МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 ( 213 ) 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Специалисты ФИПИ расскажут на телеканале ОТР об особенностях КИМ ЕГЭ-2016 30.10.2015

Рособрнадзор и Общественное телевидение России представляют рубрику «Я готовлюсь к ЕГЭ-2016» - цикл еженедельных получасовых передач с участием специалистов Федерального института педагогических измерений - руководителей Федеральных комиссий по разработке контрольных измерительных материалов ЕГЭ.
Передачи будут посвящены особенностям экзамена по каждому предмету в период кампании ЕГЭ-2016. Беседа, безусловно, будет интересна участникам ЕГЭ в 2016 году. Разговор пойдет о том, как изменятся задания по предметам, каковы особенности оценивания работы, на что стоит обратить внимание преподавателям и ученикам в период подготовки к экзаменам, как избежать типичных ошибок.
Первая передача состоялась 19 октября в 17:00 в рамках прямого эфира программы «ОТРажение» и была посвящена ЕГЭ по математике (базовый и профильный уровень). Запись передачи можно посмотреть... -
Юл кагыйдәләрен белү кирәк 29.10.2015

28 нче октябрь көнне мәктәбебездә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашу булды. Беренче сыйныф укучылары юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара күрсәттеләр. ЮХИДИ хезмәткәрләре Мингазов Илшат Рәис улы һәм Лилия апалары укучыларның юлда йөрү кагыйдәләрен белүләре белән кызыксындылар, сораулар ярдәмендә белемнәрен тикшерделәр. Кичәнең иң күңелле мизгеле – Илшат абыйлары кулыннан истәлекле бүләкләр алу булгандыр, мөгаен.
-
Интернет челтәрендә куркынычсызлык 29.10.2015

28 октябрь көнне мәктәбебездә "Укучыларның Интернет челтәрендә куркынычсызлыгы Россиякүләм дәресе" кысаларында югары сыйныф укучыларылары өчен "Интернет челтәрендә куркынычсызлык" темасына дәресләр үткәрелде.
-
Башлангыч сыйныфларда әти-әниләр җыелышлары 29.10.2015

27 нче октябрь көнне башлангыч классларда әти – әниләр өчен җыелышлар үткәрелде. Әти – әниләргә класс җитәкчеләре балалары хакында сөйләделәр, каникул чорында балаларны куркыныч хәлләрдән саклау һәм аңлату өчен, балаларының иминлеген һәм сәламәтлеген саклау өчен инструктажларга куллар куйдылар. Мәктәп һәм әти – әниләр бердәм булып эшләгәндә уку һәм тәрбия өлкәсендәге эшләрнең нәтиҗәсе уңай булыр. Мәктәбебез укучыларының әти – әниләре җыелышларда һәрвакыт актив катнашалар, мәктәп тормышы, балаларның анда яшәеше белән бик кызыксыналар. Җыелышларда үзләренең теләкләрен белдерәләр, күңелләрендә булган фикерләрен уртага салып сөйләшәләр.
-
Көзге бал 29.10.2015

27 нче октябрь көнне мәктәбебездә 7,8,9,10,11 класслар өчен көзге бал кичәсе үткәрелде. Укучылар кичәгә алдан әзерләнделәр.Бәйрәмнең беренче өлеше төрле биремнәрдән торды. Көз кызы,серле букет, икмәк –табын күрке,көзге рәсем, тәмлә салат, иң оста шигырь сөйләүче номинацияләре билгеләнде. Бу бәйге нәтиҗәләре буенча класслар арасында урыннар бирелде,1 урында 10 класс, 2 урында 8, 11класслар, 3 урында 7, 9 класслар калды. Бәйрәмнең икенче өлеше ашханәдә дәвам итте. Укучыларыбыз үзләре ясаган салатлардан, пешергән икмәкттән, кабак бәлешләреннәң авыз иттеләр. Бәйрәм бик матур , өешкан төстә барды. Бәйрәмне әзерләргә ярдәм иткән мәктәп дирекциясенә, укытучыларга, поварларга,укучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәсе килә.
-
Татар теленнән мониторинг 28.10.2015

