фәргәть улы җитәкчелегендә Чипья мәктәбендә Сидоров призына оештырылган ФОРПОС отрядлары ярышында булып, үз көчләрен сынап кайтылар. Укучыларыбыз район мәктәпләре арасында 4 урында калдылар. 10 сыйныф егетләре Нуретдинов Нияз, Фәхретдинов Рүзәл, Кадыйров Алмаз мылтык сүтеп коруда, төз атуда, турникта тартылуда яшхы күрсәткечләргә ия булдылар. Укучыларыбызга яхшы чыгыш ясап, мәктәп данын яклап кайтканнары өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Котлыйбыз 10.02.2016

31 нче январь көнне Казан шәһәрендә үткәрелгән “Киндер-Мастер”каратэ ярышларында беренче сыйныф укучысы Базагутинов Әмир 1 урынны яулап кайтты. Әмирне һәм аның тренерынын Базагутинов Альберт Шәйхетдин улың чың күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз.











