МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Контроль эшләр 12.03.2016

Һәр класста 3 нче чирек йомгаклау контроль эшләре үткәрелә.
-
Сәламәтлек-зур байлык. 12.03.2016

Беренче һәм икенче озын тәнәфесләрдә укучыларыбыз сәламәтлек сәгатенә саф һавага чыгалар.Укучылар үзләренең сәламәтлекләрен ныгыталар.
-
Профориентация юнәлешендә очрашу 11.03.2016

10 нчы март көнне мәктәбебездә Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укытучылары һәм анда укучы студентлар белән очрашу булды.Очрашу бездә матур хатирәләр калдырды.
-
И, туган як кичләре 11.03.2016

9 нчы март көнне Бөрбаш мәдәният йортында авыл җирлекләре тарафыннан “И, туган як кичләре” темасы астында смотр концерты булып узды.Бу концертта безнең укучыларыбыз үзләренең матур биюләре белән чыгыш ясадылар.
-
Түгәрәк эшчәнлеге.
11.03.2016
Кузьмина Эльмира Гатнановна җитәкчелегендәге бию түгәрәгендә укучыларыбыз матур-матур биюләр өйрәнәләр. Әхмәдиева Ләйсән Фаруковна тарафыннан үткәрелгән “Оста куллар” түгәрәгенә йөрүче кызларыбыз чигү, тегү серләрен өйрәнәләр.
-
Котлыйбыз! 10.03.2016

1 март көнне Сосна авылында 2006 нчы елгы укучылар арасында хоккей ярышлары үткәрелде. Безнең яшь хоккейстларыбыз 2 урынны яуладылар. Аларны һәм тренерлары Валиев Рөстәм Шайдулловичны чын күңелдән зур уңышлары белән котлыйбыз.
-
Кышкы ГТО фестивале
10.03.2016
9 нчы март көнне 11 сыйныф укучылары өчен Балтач спорткомплексында кышкы ГТО фестивале үткәрелде. Укучыларыбыз көчләрен төрле ярышларда сыный алдылар.
-
Иртәнге линейка 09.03.2016

Иртәнге линейкада дежур торган 7 нче класс атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә “Иң яхшы укучы класслар” дип 11 класслар танылды. “Шәфкатьле класс” номинациясе буенча 7 нче сыйныф, “Спорт сөюче класс”-1,4 нче сыйныф укучыларына бирелде.”Иң чиста класс”-6 нчы сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” дип 9 нчы сыйныф билгеләнде.
-
Әлифба бәйрәме 09.03.2016

4 нче март көнне 1 сыйныф укучыларының "Әлифба бәйрәме" узды. Бәйрәмгә әти-әниләр, дәү әниләр, укытучылар килгән иде. Укучылар узләренең белемнәрен, иҗади сәләтләрен, осталыкларын күрсәтә алдылар. Бәйрәмнең беренче өлешендә укучылар әлифбаны мактап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Икенче өлешендә көнцерт номерлары булды. Ә инде өченче өлешендә үзләре алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчтеләр. Бәйрәм бик эчтәлекле булды. Сыйныф җитәкчесенә, мәктәп дирекциясенә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Бәйрәм концерты 08.03.2016

6 нчы март көнне мәдәният йортында 7 нче сыйныф укучылары көче белән 8 нче март хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Укучыларның һәр чыгышы тамашачылар тарафыннан көчле алкышларга күмелде. Матур бәйрәм концерты күрсәткән 7 нче сыйныфларга һәм сыйныф җитәкчесе Нуретдинова Зөльфирә Зөфәр кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез.











