МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 ( 207 ) 208 209 210 >>
-
Инглиз теле атналыгына йомгак. 16.12.2015

7-14 нче февраль көннәрендә мәктәбебездә үткән инглиз теле атналыгына йомгак ясалды.Урыннар түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнде. Открыткалар ясау буенча 1урын- 7 классларга, 2 урын -8 класслар, 3 урын- 6 классларга билгеләнде.Кроссвордлар чишү буенча 1 урын-11 класс,2 урын-7 классларга бирелде.Буклетлар ясау буенча1 урын-11 классларга, 2 урын 9 классларга, 3 урын-10 класслар арасында билгеләнде. Инглиз теле атналыгында иң актив укучылар да ачыкланды: Мухаметзянова Диләрә, Корбанова Чулпан, Шарипова Фәйрүзә,Галиева Дилюзә, Гыйльмуллин Фәнис, Мухарлямова Динә, Хусаенова Зәринә, Галиуллин Илсаф. Гомуми нәтиҗәләргә килгәндә 9-11 класслар
арасында 1 урын-11кл, 2 урын-9 кл, 3 урын-10 кл, урта класслар арасында-1 урын-8 класслар, 2 урын-7 кл, 3 урын 6 кл, башлангыч сыйныфлар арасында 1 ур-3 кл, 2 ур- 4 классларга бирелде. Укучылар бу атналыкта катнашып Бөек Британия турында презентацияләр ясап файдалы мүгълүматлар туплап, белемнәрен ныгыта алдылар. Бу чарада актив катнашкан укучыларга һәм инглиз теле укытучылары Мөхетдинова Гөлнара Сафуановнага һәм Габидуллина Наиля Наилевнага рәхмәтебезне белдерәбез. -
Котлыйбыз 15.12.2015

7 нче сыйныф укучысы Мифтахов Наилне Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабында география фәне буенча призёр булулы белән чын күңелдән котлыйбыз! Наилне әзерләгән укытучы Мифтахов Магфур Раифовичка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алдагы олимпиадаларда да зур уңышларга ирешүләрен телибез. Афәрин!
-
Җиңүе белән котлыйбыз! 15.12.2015

Салавыч авылында үткәрелгән РСФСРның спорт мастеры Рафис Насибуллин призына үткән ярышларда 10 нчы сыйныф укучысы Фәхретдинов Рүзәль , 8 нче сыйныф укучылары Шәйхетдинов Фәннүр, Гайфетдинов Фәнзилләр катнашып кайттылар. Фәхретдинов Рүзәлне 3 урын алуы белән чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы ярышларда да егетләребезгә зур уңышлар телибез.
-
Иртәнге линейка 14.12.2015

Иртәнге линейкада дежур торган 11 нче класс атналык эшкә нәтиҗә ясады. Бу атнада “Иң яхшы укучы класс” дип 5 класслар танылды. “Шәфкатьле класс” номинациясе 7 сыйныф укучыларына бирелде.”Иң чиста класс”- 8 сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” дип 10 сыйныф билгеләнде.
-
12 нче декабрь-РФ Конституциясе көне 14.12.2015

Мәктәбебездә 12 нче декабрь көнне РФ Конституциясе көне уңаеннан сыйныфларда тәрбия чаралары үткәреләде. Укучыларга файдалы мәгълүматлар бирелде.
-
Рус теленнән ачык дәрес. 13.12.2015

11 нче декабрь көнне рус теле укытучысы Валиева Гөлнара Талгатовна тарафыннан 7 нче класста “Деепричастие” темасын кабатлау буенча ачык дәрес үткәрелде. Укытучы дәрестә төрле эш алымнары кулланып укучыларның белемнәрен ныгытты. Дәрес эшлекле һәм файдалы үтте.
-
Музыкадан ачык дәрес. 13.12.2015

8 нче декабрь көнне музыка укытучысы Базагутинова Динә Мәүлетовна 3 нче сыйныфта “Музыкада сүрәтләү интонациясе” темасына ачык дәрес күрсәтте. Укучыларыбыз музыкаль сәяхәткә юл алдылар. Һәр тукталышта укытучы укучыларның белемнәрен бәяли алды. Дәрес бай эчтәлекле, ФГОС таләпләренә тулысынча туры килерлек итеп оештырылган . Динә Маүлетовнага зур рәхмәтебезне белдереп, алдагы эшендә зур уңышлар теләп калабыз.
-
"Час кода" акциясе 13.12.2015

-
Балаларның хокукларын яклау киңәшмәсе. 12.12.2015

10 нчы декабрь көнне мәктәбебезнең өлкән вожатые Гөлчәчәк Габделбарыевна һәм 8 нче класс укучысы Исрафилов Хәлил Янгул урта мәктәбендә балаларның хокукларын яклау буенча оештырылган киңәшмәдә булып, тәҗрибә туплап кайттылар.
-
Тәрбия сәгате 12.12.2015

10 нчы декабрь көнне Шафигуллина Лилия Әсхәдулловна 4 нче классларда “Мәрхәмәт елмаюдан башлана” дип исемләнгән ачык тәрбия сәгате үткәрде. Тәрбия сәгате бик матур, эшлекле булды.Укытучыга алдагы эшендә зур уңышлар телибез.











