МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 ( 217 ) 218 219 220 >>
-
Бүген бездә бәйрәм 06.10.2015

5 нче октябрь көнне укучыларыбыз чәчәк бәйләмнәре тотып Укытучыларыбызны матур бәйрәмнәре белән котладылар.
-
Корбан ашы 05.10.2015

2 нче октябрь көнне авылыбыз мәчетендә Корбан ашы булып узды.
-
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Халыкара Укытучылар көне уңаеннан котлавы 05.10.2015

Хөрмәтле укытучылар, хезмәт ветераннары!
Укытучылар көне уңаеннан Сезгә ихлас теләкләремне һәм лаеклы рәхмәт сүзләрен җиткерәм! Сезнең актив гражданлык позициясе, профессиональлек, укучыларга булган сизгер, игътибарлы мөнәсәбәтегез, фидакарь хезмәтегез бәя биреп бетергесез.
Балалар белән эшләү зур игътибарлылык һәм сабырлык таләп итә. Ә бу җиңелләрдән түгел. Алдыбызга зур җаваплылык – яшь буынга гыйлем һәм тәрбия бирү бурычы тора. Безнең кулда – ил язмышы, республикабызның киләчәге.
Татарстан мәктәпләрендә гаять зур интеллектуаль һәм иҗади потенциал тупланган. Безнең укытучыларыбыз – Россия мәгариф өлкәсендә һәрвакыт әйдәп баручылар. Хезмәтегездә уңышлы рәвештә алдынгы методикаларны, яңа технологияләрне куллану, эшне заман таләпләренә туры китереп оештыру югары нәтиҗәләр бирә. 2014 елда безнең Нурлат мәктәбеннән биология укытучысы Алла Николаевна Головенькинаның “Ел укытучысы” бөтенроссия конкурсында җиңү яулавы да – моның ачык мисалы.
Болар белән беррәттән, мәктәпләр, аеруча да авыл җирендә, яшь укытучыларны көтә. Бүген югары уку йортларын тәмамлаучы иң яхшы белгечләрне җәлеп итү буенча Хөкүмәтебез дәрәҗәсендә социаль ярдәм күрсәтү чаралары күрелә. Укытучы хезмәтен гомерлек һөнәр итеп сайлап, 1 сентябрьдә хезмәт юлын башлаган яшь мөгаллимнәргә аеруча рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Аерым җылы сүзләр белән күп еллар дәвамында республикабыз мәгарифенә фидакарьләрчә һәм чын күңелдән хезмәт күрсәткән, аның үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән ветераннарыбызны һәм укытучы династиясе вәкилләрен котлыйсым килә.
Белем бирү - дөньяда иң борынгы һәм иң дәрәҗәле һөнәр. Белем алуны энә белән кое казуга тиңлибез, ә менә белем бирү – меңнәрчә бала күңелен шифалы сугаруга тиң. Һәм бу сәләт һәркемгә дә бирелми. Сез укытучы һөнәренең барлык серләрен дә камил беләсез һәм үз белемнәрегезне укучыларыгыз белән бүлешәсез. Узган уку елындагы әһәмиятле җиңүләрегез өчен рәхмәт Сезгә. Агымдагы елда да аларның аз булмаячагына ышанам. Татарстан укытучылары башкача эшли дә алмый. Министрлык исә, Сезнең Татарстан Республикасы мәгариф системасы үсешенә юнәлдерелгән иң кыю инновацион проектларыгызны һәрчак хуплаячак.
Барыгызга да сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗади эзләнүләр, югары максатларга ирешүегезне, тырыш укучылар һәм һөнәри планнарыгызның гамәлгә ашуын телим!
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов -
Хөрмәтле укытучылар! 04.10.2015

Хөрмәтле укытучылар!
Сезне Укытучылар көне белән чың күнелдән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, бәхет- шатлык телибез.
Нигә бүген алтын нурлар
Урманнарга йөгерә?
Нигә безне көзге кояш
Җәйдәгечә көлдерә?
Ай нинди көн, нинди көн бу?
Кыздыра кояш көзне.
Шул кояштай якты сыман
Укытучылар көне. -
Мәктәп олимпиадалары дәвам итә. 03.10.2015

21 нче сентябрьдән Бөтенроссия фән олимпиадаларының мәктәп этабы башланды. Барлык укучыларга һәм укытучыларга уңышлар телибез.
-
Мониторинг 03.10.2015

30 нчы сентябрь көнне бишенче классларда рус теленнән мониторинг үткәрелде. Укучыларыбыз үзләренең алган белемнәрен күрсәттеләр.
-
“Балан”, “Миләш” операциясе 02.10.2015

Мәктәбебездә “Балан”, “Миләш” операциясе игълан ителде. Барлык классларда бу эшкә теләп катнашалар
-
Тәрбия сәгате 01.10.2015

1 октябрь көнне барлык сыйныфларда да пожар, электр куркынычсызлы буенча тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
-
1 октябрь өлкәннәр көне 01.10.2015

Хөрмәтле өлкәннәребез!
Сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз.
Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, тынычлыкта яшәсәгез иде.
Сәламәтлек ташламасын Сезне,
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
Иң изге теләкләр белән Бөрбаш урта мәктәбе укытучылары һәм укучылар коллективы. -
Мәктәп яны тәҗрибә участогында уңыш җыйнау 29.09.2015

Мәктәп яны тәҗрибә участогында үстерелгән уңышларны җыеп алдык.Уңыш бик югары булды. Уңышны җыеп алуда мәктәп укучылары һәм укытучылар бик зур тырышлык куйдылар.