27 нче октябрь көнне мәктәбебездә 4,6,8 нче класслар өчен татар теленнән мониторинг үткәрелде. Укучыларыбыз үз белемнәрен күрсәтә алдылар.
-
Россиядә 4нче сыйныфта укучылар декабрьдә сынау рәвешендә тикшерү эшләре язачак 28.10.2015

Декабрь аенда Россиянең 70 төбәгенең 19 мең мәктәбендә 4нче сыйныфта белем алучы 600 меңләп бала математика һәм рус теленнән сынау тикшерү эшләре башкарачак.
Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт сайтында хәбәр ителгәнчә, киләчәктә бу төр эшләрне һәр уку елы азагында: 2016 елда 4нче сыфныфлар өчен, 2017нчедә 4нче һәм 5нче сыйныфларга уздыру планлаштырыла.
“Бөтенроссия тикшерү эшләре дәүләт йомгаклау аттестациясе түгел, төбәк һәм мәктәп дәрәҗәсендә үткәрелә, аларны моңа кадәр, традицион рәвештә, күп кенә төбәкләрдә һәм аерым мәктәпләрдә уздырылган еллык контроль эшләре белән чагыштырырга була”, -– дип билгеләп узган ведомство башлыгы Сергей Кравцов.
Бөтенроссия тикшерү эшләренең үзенчәлекләре булып вариантлар төзү, эшләрне үткәрү һәм бәяләү ысулларының бердәмлеге, шулай ук эшләрне бөтен ил мәктәп укучыларына бер үк вакытта башкару мөмкинлеге бирә торган заманча технологияләр санала.
Сынау эшләренең нәтиҗәләре әти-әниләргә балаларының белем алу траекториясен билгеләүдә файдалы булырга мөмкин. Шулай ук аларны төп белем алу этаплары йомгаклары буенча укучыларның әзерлек дәрәҗәсен бәяләү, мәктәпләрдә фәннәрне укытуны камилләштерү һәм төбәк белем бирү системаларын үстерү өчен файдаланып була.
Моннан тыш, проект Федераль дәүләт мәгариф стандартларын томышка ашыру нәтиҗәләрен мониторингларга ирек бирер, Россиядә бердәм белем бирү киңлеге булдыруга ярдәм итәр дип көтелә. -
Интернет челтәрендә куркынычсызлык 28.10.2015

27 октябрь көнне мәктәбебездә "Укучыларның Интернет челтәрендә куркынычсызлыгы Россиякүләм дәресе" кысаларында 5-7 сыныфлар өчен "Интернет челтәрендә куркынычсызлык" темасына дәресләр үткәрелде.
Дәресләрнең максаты, Интернет челтәрендә балалар куркынычсызлыгына җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү һәм укучыларның мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белемнәрен үстерү.
-
Җиңүләре белән котлыйбыз! 27.10.2015

24 нче октябрь көнне бер төркем укучыларыбыз Пыжмара авылында “Кама” күмәк хуҗалыгы призына 2001-2002 нче елгылар өчен үткәрелгән армреслинг ярышында катнашып кайттылар. Укучыларыбыз бу ярышта алдынгы урыннарны яуладылар. Хисамутдинова Ралия, Галимова Әльфинә, Миннебаев Рәнис, Шайхутдинов Фәннүр 1 урын, Нурмухаметов Солтан 2 урын, Нуретдинов Нияз 3 урыннарны яулаулары белән чын күңелдән котлыйбыз,алдагы ярышларда да уңышларга ирешүләрен телибез. Афәрин!
-
“Көзге рәсем” конкурсы 27.10.2015

Башлангыч классларда “Көзге рәсем” бәйгесе игълан ителде. Һәр класс укучысы бу бәйгегә тырышлык белән әзерләнә.Матур рәсемнәр класс почмакларын бизәп тора. Тиздән бу бәйгегә нәтиҗә ясалыр. Иң яхшы рәсем ясаучылар билгеләнер.











