МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 ( 203 ) 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Сынау имтиханнары 08.01.2016

Бүген мәктәбебезнең 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары математикадан сынау имтиханнары тапшыра. Укучыларыбызга уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз! 07.01.2016

Хөрмәтле Гузәл Галимулловна!
Сезне чың күңелебездән туган көнегез белән тәбриклибез. Сезгә шушы бәйрәмегездә теләкләрнең иң изгесен иң сафын юллыйбыз. Җаныгыздагы йолдызлар балкышын сүндермичә, күңелегездәге яшәүнең алкышын киметмичә, сәламәтлек дәрьясында коенып яшәвегезне телибез.
Җир өстенең җем-җем ак карларын
Килә сезгә бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе.
Котлыйбыз, котлыйбыз
Сезне юбилей белән.
Кайгыларга бирешмичә
Яшәгез сез шатлык белән.
Иң изге теләкләр белән мәктәп коллективы. -
Хоккей мәйданчыгында уен гөрли 07.01.2016

Мәктәбебезнең боз мәйданчыгы бүген авыл яшьләре арасында хоккей бәйгесен кабул итә.
-
Сынау имтиханнары 06.01.2016

Бүген 9, 11 класс укучылары рус теленнән сынау имтиханнары тапшыралар. Укучыларыбызга уңышлар телибез.
-
Лагерьда эш гөрли. 05.01.2016

Кышкы лагерьда 9-11 класс укучыларыбыз өчен имтихан бирү фәннәреннән консультацияләр бара.
-
Лагерьда бик тәмле ашаталар. 05.01.2016

Укучыларыбызны повар апалары тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлап кына торалар.
-
Саф һавада уеннар. 04.01.2016

Кышкы каникулларның да санаулы көннәре генә калып бара. Малайларны, кызларны көн саен хоккей мәйданчыгында, чаңгыда күрергә була. Укучыларыбыз ялларын бик күңелле һәм файдалы үткәрәләр.
-
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Яңа ел котлавы 31.12.2015

Кадерле дуслар! Хөрмәтле коллегалар!
Чын күңелдән сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйм!
Һәр елны без әлеге минутларны зур түземсезлек белән көтеп алабыз, нәтиҗәләр ясыйбыз, киләчәккә планнар корабыз, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына өметләнәбез.
Хезмәттәшләремә, укытучыларга фидакарь хезмәтегез, киләчәк буынга – яшьләребезгә армый-талмый хезмәт итүегез өчен зур рәхмәт әйтәсе килә!
Барлык мәктәп укучыларына һәм студентларга зур уңышлар һәм күңелле кышкы каникуллар телим.
Яңа ел һәммәбез өчен дә яңа һөнәри казанышлар, күңелле вакыйгалар, иминлек һәм куелган максатларга ирешү елы булсын.
Сезгә һәм Сезнең якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм күңел тынычлыгы телим!
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов -
Лагерьның бер көне 31.12.2015

Лагерьда укучыларыбыз рәхәтләнеп ял итү белән бер рәттән имтиханнарга да әзерләнергә онытмыйлар. Чөнки бик тиздән алар үз белемнәрен математика һәм рус теленнән сынап караячаклар. Укучыларыбызга бары тик уңышлар гына телик.
-
Милли мәгарифкә һөҗүм дәвам итә 30.12.2015

Кичә 14 нче утырыш утырышында 5 нче чакырылыш ТР Дәүләт Советы РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин адресына мөрәҗәгать кабул итте. РФ гомуми белем бирү оешмаларында рус телен һәм әдәбиятын укыту концепциясе проекты буенча мөрәҗәгатьне депутатлар бертавыштан кабул итте.
Әлеге мәсьәлә буенча Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев чыгыш ясады.
Мөрәҗәгатьтә рус теле үсеше буенча концепциянең бөтенлегенә карамастан, документта рус теле булмаган телләр үсешенә гарантия бирмәгән һәм Россия Федерациясе халыкларының белемгә һәм мәдәни хокуклары яклануын тәэмин итмәгән нигезләмәләр сакланган. Р.Вәлиев, шул рәвешле, документны җиренә җиткереп эшләп бетерүгә иҗтыяҗ булуга ишарәләде.
“Концепция проекты белем бирүнең һәр этабында төп предметларга бары тик рус телендә генә мәҗбүри укытуның бердәм дәүләт системасын кертүне, ә туган телләр һәм әдәбиятларны аерым дисциплиналар сыйфатында гына өйрәнүне күздә тота. Бу нигезләмә Россия Конституциясенең 26 нчы маддәсенең 2 нче өлешендә теркәлгән РФ гражданнарының өйрәнү телен үз теләге белән сайлау хокукларына каршы килә. Күп милләтле Россия Федерациясендә бер телдә генә белем алу халыклар тигезлеге принцибын бозачак”, - диелә мөрәҗәгатьтә.
Разил Вәлиев ассызыклаганча, күп милләтле.....











