МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 ( 214 ) 215 216 217 218 219 220 >>
-
Классларда контроль эшләр 27.10.2015

Укучыларыбыз һәр фәннән контроль эшләр эшлиләр. Аларга уңышлар телибез.
-
2 ноябрьдән мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана 26.10.2015

2015 елның 2 ноябреннән республика мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана. Каникул 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, 2015-2016 уку елына балаларга аларның гомере һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгын тәэмин итүче оешкан ял булдыруга шартлар тудыру, каникуллар вакытында укучылар өчен үткәрелә торган чараларның бердәй планын гамәлгә ашыру максатыннан, шулай ук әти-әниләрнең күпсанлы сораулары буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан каникуллар үткәрүнең бердәй вакыты тәкъдим ителгән иде. Закон буенча каникуллар үткәрү вакыты турындагы карар кабул итү хокукы аерым мәктәп администрацияләре карамагында. Шулай да, күпчелек ата-аналар фикеренчә, республиканың барлык мәктәпләрендә дә бер үк вакытта каникул булдыру балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кулай.
-
“Бозлыкларда сак бул!” 25.10.2015

Мәктәбебездә ОБЖ укытучысы Акбиров Рим Фаргатович тарафыннан классларда “Балаларның һәм яшүсмерләрнең боз өстендә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре һәм саклану чаралары”темасы астында дәресләр үткәрелде.
-
Сингапур укулары 25.10.2015

23 октябрь көнне мәктәбебездә Сингапур укулары булып үтте. Бу укулар укытучылар өчен эшлекле һәм кызыклы булды. Укытучылар киләчәктә үз эшчәнлекләрендә куллану өчен бик күп төрле эш алымнары белән танышты.
-
”Дөньяда иң зур дәрес” 24.10.2015

22 нче октябрь көнне мәктәбебездә ”Дөньяда иң зур дәрес”, “Самый Большой урок в мире” үткәрелде. Һәр сыйныф җитәкчесе бу дәрескә ныклы әзерлек белән керде.Укучыларыбызда дәрестә актив булдылар.
-
“Спорт осталары белән очрашу” 24.10.2015

22 нче октябрь көнне физкультура һәм спорт атналыгы кысаларында мәктәбебездә хөрмәтле кунаклар, кул көрәше буенча спорт мастерлары Зиятдинова Әльфия апа һәм Гайнетдинов Фагыйль абыйлар очрашуга килделәр. Бу очрашу укучылар тарафыннан җылы кабул ителде. Бу спорт төренә карата укычыларыбызның хөрмәте тагын да арткандыр дип уйлыйбыз.
-
Башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшыру тантанасы
23.10.2015
21 нче октябрь көнне авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшыру тантанасы булып узды. Китапханәче Хәкимова Әнисә Тәлгать кызы укучыларны мәдәни көндәлек, аның әһәмияте һәм эшләү тәртибе белән таныштырды. Шулай ук мәдәният йорты мөдире Хөсәенова Рәзилә Латыйп кызы укучыларга мәдәният сүзе турында төшенчә бирде һәм кайбер мәдәни урыннар турында сөйләде.
-
Фәнни-гамәли конференция. 23.10.2015

21 нче октябрь көнне Арча педагогия көллиятендә язучы Гариф Ахуновның тууына 90 ел тулу уңаеннан фәнни-гамәли конференция үтте. Безнең мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуретдинова Зөлфирә Зөфәр кызы да әлеге матур тантанада катнашты. Конференциянең икенче өлеше Казанбаш урта мәктәбендә үтте. Ул “Г.Ахунов иҗатында күтәрелгән төп мәсьәләләр” темасы буенча уңышлы чыгыш ясап, дипломга лаек булды. Аның чыгышы китапка кертелде. Без аны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
Ачык дәресләр. 22.10.2015

Мәктәбебезнең иң тәҗрибәле укытучыларыбызның берсе рәсем һәм технология укытучысы Хөсәенова Фирания Ханифовна тарафыннан 2 нче сйныфларда сәнгать дәресеннән ачык дәрес күрсәтелде. Яшь мөгаллимнәргә тәҗрибә туплау өчен бик яхшы үрнәк дип кабул итәргә кирәк. Алга таба да эшендә зур уңышлар телибез.
-
Профориентация
22.10.2015
21 нче октябрь көнне 7-8 классларга профориентация буенча тест үткәрелде.











