МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209 210 >>
-
2015 елга нәтиҗә: мәгариф тармагы ни хәлдә? 30.12.2015

Балалар бакчаларында нәниләр өчен урыннар санын арттыру, БДИ да югары балл җыйган укучылар санын күбәйтү өстендә эшләү һәм инвалид балаларга мәктәпләрдә уңайлы шартлар тудыру... Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 2015 елда әлеге тармакларга аеруча зур игътибар биргән.
Бу турыда Дәүләт Советы депутатларына Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте. Ул парламент вәкилләрен үз идарәчелегенең 2015 елдагы эшчәнлеге белән таныштырды.
2015 елда – өстәмә 12 мең урын
2014-2015 елгы уку елында Татарстанның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә барлыгы 200 меңнән артык бала тәрбияләнгән. Хәзерге вакытта 1-7 яшьлек балаларның 71,8 проценты балалар бакчаларында махсус урын белән тәэмин ителгән.... -
Үзебез чиләнгән дә җиткән (“Эш кушмагыз минем балага!“ дигән язмага кайтаваз) 29.12.2015

“Ватаным Татарстан“да басылган “Эш кушмагыз минем балага!“ дигән язма турында бик озак уйланып йөрдем. Элек, совет чорында, шундый миф бар иде: балаларны (авыл балаларын) никадәр күбрәк авыр эшкә җиксәң, шулкадәр яхшырак хезмәт тәрбиясе бирәсең. Мин үзем шундый “тәрбия“ алып авыл мәктәбендә укып үстем.
Бу “тәрбия” студент чакларда да дәвам итте, соңыннан 26 ел укытучы буларак балалар белән басуда эшләргә, моннан тыш, юл кырыен чабарга, басуда колхоз печәнен җыярга, вагоннан ашлама бушатырга туры килде. Нык үскән социализм җәмгыятенең соңгы елларында инде халыкка ит җиткереп булмый башлагач, “хезмәт тәрбиясе“ киңәйде: мәктәпләрдә дуңгыз-сарык асрата башладылар. Болар барысы да, билгеле, җитәкчелекнең эш рәте белмәвеннән, бөтен дөнья техник прогресска таянып алга барганда, унтугызынчы гасырда калуы аркасында иде. Авыр кул хезмәтен алыштырырлык иң гади технологияләрне дә файдаланырга өйрәтелмәгән кысыр түрәләр армиясе арзанлы эш көче буларак авыл балаларын рәхимсез рәвештә эксплуатацияләде, аларның җелеген суырды. Эшләгән эшкә йә бөтенләй түләнми, түләнсә, тиеннәр генә иде.
Моны, билгеле, эксплуатация дип дөрес термин белән атарга ярамый, чөнки эксплуатация капиталистик илләрдә генә була ала, бездә исә балага “хезмәт тәрбиясе“ бирелә иде.... -
Лагерь эшчәнлеген башлап җибәрде 29.12.2015

28 нче декабрь көнне мәктәбебездә “Могҗиза”кышкы лагерь үз эшен башлап җибәрде.Кышкы лагерьдә 9-11 сыйныф укучылары белемнәрен күтәрү белән беррәттән рәхәтләнеп ял да итәләр. Консультацияләрдән соң алар спортзалда төрле спорт уеннары уйнасалар , көндезге аштан соң катокта рәхәтләнеп конькида шуалар, сәламәтлекләрен ныгыталар.
-
Ачык дәрес 28.12.2015

-
Яңа ел бүләкләре 28.12.2015

26 нчы декабрь көнне дәресләр бетешкә, мәктәбебезгә Кыш бабай һәм Кар кызы килделәр. Алар укучыларыбызга күчтәнәчләр, матур теләкләралып килделәр. Укучыларыбыз бик сөенеп, җырлап – биеп күрсәттеләр, Кыш бабай һәм Кар кызы белән фотоларга төштеләр. Шундый күңелле булды.
-
Бал маскарад 27.12.2015

25 нче декабрь көнне 8-11 класс укучыларының көче белән әзерләнгән искиткеч бәйрәм тамашасы булып узды.Һәр сыйныфның яңа ел костюмнары зәвык белән эшләнгән һәр номер осталык белән башкарылды. Бал маскарадта әкият геройларын, артистларны, оста биючеләрне,җырчыларны күрергә була иде. Бәйрәм бик күнелле һәм истә калырлык булды. Шушындый ял бүләк иткәнегез өчен укучыларга һәм укытучыларга зур рәхмәтебезне белдерәсе килә.
-
Котлыйбыз! 26.12.2015

9 нчы сыйныф укучысы Латыпова Алсуны Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабында татар теле фәне буенча призёр булулы белән чын күңелдән котлыйбыз! Алсуны әзерләгән укытучы Бариева Гузәл Галимулловнага зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алдагы олимпиадаларда да зур уңышларга ирешүләрен телибез. Афәрин!
-
“Созвездие-Йолдызлык” 26.12.2015

23 нче декабрь көнне бер төркем укучыларыбыз Сосна авылы зонасында үткәрелгән Йолдызлык конкурсының сайлап алу турында катнаштылар. Нәфис сүз номинациясендә, матур шигыре белән 1 нче сыйныф укучысы Абдрахманов Әмир, дуэт номинациясендә “Яңа ел теләкләре” җыры белән -8 нче сыйныф укучылары Гафарова Гөлгенә, Хәйретдинова Диләрә, хореография номинациясендә 6-7 сыйныф кызлары шаян татар биюе белән бик матур чыгыш ясап кайттыллар.
-
Яңа ел кичәсе 26.12.2015

24 нче декабрь көнне башлангыч класслар һәм 5-7 класслар арасында Яңа ел бәйрәме булып узды. Укучылар бәйрәмгә бик нык әзерләнгәннәр. Яңа ел бәйрәмен каршылап, алар яңа номерлар әзерләгәннәр.Кыш бабай белән әйлән – бәйлән җырладылар, үзләренең аерым һөнәрләрен дә күрсәттеләр. Кыш бабай бик сөенеп китте. Киләсе елга тагы да зур уңышлар , бәхетле , шатлыклы көннәр теләде.
-
Әти-әниләр җыелышы 26.12.2015

24 нче декабрь көнне мәктәбебездә әти-әниләр җыелышы булып узды.Мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловна мәктәп укытучылар коллективы тарафыннан мәктәпнең бюджеттан тыш эшләнгән һәм тотылган акча күләме ,Татарстан Республикасы сәламәтлек министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән атналык меню белән таныштырды.Үзара фикер алышулар булды. Җыелышта Балтач үзәк шифаханәсеннән Бөрбаш авылы участок балалар табибы, Галиуллина Фарида Ильгизовна да катнашты. Ул үз чыгышында балалар арасында таралган авырулар, мед осмотр нәтиҗәләре турында әти-әниләргә аңлатып сөйләде, үз киңәшләрен бирде. Икенче чирек нәтиҗәләре белән танышу өчен әти-әниләр классларга таралды.











