МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 ( 197 ) 198 199 200 >>
-
Тамчы шоу 19.02.2016

15 нче февраль көнне мәктәбебездән бер төркем укучыларыбыз Казанда уздырылган“Тамчы шоу” тапшыруында катнашып кайттылар.Укучыларыбыз үзләренең белемнәрен биология, тарих, география фәннәреннән күрсәттеп, уңышлы чыгыш ясадылар.Бу тапшыруда катнашкан укучыларыбыз 6 класстан Гыйльмуллин Фәнис, Шакирова Галия, Шарипова Фәйрүзә, 7 класстан Корбанова Чулпан, Нурмиев Илшат, Гыйльмуллин Рифат һәм аларны әзерләгән укытучылар Нуретдинова Зөлфирә Зөфәр кызына, Миннемуллин Айгиз Рафил улына, Сибагатуллин Мәлик Тимерхан улына, Валиева Раушания Уран кызына, Мөхетдинова Гөлнара Сафуан кызына рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Батырлык дәресләре 19.02.2016

18 нче февраль көнне барлык классларда да Батырлык дәресләре үткәрелде.
-
Санитар минимум укулары 18.02.2016

17 нче февраль көнне СанПин нормалары буенча мәктәп коллективына ТР Роспотребнадзор Балтач бүлеге хезмәткәре Габбасова Надия Рафкатовна тарафыннан укулар оештырылды.
-
Бездә кунакта булачак беренчеләребез 18.02.2016

Башлангыч сыйныф укытучысы Шафигуллина Лилия Асхадулловна мәктәпкә керүче балалар белән әзерлек төркемендә шөгыльләр үткәрә башлады.
-
“Милли тавыш- балалар” проекты
17.02.2016
13 нче февраль көнне мәктәбебез укучылары Акбирова Нәфисә, Галимов Әлфис, Гыйльмуллин Рифат, Газизуллин Кәрим Сосна авыл мәдәният йортында районкүләм “Милли тавыш- балалар” проектының 1 нче этабында җиңүчеләр булдылар һәм йомгаклау концертында катнашып кайттылар.
-
Юбилеегыз белән тәбрик итәбез 16.02.2016

11 нче февраль көнне 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткән хезмәттәшебез - Галиуллина Хәлимә Әхлиулла кызын- туган көне белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Ихтирам белән Бөрбаш урта мәктәбе укытучылар коллективы.
-
Пенсионерлар өчен компьютер курслары 16.02.2016

-
Котлыйбыз! 15.02.2016

-
Ачык ишекләр көне 15.02.2016

12 нче февраль көнне беренче классларда Корбангалиева Миляушә Назировна математикадан әти-әниләр, укытучылар өчен ачык дәрес күрсәтте.Укучыларыбыз дәрестә бик актив булдылар. Алган белемнәрен күрсәтеп әти-әниләрне дә, укытучыларны да сөендерделәр. Дәрес бик уңышлы үтте. Миляүшә Назировнага һәм беренче сыйныф укучыларына зур рәхмәтебезне белгертеп, уңышлар теләп калабыз.
-
Очрашу - 2016 15.02.2016

13 нче февраль көнне очрашу кичәсе булып үтте. Әлеге очрашуга Бөрбаш урта мәктәбен 45, 40, 35, 30, 25, 20, 15 ел элек тәмамлаган шәхесләр чакырылды. Очрашу бәйрәме искиткеч күңелле һәм матур үтте. Килгән кунакларның барысы олы рәхмәтләрен белдереп, укыткан укытучыларына, мәктәпкә бүләкләр тапшырдылар. Һәр класс үзләренчә искә алды мәктәп елларын. Классташлары белән, укытучылар белән булган кызыклы, истәлекле мизгелләрен хәтерләренә төшерделәр. Очрашудан һәркем якты , матур хатирәләр белән таралды











