МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 ( 196 ) 197 198 199 200 >>
-
Муса Җәлилнең тууына 110 ел 27.02.2016

26 нче февраль көнне герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап “Тик булса иде ирек”дигән әдәби-музыкаль кичә уздырылды.Кичәнең беренче өлешендә 8 нче сыйныф укучылары М.Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар. Ә икенче өлешендә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
Минзәлә дәүләт театр коллективы белән очрашу 26.02.2016

25 нче февраль көнне герой-шагыйрь Муса Җәлилгә 110 ел тулу уңаеннан, Карадуган мәдәният йортында Минзәлә дәүләт театр коллективы белән очрашу үткәрелде. Безнең мәктәптән әлеге тантанада 4 нче сыйныф укучыларыХөсәенова Зәринә,Базагутинова Диния, 5 нче сыйныф укучысы Газизуллин Кәрим катнашты. Алар “Йолдызлы малай”спектаклен карау бәхетенә дә иреште. Себер тракты музеенда экскурсиядә
-
“Газиз туган телем” 26.02.2016

26 нчы февраль көнне “Халыкара туган тел” көне уңаеннан “Газиз туган телем” дип исемләнгән 5, 6 нчы сыйныфлар арасында викторина үткәрелде.Командалар зирәклектә, тапкырлыкта көч сынаштылар. 41 очко белән “Туган тел” командасы җиңүгә иреште “Бөрбаш” командасы алардан бары 1 очкога гына калышты. Бу бәйгене оештырган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуретдинова Зөльфирә Зөфәр кызына һәм укучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Яшь шахматчыларыбыз 24.02.2016

21 нче февраль көнне Казанда ШЭ Камалов призына үткәрелгән шахмат ярышларында безнең яшь шахматчыларыбыз Абдрахманов Әмир 1, 2 урыннарны, Корбанов Ильяс 3 урын яуладылар. Аларны бу зур җиңүләре белән котлыйбыз, зур уңышлар телибез.
-
Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт 24.02.2016

22 нче февраль көнне 8 нче сыйныф укучылары Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан һәм “Ватанны саклаучылар” көненә концерт куйдылар. Концертта укучылар яңа биюләр дә, матур җырлар да башкардылар. Аларның зур тырышлык куеп әзерләнгән бәйрәмнәре кадерле әтиләребезгә һәм килгән кунакларга бик ошады. Концертта катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
23 февраль -Ватанны саклаучылар көне 23.02.2016

Хөрмәтле ир-егетләр!
Сезне чың күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе,ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык һәр эшегездә уңышлар теләп калабыз.
Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!
Сез көчле, сез батыр, сез-безнең куаныч!
Сез- алтын багана, гаиләдә сез-терәк!
Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк!
Бәйрәмеге белән котлап,
Ир-егетләр, сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай, кыю, батыр булып,
Үрнәк булып, җирдә яшәгез.
Якты көннең һәрбер иртәләре,
Килсен сезгә, кояш, нур булып.
Сәламәтлек, бәхет юлдаш булсын,
Куанычлар килсен ургылып. -
Нюрнберг-70 елдан соң 23.02.2016

19 нчы февраль көнне Балтач районы прокурор ярдәмчесе Шарифуллин Фәрит Гомәр улы белән очрашу уздырылды һәм А.Г.Звягинцевның “Нюрнберг-70 елдан” соң дип исемләнгән фильмы күрсәтелде.
-
Аҗаган 22.02.2016

20 нче февраль көнне уздырылган Аҗаган хәрби-патриотик уенында барлык укытучыларыбыз һәм укучыларыбыз теләп катнаштылар. Укучыларыбыз үзләренең көчләрен , осталыкларын мылтыктан төз атуда, мина эзләүдә, аркан тартуда, беренче мед. ярдәм һәм башка уеннарда күрсәтә алдылар.
-
Ачык дәрес 22.02.2016

22 нче февраль көне яшь укутучыбыз Зарипов Алмаз Маулет улы 5 классларда ачык математика дәресе үткәрде. Яшь укытучыбыз укучылар белән бик күп төрле эш алымнары башкарды. Тәҗрибәле укытучыларыбыз тарафыннан киңәшләр, тәкъдимнәр бирелде. Алмаз Маулетовичка алдагы эшендә зур уңышлар телибез.
-
Макулатура җыйдык 21.02.2016

16 нчы февраль көнне мәктәбебез укучылары макулатура җыйнауда актив катнаштылар. Укучыларыбыз көче белән барлыгы 759 кг кәгазь тапшырылды. Иң актив класслар 1урында-4,7,9 класслар,2 урында-2,5,8 класслар, 3урында-1,6,10 класслар билгеләнде. Мәктәп буенча 2 нче сыйныф укучысы Каримуллин Райнур 47 кг кәгазь тапшырды.











