МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 211 ) 212 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Очрашу 19.11.2015

18 нче ноябрь көнне Бөрбаш мәдәният йортында олы хөрмәткә лаек,милләтебез күгендә якты йолдыз булып балкучы, үзен кызганмый, татар халкына хезмәт итүче күркәм шәхес Фәүзия Бәйрамованың “Ана” китабын тәкъдир итү кичәсе узды
-
Котлыйбыз! 18.11.2015

10 нчы сыйныф укучысы Фәхретдинов Рүзәлне Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабында геология фәне буенча җиңүче булуы белән чын күңелдән котлыйбыз! Рүзәлгә һәм укытучысы Мифтахов Мәгфүр Раифовичка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алдагы олимпиадаларда да зур уңышларга ирешүләрен телибез.
-
Иртәнге линейка. 17.11.2015

Һәр атна саен дүшәмбе көнне мәктәптә линейка уздырыла. Дежур класс атналык эшкә нәтиҗә ясый, төрле эшләр буенча җиңүче классларга вымпел тапшырыла. Бу атнада “Иң чиста класс “- 5 нче класс,”Иң тәртипле”-10 нчы класс, “Шәфкатьле”-6 класс, “Иң яхшы укучы “-11 класслар дип билгеләнде. Киләсе атнага эшләр билгеләнде.
-
Котлыйбыз! 16.11.2015

14 нче ноябрь көнне “Балтач спорткомплексында”2003-2004 нче елгы кызлар арасында үткәрелгән волейбол ярышында кызларыбыз 2 нче урынга лаек булдылар. Кызларыбызны һәм тренер Валиев Рөстәм Шайдулловичны бу җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз.Афәрин кызлар!
-
Әниләр көненә әзерлек 15.11.2015

Мәктәбебез укучылары әниләр көненә үз куллары белән эшләп матур чәчәк бәйләмнәре ясыйлар. Бу эштә аларга сыйныф җитәкчеләре һәм технология укытучысы Хөсәенова Фирания Ханифовна ярдәм итә.
-
Ачык дәрес 14.11.2015

13 нче ноябрь көнне Валиев Рөстәм Шайдуллович 7 нче классларда физкультура дәресеннән ачык дәрес бирде. Бу дәрестә ул укучыларга баскетбол уенының кагыйдәләре белән таныштырды. Дәрес оешкан төстә күтәренке рухта үтте.Алга таба да укытучыга эшендә зур уңышлар телибез
-
Түгәрәкләр эшли 13.11.2015

Укучыларыбыз буш вакытларын файдалы итеп үткәрәләр.Мәктәбебездә оештырылган бию һәм җыр түгәрәкләренә яратып һәм теләп йөриләр
-
Сәламәтлегеңне яшьтән сакла! 11.11.2015

10 ноябрь көнне укучыларыбызның сәламәтлекләрен тикшерергә район врачлары килде. Алар укучыларыбызга сәламәтлекләрен саклау буенча үзләренең тәкъдимнәрен, киңәшләрен бирделәр.
-
Халыклар бердәмлеге көненә тәрбия сәгатьләре 10.11.2015

10 нчы ноябрь көнне һәр класс җитәкчесе Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тәрбия сәгатьләре үткәрделәр.Укучылар бу бәйрәм турында файдалы мәгълүматлар алдылар.
-
Интернет олимпиада җиңүчеләре 10.11.2015

Бер төркем укучыларыбыз җәмгыять белеменнән интернет олимпиадаларында катнашып дипломнарга ия булдылар. Котлыйбыз!











