МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 ( 216 ) 217 218 219 220 >>
-
Психологлар тикшерүләре 13.10.2015

13 нче октябрь көнне укучылар белән тикшерү эшләре үткәрү өчен мәгариф идәрәсе психологлары килде.
-
Өмә 12.10.2015

8 октябрь көнне мәктәбебездә өмә үткәрелде. Укучылар һәм укытучылар мәктәп тирәсен чүпләрдән арындырдылар. Барысы да тырышып эшләделәр. Мәктәп тирәсе чиста һәм матур булып калды. Афәрин, укучылар һәм укытучылар!
-
“Шәҗәрә безнең тамырлар” 11.10.2015

“Шәҗәрә безнең тамырлар” төбәкара чарасында мәктәбебезнең технология укытучысы Хөсәенова Фирания Ханифовна һәм 8 нче сыйныф укучысы Хәйретдинова Диләрә кул эшләре белән күргәзмә эшчәнлегендә катнаштылар.
-
Республикакүләм семинар. 10.10.2015

8 нче октябрь көнне мәктәбебездә Республикакүләм семинар булып узды. Тәрбия эшләре буенча методистлар Балтач районы мәктәпләренең тәрбия өлкәсендә эш алымнары белән танышырга килделәр.Килгән кунаклар мәктәбебез һәм класстан тыш эшчәнлек белән таныштылар,үзләренең матур теләкләрен белдерделәр
-
Уңыш җыябыз 09.10.2015

Мәктәбебез бакчасында үскән уңышны җыю дәвам итә. Бүген бакчада үскән кәбестәгә чират җитте. Кәбестәләр бик яхшы үскән, витаминлы салатлар белән укучыларыбыз мәктәп ашхәнәсендә тукланырлар.
-
Ак чәчәкләр 09.10.2015

8 нче октябрь көнне мәдәният йортында Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" әсәре буенча эшләнгән премьера тәкъдим ителде. Бу премьера безнең күңелләрдә җылы хисләр генә калдырды.
-
Ветеран укытучыларны котлау. 08.10.2015

5 нче октябрь көнне укучылар оешмасы Ветеран укытучыларыбызны бәйрәм белән котлап кайттылар. Әфәрин!
-
Җиңү белән котлыйбыз. 08.10.2015

3 нче октябрь көнне бертөркем егетләр һәм кызларыбыз район күләм волейбол ярышында катнашып кайттылар. Егетләребезне 3 нче урын алу белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
Бездә кунаклар 07.10.2015

5 нче октябрь көнне мәктәбебезгә Укытучылар көне белән котларга “Ромашка” ясле бакча коллективы килде. Нәни дусларыбыз үзләренең шигырьләрен- җырларын бүләк иттеләр.
-
“Укытучыңны котла” акциясе 06.10.2015

Мәктәбебездә укытучыңны котла акциясе үтте. Һәр укучы Укытучыларны профессиональ бәйрәмнәре белән ихластан тәбрикли алды.
Күзләреңдә очкын, ялкын,
Йөрәкләргә учак яктың,
Яраткан мөгаллимем.
Күңел тәрәзәләрен кактың
Саф чишмәләр булып актың,
Яраткан мөгаллимем.











