МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 209 ( 210 ) >>
-
Шахмат түгәрәге эшли. 30.11.2015

Мәктәбебездә Гарифуллина Ландыш Васыйл кызы җитәкчелегендә шахмат түгәрәге эшләп килә. Укучыларыбыз бу тәгәрәкә бик теләп йөриләр. Шахмат, шашка ярышларында алдынгы урыннар алып киләләр.
-
Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты 28.11.2015

“Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюыгыз белән безне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә ак юл күрсәтүче сөекле әниләребез!
Бүген әниләр бәйрәме
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген
Гөлләр шуңа шатлана.”
Шушындый матур сүзләр белән башланып китте әниләр көненә багышланган бәйрәм концертыбыз. 10-класс укучылары әзерләгән “Илгә -матурлыкны, җиргә - батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр! ” дип исемләнгән ял кичәсен тамашачы бик яратып кабул итте, һәр номер көчле алкышларга күмелде. Ә бәйрәм ахырында һәр укучы әниләренә үзе ясаган чәчәкләр букеты бүләк итте. Шундый ял кичәсе оештырган 10-класс укучыларына зур рәхмәт. -
Инглиз теленнән мониторинг 27.11.2015

26 нчы ноябрь көнне мәктәбебездә 4,6,8 класслар өчен инглиз теленнән мониторинг үткәрелде. Укучыларыбыз алган белемнәрен күрсәтә алдылар.
-
Кызларыбыз булдыра! 27.11.2015

Технология дәресләрендә кызларыбыз тәмле-тәмле салатлар ясыйлар, пироглар, тортлар пешерәләр. Бу эштә аларга технология укытучысы Хөсәенова Фирания Ханифовна ярдәм итә.Менә бүгендә 6 класс кызлары яңа рецепт буенча “Бабушкин торт” пешереп сыйныфташларын сыйладылар.
-
Кунакта “Салават күпере” журналы. 26.11.2015

25 нче ноябрь көнне мәктәбебездә “Салават күпере” журналының редакторлары белән очрашуы узды. Казаннан килгән кунакларыбыз укучыларга журнал турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр, төрле уеннар уйнаттылар, “Салават күпере төсләре” әкиятен сәхнәләштерделәр. Бу очрашу укучыларыбызның күңелләрен күтәреп, җылы хисләр калдырды.
-
Лидерлар слеты 25.11.2015

24 нче ноябрь көнне Балтачта гимназиясендә лидерлар өчен слет булып узды. Әлеге слеттка Казаннан кунаклар да килгән иде. Безнең мәктәптән 7 нче класс укучысы Корбанова Чулпан һәм 9 нчы класстан Латыпова Алсу катнашып, тәҗрибә туплап кайттылар.
-
Котлыйбыз 25.11.2015

5 нче сыйныф укучысы Газизуллин Кәримне һәм 6 нчы сыйныф укучысы Гильмуллин Фәнисне Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабында рус теле фәне буенча җиңүче булулары белән чын күңелдән котлыйбыз! Кәрим белән Фәнискә һәм аларны әзерләгән укытучылар Валиева Гөлнара Талгатовнага, Габидуллина Наиля Наилевнага зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алдагы олимпиадаларда да зур уңышларга ирешүләрен телибез. Афәрин!
-
Тәрбия сәгате 24.11.2015

24 нче ноябрь көнне Яббарова Әльфира Мансуровна 2 нче классларда “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән ачык тәрбия сәгате үткәрде. Дәрескә укучыларның әниләре дә чакырылган иде. Тәрбия сәгате бик матур, эшлекле булды.Укытучыга алдагы эшендә зур уңышлар телибез.
-
Иртәнге линейка 23.11.2015

Иртәнге линейкада дежур торган 8 нче класс атналык эшкә нәтиҗә ясады. Бу атнада “Иң яхшы укучы класс” дип 11 класслар танылды. “Шәфкатьле класс” номинациясе 9 сыйныф укучыларына бирелде.”Иң чиста класс” дип 5 сыйныф билгеләнде.
-
Ачык тәрбия сәгате 20.11.2015

19 нчы ноябрь көнне Корбангалиева Миләүшә Назировна 1 нче классларда “Сәламәтлек иленә сәяхәт” дип исемләнгән ачык тәрбия сәгате үткәрде. Укучылар өчен тәрбия сәгате бик файдалы үтте.Алга табада укытучыга эшендә зур уңышлар телибез.











